Яманлыктан ерак торыйк

Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер,

Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эшедер.

Тормыш без теләгәнчә генә бармый, кайчакта юлыбызда сикәлтәләр барлыкка килгән кебек, төрле холыклы кешеләр очрап, бәхәскә керелә, аннан талашу-якалашуга кадәр барып җитәргә мөмкин. Хәтта гаебең булмаса да, нахак сүзләр ишетүең, шуңа бәйле рәвештә үзеңнең дә рәнҗеш сүзләре әйтеп куюың бар. Бу очракта нишләргә соң?

Үзебезгә дә гөнаһ җыймыйча, кеше хакын да бозмыйча, динебез кушканча җавап кайтара алабыз. Беренче чиратта, Раббыбызның Коръәндә әйткәнен искә алырга кирәк. «Шура» сүрәсенең 40нчы аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Яманлык өчен җәза шул кылынган яманлык кадәр булырга тиеш. Кем гафу итсә, тынычлык сакласа, аңа әҗер-савап Аллаһы тарафыннан булыр. Дөреслектә, Аллаһы золым кылучыларны яратмый».

Шулай итеп, бу аятьтә безгә карата кылынган явызлыкларга ничек дөрес җавап бирергә тиешлегебез ачык әйтелә.

Беренчесе, кылынган яманлыкка шуның хәтле үк яманлык белән җавап бирү. «Яманлык өчен җәза шул кылынган яманлык кадәр булырга тиеш». Бер суктылар икән, сугучыга бер мәртәбә сугу белән җавап бирергә хакыбыз бар. «Син – җүләр», диючегә, «Син дә җүләр», дип әйтергә рөхсәт ителә. Ягъни, бер үк дәрәҗәдә җавап кайтарырга рөхсәт ителә һәм шулай эшләсәк, гөнаһлы да булмыйбыз, теге кешенең намусын да бозмыйбыз, чөнки без – аңа җавап кына кайтаручы, үзебезне яклаучы гына.

Икенчесе, яманлыкка яхшылык белән җавап кайтару. «Кем гафу итсә, тынычлык сакласа, аңа әҗер-савап Аллаһ тарафыннан булыр». Икенче юл – сине җәберләүчене гафу итү, үч сакламау, аның кебек булмау. Әле шуңа өстәп, яхшылык белән җавап кайтара алсаң, аның «җүләр» дигәненә, «яхшы, акыллы булырга тырышырмын», дип, елмаеп җавап кайтара алсаң, сиңа Аллаһ тарафыннан бөек әҗерләр булыр. Ул исе китеп: «Ничек инде, мин начарлык кылып та, миңа явызлык кылмыйча, яхшылык белән җавап бирде?! Миңа берәүнең дә мондый мөнәсәбәт кылганы юк иде», – дип уйлар. Аның сиңа карата күңеле йомшарыр, хәтта әле дуслашырга да мөмкинсез. Моңа «Фуссиләт» сүрәсенең 34нче һәм 35нче аятьләре дәлил: «Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар (чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар). Әгәр син аңа яхшылык белән җавап бирсәң (ул кеше явызлыкны дошманлык нияте белән кыладыр, әмма син сабыр бул һәм аның явызлыгына каршы изгелек кыл), соңрак ул синең явыз ниятең юклыгын аңлап, сиңа зарар китерүдән туктар һәм, тәүбә итеп, гафу итүеңне сорар. Шуннан соң сез якын дусларга әйләнерсез. Ләкин моны һәркем башкара алмас, мәгәр иманы көчле, бик сабыр мөэминнәр генә эшли алыр. Явызлыкка каршы изгелек кылу һәр кешегә дә бирелмәс, бары бәхетле кешегә генә бирелер».

Раббыбыз әйткәнчә, моны күпләребез эшли алмас. Бу безнең нәфескә бик авыр, тәрбиябез һәм холкыбыз да икенче төрле. Әмма иманы нык, тәкъва мөэмин-мөселманның моны эшләргә көче җитәр.

Өченчесе, золымлыкка, яманлыкка тиешеннән артыгы белән җавап кайтару. «Дөреслектә, Аллаһ золым кылучыларны яратмый». Монысы җәмгыятебездә иң киң таралганы. Ул – нәфесебезгә иң җиңеле, иң кулаедыр. Әйе, кемдер бер начар сүз әйтсә, аңа уны белән җавап кайтарабыз. Бер сукса, дуслар ярдәме белән типкәләп китәргә дә күп сорамыйбыз. Әмма Аллаһ Тәгалә мондый золымлык кылучыларны яратмый («Дөреслектә, Аллаһы золым кылучыларны яратмый»). Тагын шуны онытмаска кирәк: нинди генә золымлык кылмыйк, Аллаһы аның җәзасын безгә төрле юллар белән бирергә мөмкин.

Аллаһ Тәгалә безгә шушы аятьне тормышыбызда кулланып, гомер юлыбызны гаделлектә уздыруны, беркем белән дошманлашмыйча яшәүне насыйп итсә иде.

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Балык Бистәсе районы, Тәберде Чаллы авылы

Комментарии