ОЯТ

ОЯТ

Бу дөньяда әйтсәң кеше ышанмаслык хәлләр адым саен ишетелеп тора. Ә мөнбәренә менеп, Аллаһ исеменнән вәгазь сөйләүче дин әһеленең, асылда, мал колы булуы аяныч. «Тән бар, җан бар, җан асрар өчен мал кирәк», – дип әйтүче дә булыр. Әмма, сүз гади мал турында түгел, ә Аллаһ йорты – үз вазыйфасын үтәсен өчен халык хисабына алынган әйберләр турында бара. дигәндә, инде даны таралган «Әл-Ихлас»ны күз уңында тотам. Мәгълүм булганча, шушы елның 16 гыйнвар көнендә шәһәр хакимияте ОМОН, автозаклар ярдәме белән: «Әл-Ихлас»ка бирелгән бинаны файдалану хакындагы килешүнең срогы үтте», дигән сылтаумы, сәбәпме табып, мәчетне япты. Үзем шаһит, ул вакытта бар әйбер дә үз урынында иде.

«Әл-Ихлас» дигәч, бераз тарихка күз салыйк. Беренче имамыбыз – мәрхүм Миргазыян хәзрәт 2005 елның май аенда безне җыеп, ташландык пар казаны бинасын (котельная) мәчет итү төзелешенә кереште. Әлхәмдүлилләһ, ярдәм итүчеләр күп булды. Ни кызганыч, хәрәбәнең беренче яртысын мәчет рәвешенә китереп җиткерәбез, дигәндә генә, үзен үзе аямый эшләгән хәзрәтебез, бүгенгедәй хәтеремдә, 2006 елның 23 июнендә вафат булды. Ошбу фани дөньядан китәсен тоемлап булса кирәк, хәләл җефете Фәния абыстай ярдәме илә мәчете тарафына юл алган ул. Әмма мәчет бусагасын атлап керерлек тә хәле калмаган була инде хәзрәтнең. «Егылмас өчен мәчет каршында үскән агачка таянып, мәчетенә тынсыз гына карап торды», – дип, ахырдан сөйләде шуңа шаһит булган мөслимәбез Әлфия.

Бу хәлдән соң мәхәллә әһелләре җыелышып, имам вазыйфасын Әзһәр хәзрәткә йөкләде. Әзһәр хәзрәт тырышлыгы һәм халык ярдәме белән мәчетебезнең икенче яртысы да төзелеп бетте. «Әл-Ихлас»ыбыз төзелеш вакытында да халыкка хезмәт итүдән туктамады. Шуннан, уку-укыту дәресләрен оештыру нияте белән, Әзһәр хәзрәт эшсез калган Рөстәм хәзрәтне – үзенең элекке остазын чакырды. Сүз дә юк, укыту эшләре җанланып китте, аның вәгазь сөйләү сәләте дә остарак иде, ул җиң сызганып эшли башлады, дисәм дә ялгышмам. Әмма, «җиң сызгану»ның икенче ягы да бар икән. Бер төркем хатын-кызлар, «Рөстәм хәзрәт имам булсын, Әзһәр хәзрәт кирәкми», – дип, дәррәү күтәрелеп чыктылар. Бу гамәл 2008 елның җәй ахырларында булды.

Нахак сүзләр, гайбәтләр «Син бандит, син карак»ка җиткәч, эш хакын да алмый, төзелеш башланганнан алып бушлай эшләгән Әзһәр җәбергә түзмәде, «Әл-Ихлас»ка йөрмәс булды. 2005 елдан 2012 елгача эшләп килгән «Әл-Ихлас»ның Рөстәм хәзрәт дәверендә ябылуына, ул үзе сәбәпче булу-булмавы бары тик Аллаһы Тәгаләгә һәм шәһәр хакимиятенә мәгълүм, минемчә. Ябылып, ике атна тирәсе вакыт узуга, «йөк машинасы белән килеп «Әл-Ихлас» әйберләрен төяп киткәннәр», дигән хәбәр ишетелде. Имеш-мимеш түгел микән, дип каравылчыдан белешергә булдым. Каравылчы татар икән, эчкә кертми генә раслады. «Әйе, сакаллы яшь ир, «Мин ошбу мәчетнең хәзрәте, әйберләрне алырга мөфтияттән рөхсәт бар», – дигәч, янында полиция дә булгач, керттем», – ди. Мәчет әйберләре ич, ни хәл инде бу, дип мөфтияткә шалтыраттым. Анда, матбугат сәркатипләре әйтүенчә, рөхсәт бирү түгел, төяп киткәннәрен дә белүче юк икән. Каравылчы да, ни төяп китүчеләрнең исемен, ни мәчет әйберләренең исемлеген язмаган. Шуннан, 27 февраль көнне хакимият тарафыннан җибәрелгән проект төзүчеләр һәм мөфтият әһелләренә ишек ачылгач, кердем.

Йа, Раббым, әле кайчан гына гөрләп эшләгән мәчетебез мародерлар талаган бинага әйләнеп калган. Хәтта мәрхүм Миргазыян хәзрәт вакытында алынган сәдака әрҗәсен дә алып киткәннәр. Мәетләр юар өчен алынган тагараклар, комганнарны да юк иткәннәр. Тәһарәт алучыларга җылы су булсын, дип, Әзһәр хәзрәт сәдака акчасына үз кулы белән куйган бойлерны да бәдрәф диварыннан суырып алганнар. Бер машинага гына сыймагач, икенче мәртәбә дә килеп төягәннәр икән. Шушы мәхәллә әһеле буларак, бу турыда халыкка әйтергәме, әйтмәскәме, дип тә уйладым. Әйтсәң, мәсхәрәсе миңа да, мәхәлләбезгә дә, хәтта барча мөселман дөньясына да кагыла. Әйтмәсәң, мал җене кагылган заман, бу хәлнең башка мәчеттә дә кабатланмаячагына кем гарантия бирә ала? Бер имам да мәчеткә мәңгегә килмәгән. Шәхсән үзем Рөстәм хәзрәт китмәс, дип уйлаган идем. Китәргә ниятләгән икән – ихтыяры. Мәчеттән китүче имамның үзе белән мәчет әйберләрен алып китүе оятка саналсын, гадәткә кермәсен иде, дип әйтүем, җәмәгать.

Рәүф ИБРАҺИМОВ.

Комментарии