Ниятең – изге, кесәң калын булсын: корбан чалу күпмегә төшә?

Ниятең – изге, кесәң калын булсын: корбан чалу күпмегә төшә?

Казанда Корбан гаетенә тәкә бәясе бер ел эчендә 1,5 мең сумга арткан. Хәзер аны эшкәртеп, бүлеп китереп бирү бәясе – 11,5 мең сум. ТР Диния нәзарәтендә шулай дип белдерәләр. Тик корбанлык тазарак һәм яхшырак булсын дисәгез, күбрәк акча түләргә туры киләчәк.

Бүген Казанның күп кенә мәчет территорияләрендә корбан чалу комплекслары эшли. Корбан чалу теләге зур булып, үзегез моны башкара алмаган очракта, бу эшне мәчеткә йөкләргә була. Мисал өчен «Рамазан», «Әл-Мәрҗани», «Казан нуры», «Апанай» мәчетләрен генә алыйк. Биредә корбан чалу бәясе 8,5 мең сумнан башлана. Бәя терлек авырлыгына бәйле. Зур, таза һәм яхшы корбанлык сайласагыз, 13-15 мең сум түләргә туры киләчәк.

– Бу суммага барысы да кергән: чалу, эшкәртү, итне тиешенчә бүлеп бирү. Мәчеткә килеп теркәлгән очракта, заказ рәсмиләштерелә һәм кешегә сугым вакыты билгеләнгән кәгазь бирелә. Алдан ук билгеләнмәгән булсагыз, 9нчы июльдә тере чират тәртибендә һәркем үз ниятенә ирешер, – дип сөйләделәр «Әл-Мәрҗани» мәчетенең корбанлык өчен җавап бирү хезмәткәрләре. – Хәзер кешеләрнең күбесе профессиональ сугымчыларга ышана. Узган ел килгән идек, менә бу кешенең кулы җиңел булды, диләр. Безнең мәчеттә барысы да шәригать кануннарына туры китерелеп башкарыла. Чалынган корбанлыктан калган эчлекләр һәм малның башка кирәксез өлешләре махсус контейнерларга тутырыла һәм соңыннан билгеле бер урында рөхсәт буенча күмелә. Кешенең үзенә бу сугым эшендә катнашу мәҗбүри түгел. Казаннан читтә яшәүчеләр дә корбан йоласын үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.

Тумышы белән Актаныш районы Күҗәкә авылы егете Рафак Шәрәфетдинов җиде ел сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Инде үз фермасын да булдырган. Бүген Чаллыда яшәсә дә, шәхси фермер хуҗалыгына гел килеп, эшне җайлап тора.

– Безнең тирә-юнь бик матур. Дагестан таулары бер читтә торсын. Безнең тирәдә никадәр басу-кырлар буш тора. Ихтыяҗ да бар дип, сарык һәм ат үрчетергә булдым. Бүген аларның саны ике меңгә җитә, – ди ул. – Корбанга үстерәсе сарыклар игътибарны күбрәк таләп итә. Матур булып үссеннәр өчен аларга әйбәт азык ашатырга, вакытында йоннарын алырга кирәк. Безнең сарыкларның барысы да корбанга яраклы, җиде-сигез айлык сарыклар да авырлыгы буенча корбанга чалырга ярый. Корбанга чаласы сарык чиста һәм симез булырга тиеш дип уйлыйм. Колаклары киселгән яки аягы сынган малны корбанга чалырга ярамый. Андыйлар булса, корбанга бирмибез.

Сарык үрчетеп баеп булмый. Рафак әфәнде бу эш белән табыш алу максатыннан шөгыльләнми, барысы да күңел һәм савап өчен эшләнә. «Бу эштән зур табыш алып булмый, төп керем Корбан вакытына туры килә», – ди ул. Сарыкларга азыкны да үзләре әзерли. Печәнне сатып ала башласаң, бу эштә бөтенләй табыш алып булмый. Зур акчалы эш булса, Татарстанда сарыклар күп булыр иде, ә сарык асраучыларны санарга кулдагы бармаклар да җитә.

– Сарык кечкенә булса да, аны үрчетү кул хезмәтен таләп итә. Күп эшне кул белән башкарырга кирәк. Республикада сарык асраучылар аз, чөнки аның итен дә, йонын да алабыз дип тормыйлар. Быел бер сарыктан 30 сумлык йон алдык, ә шул йонны алучыларга бер сарык башына 150 сум акча түләдек, – дип сөйли Рафак әфәнде. – Сарык үстерүче кеше эшчән булырга тиеш, чөнки аны карау күп көч таләп итә. Менә җәй көне кызуда алар көндез ашамый. Шуның өчен иртәнге сәгатьләрдә яхшылап ашату кирәк.

Корбанга дип хуҗалыкта быел өч йөздән артык сарык әзерләнгән.

Аларның бәясе – 7 мең сумнан 11 меңгә кадәр. Терлекне чалып, эшкәртеп бирү өчен өстәмә 500 сум акча түлисе. «Бер тапкыр сарык алган кеше икенче кабат тагын безгә килә. Сарыклардан ис килми, барысы да чисталар. Түбән Кама, Актаныш, Чаллы һәм якын-тирә авыллардан киләләр», – дип уртаклаша Рафак абый.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии