Һәркемнең дингә үз юлы

Һәркемнең дингә үз юлы

Соңгы елда динен кысалар кебек тоелмыймы сезгә? Танышларым арасында мәчеткә керергә куркып яшәүче мөселманнар бар хәтта. «Намазымны өйдә генә укыйм, җомга намазларына да йөрмим, ул мәчетләрдә дә бар әйбер акчага гына корылган», – дип сөйләгән иде бер дустым. Шундый фикер сөреше формалашуга нәкъ менә сәясәт гаепле икәнен, «алар» безнең нәкъ менә шулай уйлавыбызны теләвен күпләр аңламый шул. Ничек кенә булмасын, динле яшьләр өчен мәркәзебездә төрле чаралар даими рәвештә уздырылып тора.

Әле менә узган атнада гына, мөселман яшьләрен бергә туплау максаты белән оештырылган юлы проекты старт алды. (Аның исеме үк «Безнең гәҗит» газетасында чыгып килүче сәхифә белән аваздаш диярлек.) Исеменнән күренгәнчә, биредә ислам диненә килү юллары бәян ителә. Кемнәр тарафыннанмы? Төрле җырчылар, шагыйрьләр, язучылар, актерлар, җәмәгать эшлеклеләре, танылган шәхесләр арасында да биш вакыт намазлы, дини кешеләр бик күп бит. Һәр җомга саен, билгеле бер шәхес белән очрашып, аның дингә килү юлын тыңлап, үзен кызыксындырган башка сорауларга да җавап табып, һәркем үзе өчен гыйбрәтле сабак алырга мөмкин биредә.

Әйтик, узган атнада кичәнең кунагы җырчы Илгиз Шәйхразиев иде.

–, – диде Илгиз.Хәзер уйлап утырам да, минем тормышта булган һәр вакыйга ул дингә таба юл булган, – дип сөйләде Илгиз. – Мәкъсүт Юлдашев дигән җырчыны, бәлки, ишетеп беләсездер дә. Университетта укыганда без аның белән дин турында озак кына сөйләшеп утыра, бәхәсләшә идек. Мин әле ул чакта төрле ышануларга каршы дисәм… Юк, каршы да булмаганмындыр, ә ныграк ышану өчен ниндидер дәлилләр эзләгәнмендер, күрәсең. Ул миңа барын да аңлата, мәңгелек турында сөйли.

2008 елда, балачактан бергә туып үскән дустым Илназ Гатин, хәрби комисариатта медицина күзәтүе узган җирдән, тикшеренергә дигән юллама белән Казанга озатылды. Умырткасында яман шеш табып алдылар. Казанда инде аны операциягә кертеп җибәрделәр. Аның белән операция алдыннан булган сөйләшүне бүгенгедәй хәтерлим. «Бер кабыргамны алалар бит инде, Илгиз», – диде ул миңа. «Ярар, бер кабыргасыз да яши ул кеше, аның каравы хәрби хезмәткә бармый каласың», – дип җавапладым. Операциядән сон озак та үтмәде, Илназ бу дөнъядан китеп барды. Аның менә шулай көтмәгәндә үлүе, минем бу дөньяга булган карашымны үзгәртте. Нәрсә өчен яшәде ул? Нәрсә генә күрергә өлгерде? Ни өчен килдек без бу җиргә? Үлемнең, яшь кешеләрне дә, менә шулай, теләсә-кайсы мизгелдә алып китүе, безнең тормышның бер дә көтмәгәндә өзелү мөмкинлеген кабул итү бик авыр булды миңа. Яшьтәшем, дустым, сердәшем әле бик озак яшәр, без үз гаиләләребезне корырбыз, балалар үстерербез, бергә татулыкта яшәрбез дип хыяллана идек. Бу вагыйгадан соң мин тормыш максатлары, җиргә тууыбызның мәгънәсе турында уйлана башладым.
Көннәрнең берендә, автобуста кайтып барганда, бер абый белән сөйләшеп киттек. Әңгәмәдә, мин аның бик зирәк, акыллы кеше икәнен аңладым. Ул да минем белән бер тукталышта төште, «Мин мәчеткә, ахшам намазына барам, әйдә, минем белән», – диде ул миңа. Иярдем. Ул мина тәхарәт алырга өйрәтте, дин турында сөйләде. Кешенең ни өчен килүен һәм кая баруын, бу дөнья кешеләр өчен нибары сынау икәнен аңлатты. Менә шул көннән башлап әкрен генә мәчеткә йөри башладым, динебез белән таныштым, догалар, намаз укырга өйрәндем, Аллага шөкер, бүгенге көндә динебез кушканча яшәргә тырышам, – диде Илгиз.

Тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Мәктәп елларында мал табибы булырга хыялланган Илгизнең дә ахыр чиктә сәхнәгә килеп эләгүен, бүген «Сорнай» ансамблендә эшләп йөрүен язмыш шаяруы дими ни дисең?

Биредә яшьләр күпхатынлылык мәсьәләсен дә күтәрде, диннең музыкага мөнәсәбәте хакында да, бүгенге сәясәт турында да фикер алышты… Илгизнең җырларын да тыңладык. «Нәсыйхәт» җыры күңелгә аеруча хуш килде.

Русия Ислам университеты шәкерте Илнур Нуриев һәм Казан федераль университетында журналистика серләрен өйрәнүче Ләйсән Гобәйдуллиналар оештырган әлеге проектның дәвамлы булачагына ышанам. Карл Маркс урамы, 41 йортта, һәр җомга кичендә, 18:30 сәгатьтә башланучы бу чарага теләгән һәркем килергә мөмкин. Дингә юлыгыз шушы чарадан башланмас дип кем әйтә ала? Һәркемнең дингә үз юлы…

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии