Халыкка пәйгамбәр кирәк

Һәр халыкның үз әйдәп баручысы, юл күрсәтүчесе булган. Бу җан ияләренә табигать тарафыннан шулай бирелгән инде. Күзәтеп торсаң, сыер көтүендә дә шулай. Өлкән сыер яшь сыерлардан алда бара. Аны берсе дә узып китәргә тырышмый. Минем кыр казларының очып барганын күзәткәнем бар. Казларның берсе алданрак очып бара. Бераздан алдагы каз арткарак кала да, аның урынына икенче каз килә. Күрәсең, бер генә казга озын маршрутны чамалап баруы авырдыр, ял да кирәктер. Безгә дә – акыллы җан ияләренә дә алдан юл күрсәтеп баручы, тәҗрибәле, намуслы, ышанычлы кеше кирәк. Күп гасырлык тарих моны раслый. Андый кешеләр чынлап та булган. Соңгы вакытларда без андый кешеләрне дингә бәйләп кенә карарга күнектек. Күпләр Мөхәммәт пәйгамбәрне дә күктән төшкән итеп күзаллый. Чынлыкта ул башкалар кебек үк гади, күп фаҗигаләр кичергән, халыкның тормышын үзгәртергә тырышкан кеше булган. Ул гарәп кешесе, гарәп дәүләтен төзергә омтылган. Моңа ул чорда дога укып кына ирешеп булмаган, кулына корал да алырга туры килгән.

Татарлар халык булып формалашкач, пәйгамбәр рәвешендә ил җитәкчесе итеп ханнарны күрәбез. Гарәпләрдән, яһүдиләрдән аермалы буларак, татарлар үз ханнарына дини төсмерләр өстәмәгән. Ханнар халыкны берләштереп, аларның тормышын, көнкүрешен саклаган. Халык аларга ышанган. Татар халкының иң зур фаҗигасе Идел буе Болгар дәүләте җимерелгәч булгандыр. Ничек кенә фараз кылсак та, Алтын Урда дәүләте татарның үз дәүләте түгел әле ул. Аларда төрле кавемнәр яшәгән, аларны бергә туплаучы, пәйгамбәр ролен үтәүче булмаган. Урданың таркалу сәбәбе дә, ихтимал, шушыдыр.

Нигә соң без пәйгамбәрне әдәбият өлкәсендә генә, язучылар арасыннан гына эзлибез. Күрәсең, бу безнең тар кыса арасында яшәвебез бәласедер. Французларда урта гасырларда ук акыллы язучылар күп булса да, генерал Наполеон алардан күпкә дәрәҗәлерәк. Анда да язу сәләте булган, ләкин галимлеге өстенрәк чыккан. Күрше дәүләтләрне дер селкетерлек ихтыяр көче ташып торган аның. Шуңа күрә дә ул бүген дә үз халкы өчен йөзек кашы сыман.

Тирәнгә үк китмик, соңгы гасыр тирәсенә генә күз салыйк. XX гасыр башында татар халкын әйдәп баручы кешеләр булган. Алар уртак фикергә килә алмаганнар. Минем карашка, боларның иң акыллысы Зәки Вәлиди булгандыр. Ислам идеологиясен, коммунистик фикерне алга сөрүчеләр аның эшчәнлегенә киртә булганнар. Татар-башкорт хәрби полкы оештыру, татар белән башкортларны тел ягыннан берләштерүгә омтылу, дәүләт булып оешканда икътисади мәсьәләләрне дә алга кую – аның талант билгеседер. Коммунистлар коткысы аркасында ачтан кырылган татар халкын күреп, Ленин-Сталинның мәкерле эшләрен вакытында аңлап, Төркиягә китеп үзен саклап калу да аның акыллылык билгесе. Коткыга бирелгәннәр үзләренең надан икәнлекләрен төрмәгә кереп утырып кына аңладылар.

Әлбәттә, XX гасыр башында татарны халык буларак берләштерүдә Тукай шигърияте зур роль уйный. Тукай, яшь булса да, заман таләбен аңлап, халыкка тәэсир итәрлек көчкә ия булган. Без бүген дә мәктәп яшендә үк күңелгә сеңгән Муса Бигиевның мәкерле кеше икәнен күз алдына да китермибез. Уфада тукталган Тукайны, барлык юл чыгымнарын каплармын, дип, Петербургка чакырган кеше Муса була. Күкрәген тотып булса да, Тукай килә Петербургка. Мәшһүр фикерле Тукай беренче көнне үк Бигиевның үз дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләгән максатын аңлый. Ул башкалада тупланган яшьләр арасына чума. Яшьләр аны матди яктан да кайгырталар. Үзләре юлына билет алып, зурлап озаталар. Бигиев аны озатырга килми.

Күренә ки, әдәбият өлкәсендә пәйгамбәрлеккә омтылучылар элек тә булган. Мәкерле кешеләрне кайчакта аңлап та бетермибез.

XX гасыр ахырында үлем түшәгендә яткан шагыйрьнең дәрәҗәсен тартып алучылар да булды. Шул ук вакытта пәйгамбәрлек сыйфатына ия булучылар да бар иде. Мөхәммәт Мәһдиев урын өстендә яткан Фәнис Яруллин янына барып, дәресләр бирде. Үзе дә сугыш инвалиды булган Ибраһим Нуруллин аның өенә барып имтихан алды. Шундый ук эшләрне Рөстәм Мингалимов та башкарды.

XX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының дилбегәсен тотып баручы Гомәр Бәширов иде. Ул да юлын да күрде, кисәтүләрен дә ясады. «Каш ясый күрмәгез», – диде ул үзенең соңгы көннәрендә. Әмма без аны аңларга теләмәдек. Ә эш узгач, чаң сугабыз. Дәүләтчелек өлкәсендә дә бар иде ул пәйгамбәр сыйфатына ия булган кешебез. Армия генералы Мәхмүт Гәрәев: «Ашыкмагыз, булганына шөкер итегез», – диде. Без ашыктык, нәтиҗәдә телебезне тешләдек.

Бүгенге көндә аксакал вазыйфасын үтәүче, миллион тиражлы китап бастырып чыгаручы Рауль Мир-Хәйдәров исән-имин яши. Ул белемле, күпне күргән, инандыру сәләтенә ия булган кеше. Әмма Казахстанда туган, татар телен яхшы белсә дә, урыс телендә яза. Аның фикер куәте дә көчле. Шулай булса да кайсы казанда кайнавың мөһимрәк шул.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии