Дәрес-сәяхәт

Дәрес-сәяхәт

Һәр көн саен азан әйткән чакта

Искә төшә, әбием, сүзләрең.

«Догаларың укып, теләк телә,

Чынга ашар, кызым, теләгең».

Шөкерана кылам аткан таңга,

Бәхет миңа һәр көн сау чакта.

Яшьләремне тыеп торыр өчен,

Сабырлыклар җитми кайчакта.

Мул тормышта, тигезлектә яшим,

Һич белмимен юклык, кытлыкны.

Сорыйм Синнән, Раббым, сабырлыклар,

Сорыйм Синнән рухи ныклыкны.

Гүзәл Мөхәммәтҗанова

2022нче елда Русиядә илебез һәм бөтен мөселман дөньясы өчен зур иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган вакыйганы – Идел буе Болгарстанында яшәүче халыкларның ислам динен рәсми кабул итүенең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Шушы уңайдан Манзарас авылы китапханәсендә «Динем – ислам, милләтем – татар» дип исемләнгән дәрес-сәяхәтебез үтте.

Китапханәче Фирая Сабирова Идел буе Болгар дәүләтенең тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде. Кунаклар игътибарына «Иман нуры иңсен күңелләргә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Анда Идел буе Болгары тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган урта гасыр цивилизациясен – һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларын чагылдырган китаплар урын алган иде.

Без борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, әлеге олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, аларның рухларына чын күңелдән дога кылабыз. Ислам дине тынычлык, иминлек дине, ул бер-береңә ярдәм итәргә, һәр милләт вәкиленә, дин тотучыларга хөрмәт белән карарга, изгелек кылырга өйрәтә. Алга таба да Ислам төшенчәләренә тугры булып, татулык, иминлек өчен тырышлыгыбызны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтик.

Фәния РӘХИМОВА,

Кукмара районы, Байлангар авылы

Комментарии