«Аллаһтан бирелгән гомерне саннар һәм йолдызлар гына үзгәртә алмый»

«Аллаһтан бирелгән гомерне саннар һәм йолдызлар гына үзгәртә алмый»

Яңа ел алдыннан төрле гороскоплар, күрәзәчеләр фаразлары күп языла. Киләсе ел нинди булыр, безне ни көтә? Кеше шул сорауларга җаваплар эзли. Инде узган ел да шундый ук фаразларны эзләгәнен, әмма аларның чынга ашканмы, юкмы икәнен дә белми калганын, онытканын, боларның уйдырма, сафсата икәнен аңламый, яңа күрәзәчелекне эзли – матур киләчәк вәгъдә итсәләр, шатлана. Тик моны тиздән онытасын белми… Менә шул ул күрәзәче әйткән киләчәк…

Беркатлылар да бар шул: юлны кара мәче чыктымы – туктап кала, йолдызлар кәҗәмөгезләргә өйдән чыкмаска киңәш иттеме – өендә утыра. Ә бу күренешләргә ислам дине нинди карашта? Диндә ырымнарга, сынамыш һәм йолдызнамәләргә ышану дөрес гамәлме? Бу сорауларга җавапны «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән бергә эзләдек.

– Халыкта ырым-шырымга ышану кайдан килгән? Бу күренеш Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да булганмы?

– Ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышану мәҗүсилектән килеп чыккан. Мондый күренешләр Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында да булган. Моңа бәйле бер тарих та яши. Мөхәммәт улы Ибраһим үлгән көнне кояш тотылу күренеше күзәтелгән. Моны күргән кешеләр барысы да: «Менә Ибраһим якты дөньядан киткәнгә күрә кояш тотылды», – дип сөйләнеп йөри башлаганнар. Бу сүзләрне ишеткән Расүлебез (с.г.в.): «Кояш һәм ай тотылу үлү һәм тууга бәйле түгел. Кояш тотылу кемнеңдер үлеменә киртә дә, сәбәп тә була алмый», – дигән. Кояш тотылуны начарга юрый торган кешеләр мондый күренеш вакытында Коръән укысын, Аллаһ Тәгаләдән яхшылык һәм иминлек сорасын иде. Күпләр буш чиләк күтәргән кеше юлыңны киссә дә, сәфәрем уңмый дип моңсулана. Кара мәче дә, буш чиләк тә юлның уңу-уңмавына киртә була алмый. Без ислам диненең кануннарын үтәп яшәсәк иде. Ырым-шырымга ышану ислам динендә зур гөнаһ икәнен онытырга тиеш түгелбез.

– Быел кар әз булырга охшап тора, җәй коры килер, ахры дигән сүзләр дә ишетелгәли. Сынамышларга колак салу дин буенча рөхсәт гамәлме?

– Шәригатебездә сынамышка ышану дигән әйбер юк. Кышның салкын, ә җәйнең җылы булуы – барысы да Аллаһ Тәгаләдән. Ул безгә кыш көне карны насыйп кыла икән, җәй көне үз вакыты белән яңгырын да бирә. Һәрбер нәрсәне Аллаһ Тәгаләдән сорау кирәк. Иң мөһиме: чын күңелдән, дога кылып соралсын иде. Барысы да – Аллаһ Тәгалә бүләге һәм нигъмәте. Сынамышларга ышанып, һәр күренештән ниндидер мәгънә эзләү дөрес гамәл түгел. Аллаһ Тәгалә нәрсә бирсә, шуны күрербез. Моңарчы Ул безне ризыкландырды, бәла-каза күрсәтмәде, моннан соң да шулай булыр дип яхшыга өметләнеп яшәү хәерлерәк.

– Яңа ел алдыннан астрологлар да үз фаразларын тәкъдим итә. Бу фаразларга ышаныргамы? Йолдызнамәләргә дә ышанучылар күп бит.

– Нинди генә газета-журналны ачма, интернет сайтларга күз салма – барысында да йолдызнамәләр бирелә. Интернет челтәрендә бу күренеш аеруча алга киткән. Иреңне кайтарам, киләчәгеңне сөйлим дип күрәзәче, астрологлар игълан бирә. Йолдызнамәләргә ышану – шәригатебездә тыелган гамәл. Күрәзәчелек итү, йолдызнамәләр язу кебек гамәлләр дә тыела. Аларга ышанып, кеше Аллаһы Тәгаләнең биргән тәкъдирен үзгәртергә тели. Аллаһтан бирелгән гомерне ниндидер саннар һәм йолдызларга ышанып кына үзгәртеп булмый, шуны онытмасак иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Кем дә кем күрәзәче янына килеп, нәрсә дә булса сораса, аның 40 көн намазы кабул булмас». Шул рәвешле кеше диннән ерагаерга да мөмкин. Моны Аллаһка чирек кылу дип тә аңлатырга кирәк, ягъни Аллаһка тиңдәш кылу. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кем сихерчегә һәм багучыга барып, аларга ышана, шул имансызлык белдерә. Кем йолдызлар ярдәмендә күрәзәчелек белән шөгыльләнә, бу кеше сихер юлы белән белем алган була», – дигән. «Әл-Маидә» сүрәсенең 90нчы аятендә «Әй, мөэминнәр, Аллаһыдан башка мәхлүкләргә табыну эшләре, шулай ук ырымлану, багучылык эшләре харамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер. Һәлак булуның котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз». Багучы бәндәләр – шайтанның ялчылары. Аларга шайтан мәгълүмат китерә, багучылар шуның белән идарә итә. Аллаһ Раббыбыз мондый начар гамәлләрдән ераграк тотса иде.

– Ванга кебек алдан күрүчеләрнең әйтеп калдырганнарына ышанучылар шактый. Вангага ышанырга ярамый, ә Коръәндә язылганнарның фаш килүенә ышаныргамы дигән сорау туарга мөмкин…

– Ванга һәм башка күрәзәчеләргә ышану шәригатебез тарафыннан катгый тыела. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килгән һәм кулын артка куеп, нидер яшереп: «Кулымда нәрсә бар, әйтеп бирә аласыңмы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мин багучы түгел һәм багучылык белән шөгыльләнмим, чөнки багучылар җәһәннәмдә яначаклар», – дигән. Әйткәнемчә, күрәзәчеләр – шайтан ярдәмендә эшләүчеләр. Алар мәгълүматны белә, чөнки җеннәр тиз хәрәкәт итә һәм барысын күреп, белеп тора. Берәр кеше күрәзәче янына килгәч тә, шайтаннар берничә мәгълүматны дөрес иттереп җиткерә, ә калган сүзләрне багучы үзе өстәп сөйли. Башта дөрес мәгълүмат алган кеше «ах, дөрес сөйләде» дип ышанып, калган ялганны да тыңлап бетерә. Боларга ышану рөхсәт ителми. Гөнаһы да зур. Аларны Аллаһ Тәгалә дә гафу кылмаячак. Багучыларга ышану нәтиҗәсендә зур авырлыкларга юлыккан бәндәләр дә шактый.

– Халык дәррәү кубып Яңа елны көтә. Яңа ел – яңа тормыш… Яңа ел мөселманнарга хас бәйрәм түгел. Мөселманнар өчен яңа ел августта ук башланды. Әмма шулай да 31нче декабрь көнне теләк теләү, бәйрәм итү гөнаһтан саналамы?

– Ислам динендә дини бәйрәмнәр саны өчәү. Болар – Ураза гаете, Корбан гаете һәм җомга көне. Быел без яши торган милади елыбыз 2021нче елга аяк атлый. Шул елга кергәндә күп мөселманнарда шушы бәйрәмне каршы алып, дога кылып, туганнары белән җыелып, мөнәҗәтләр укып үткәрә торган гадәтләр бар. Шәригать буенча бу бәйрәмне үткәрү нияттән тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрбер гамәл ниятләр белән кабул кылына», – ди. Әгәр дә мин бу бәйрәм көнендә туганнарым, якыннарым белән җыелыйм әле, үткән елга бергәләп нәтиҗә ясыйк әле дип хәләл табын артында утырып үткәрсә, бу, әлбәттә, күркәм гамәлләрнең берсеннән саналыр. Мәҗлестә харам ризык ашап, спиртлы эчемлекләр эчеп, начар гамәлләр кылынса, бу гөнаһ булыр. Шәригатебез буенча без бу көнне зикер кылып, киләсе елга ниндидер эшләрне кылырга план корып каршы алсак иде. Яңа ел көне Гайсә галәйһиссәләмнең тууы белән бәйле бәйрәмнән санала. Без мөселманнар һәрбер Пәйгамбәрләрне танып, аларга инанырга тиешбез. Яңа елны чыршыга табынган кыяфәттә түгел, дога кылып, күркәм һәм хәләл ризыклар тезелгән табын артында үткәрергә кирәк.

– Теләкне Яңа ел төнендә генә түгел, һәркөн теләргә кирәк. Әмма бәйрәм уңаеннан халыкка нинди теләк теләр идегез?

– Аллаһ Раббыбыз үтеп баручы елда кылган гөнаһларыбызны гафу кылсын, изге гамәлләребезне, игелекләребезне кабул кылып, әҗерләрен меңнәрчә тапкыр арттыруын насыйп итсә иде. Киләсе елларда игелекле эшләрне күбрәк кылырга вакыт бирсен. Авырулардан арындырып, калган гомеребезне сәламәтлек белән үткәрергә насыйп әйләсен. Милләтебез, илебезгә тынычлык насыйп итсен.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии