«Хайван аулауны күңел ачу чарасы итеп кабул итәләр»

«Хайван аулауны күңел ачу чарасы итеп кабул итәләр»

Татарстанда 4нче сентябрьдән киек кошларга ау сезоны ачыла. Атаклы аучылар урманга чыгып хайван аулау чорын да түземсезлек белән көтәдер. Хәер, канун буенча түгел, җан кушканга сылтанып аулаучылар да шактый. Хайваннарның Ислам динендә тоткан урынын беләбез. Ә дин аларны ауларга рөхсәт итәме? Чын мөселман кешесе өчен нинди хайваннарның ите хәләл дип санала? Бу сорауларга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергәләп эзләдек.

– Рөстәм хәзрәт, мөселманнар өчен нинди хайваннар хәләл санала? Ни өчен мөселманнар хәрәм ризыктан тыелырга тиеш?

– Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә хәләл ризык ашауны фарыз кылган. «Лә иләһә илләллаһу» дип иман кәлимәләрен әйткәч, без Коръәндә язылганнарның һәрберсен үтәргә тырышабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Казык теше булмаган хайван һәм тырнагы белән һөҗүм итмәгән кошның ите хәләл була», – дигән. Динебездә ерткыч хайваннар, кошлар, төрле еланнар да хәрәм хайван рәтеннән санала. «Бисмилла Аллаһу Әкбәр» дип әйтеп бугазланмаган, чалынмаган сыер итен ашау да гөнаһ булыр, чөнки тагын бер хәдис-шәрифтә: «Аллаһы исеме белән суелмаган хайван итен ашамагыз. Бу сезнең өчен хәрәм булыр», – диелгән.

– Коръәндә нинди хайваннар телгә алына?

– Коръәни Кәримдә берничә хайван телгә алына. Ат, сарык, кәҗә, эт, сыер, умарта корты һәм башкалар. Аерым «Сыер» (әл-Бәкара) сүрәсе дә бар хәтта. Сыер белән бәйле язмалар шактый күп очрый, Муса галәйһиссәләмгә бәйләп, сыер турында күп нәрсәләр искә алына. Аннан тыш, Ислам динендә «Үрмәкүч» (әл-Гәнкәбүт), «Фил» (әл-Фил), «Бал корты» (ән-Нәхел), «Кырмыска» (ән-Нәмел) сүрәләре дә бар.

– Сер түгел, хәзер өйләрендә мәче һәм эт кенә түгел, елан, күсе, тутый кош асраучы бар. Бу рөхсәт гамәлме?

– Әйткәнемчә, куркыныч тудыра торган хайваннарны асрамау хәерле. Мәсәлән, үрмәкүч, елан кебекләрне. Алар кешегә зыян салырга мөмкин. «Бәкара» сүрәсендә бу хакта: «Белә торып, үз-үзегезне һәлакәткә илтмәгез», – диелгән. Гомумән, без хайваннарны үзебезгә файда китерер өчен генә асрарга тиешбез. Калган очракта бу гөнаһтан саналыр. Әйтик, песи бу исемлеккә керми. Ул – йорт хайваны, кешеләр белән яши, гел алар арасында йөри. Рәсүлебезнең (с.г.в.) дә песиләрне яратканлыгы мәгълүм. Ул өйне чисталыкта тота дип фаразланган. Хәтта бер хәдис-шәрифендә мәчеләр хакында болай дип язган: «Мәче бер савыттагы суны эчсә, калган су белән тәһарәт алырга да мөмкин». Бу песинең чисталыгы хакында сөйли. Ә менә эт асрарга ярамаганлыгы турында беләбез. Аның турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Саклау, көтү һәм ау өчен этне ишегалдында асрарга була», – дигән. Тик аны йорт эченә кертү ислам дине тарафыннан рөхсәт ителми.

– Ә ни өчен мәче эттән өстен? Аның турында хәдисләр бармы?

– Аллаһы Тәгалә берәр нәрсәне тыя икән, ул моны адәм баласының файдасы өчен эшли. Күпләр инангандыр – этнең селәгәендә төрле микроблар бар. Рәсүлебез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Эт берәр савыттан ашаса яки аның селәгәе тамса, шул савытны җиде кат су белән юарга кирәк. Сигезенче катын ком белән юсагыз яхшырак», – дигән. Ә мәченең хөкеме юк. Ул кешеләрне дәваларга сәләтле. Юкка гына авырткан урынны сизә дип әйтмиләр аның турында. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мәче яратканлыгын беләбез. Риваятьләргә күз салсак, Рәсүлебезнең (с.г.в.) чапанына ятып йоклаган песине уятмас өчен үзенең чапанын кисеп калдыруы да тасвирланган.

– Мөселманнарга кош-корт, хайваннар ярдәмендә дәваланырга ярыймы?

– Әйе, дәваланырга ярый, ләкин аларның итен ашау тыелган. Коръәни Кәримдә берничә урында Аллаһы Тәгаләнең Сөләйман галәйһи вә сәлләмгә хайваннар телен өйрәтүе турында әйтелгән. «Кырмыска» сүрәсендә Сөләйман (г.в.) үзенең гаскәре белән барганда бер ана кырмысканың: «Әй, кырмыскалар, Сөләйман үзенең гаскәре белән килә. Йортларыгызга кереп качыгыз, измәсеннәр», – дигәннәрен ишетә дә: «Йә, Раббым, миңа нинди зур нигъмәт биргәнсең. Мин кош-корт, бөҗәкләр телен аңлыйм», – дигән. Хәзерге дәвердә бал кортлары ярдәмендә дәвалану кебек ысуллар турында ишетәбез. Корт агуын кулланалар. Коръәндә дә бал кортларына аерым игътибар бирелә. «Коръәннең «Нәхел» сүрәсенең 68-69нчы аятьләрендә «Раббың бал кортларына вәхи кылды: «Ий бал кортлары! Тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» – дип язылган. Ягъни, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва китерергә сәләтле.

– Мәче, эт каргышы дигән нәрсә бар. Каргышы төште, диләр. Хайванның каргышы төшә аламы?

– Адәм баласы хайванга зыян китерсә, Аллаһы Тәгалә безгә зыян китерергә мөмкин. Бу турыда Ул хәдис-шәрифләрендә дә әйткән: «Кем башкаларга ярдәм итәр, аңа Аллаһы Тәгалә дә ярдәм итәр. Кем башкаларга зыян китерә, Аллаһы Тәгалә аңарга зыян салыр». Хайваннарны җәберләү – зур гөнаһ. Әгәр дә кеше шушы гамәлне эшләгән булса, монда бер генә юл: Аллаһы Тәгаләдән гафу сорап, дога кылу. Аллаһы Тәгалә безгә тәүбә ишекләрен япмаган, шуңа күрә кеше шушы гамәлләренең хата икәнен танып, гөнаһларымны кичер, дип, тәүбәгә килергә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә үз хокукларыбыздан тыш, хайваннарның да хакларын үтәргә чакыра. Аларның хаклары булган кебек, безнең дә аларга карата бурычларыбыз бар. Көндәлек тормышта еш очраучы мал, кош-корт чалуның үз таләбе бар. Хайваннарда да курку, кайгыру, ярату, борчылу хисләре бар. Шул сәбәпле, Пәйгамбәребез (с.г.в.) чалырга әзерләнгән мал янында пычак үткенләүне тыйган. Бервакыт ул сарык чалырга әзерләнгән кеше яныннан узып барышлый, пычак үткенләүченең пычагын сарыкның аягына куйганын күрә, ә сарык әледән-әле шул пычакка карый. Шунда Пәйгамбәр сүзгә килеп:

– Син моны алданрак башкара алмадыңмы? Ничек инде син малны ике тапкыр үтерәсең? – дигән.

Хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең дә адәм балалары кебек үк җир өстендә тормыш алып барырга, яшәргә хаклары бар. Аларны җәберләмик, ризык бирик, бәлагә тарыганнарына ярдәм итик.

– Хайваннарны аулау рөхсәт ителәме? Бу турыда хәдисләр юкмы?

– Хайваннарны төрле ысуллар белән, ягъни атып алып та, капкыннар куеп аулау да Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителә. Тыюлар юк, әмма бу эш куркыныч итеп башкарылырга тиеш түгел. Хайваннарны җәзалап үтерү дә гөнаһтан саналыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында да аучылык белән шөгыльләнгәннәр, тик хәзергесе аннан бик аерыла. Элек кирәк дип ауга чыксалар, хәзер күңел ачу чарасы итеп кабул итәләр. Юкка гына Аллаһы Тәгалә: «Адәм балаларының җирдә һәм диңгездә кылган әшәкелекләре сәбәпле табигать күренешләре бозылыр», – димәгән.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии