«Корбан чалуны вәхшилеккә тиңләүчеләр бар»

«Корбан чалуны вәхшилеккә тиңләүчеләр бар»

Мөселманнарның зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша. Быел ул 9нчы июльдә узачак. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, Аңа якынаябыз. «Кәүсәр» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз», – дигән. Бәйрәм якынлашканда, без Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков белән корбан чалу тәртипләрен искә төшердек.

– Булат хәзрәт, корбан чалу кемгә мәҗбүри?

– Нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри. Түлисе бурычларыннан тыш, кулында 32 мең сум акчасы калса, кеше корбан чалырга тиеш. Быел нисаб күләме 32 мең сум дип билгеләнде.

– Нисабка нәрсәләр керә?

– Нисаб – тере акча гына түгел. Кешенең өендә булган техникасы, алтын-көмеш кебек эшләнмәләре дә моңа керә. Берәүнең ике фатиры булып, берсе кулланылмый икән, ул да нисаб дип саналыр.

– Нинди хайваннарны корбанга чалырга?

– Безнең якта корбанга сарык, кәҗә чалалар. Ат, куян кебек хайваннар, тавык, каз кебек кошлар бармый. Сарык, кәҗә бер кеше, бер гаилә исеменнән чалына. Ул ким дигәндә – алты айлык, кәҗә ким дигәндә бер яшьлек булырга тиеш.

– Ә мөгезле эре терлек ярыймы?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә «әнгам» төренә кергән хайваннарны корбан итеп чалырга кушкан. Болар – сыер, дөя, сарык, кәҗә кебек хайваннар. Сыер, үгез – ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш.

– Сыерны җиде кешегә ниятләп чалырга ярыймы?

– Сыер, үгез, дөяне кеше үзе генә дә, җидәү дә чала ала. Җиде кеше бер сыер суярга уйласа, җидесе дә корбан чалу нияте белән кушылырга тиешле. Әгәр дә шуларның берсе генә булса да бу гамәлен бүтән ният белән башкарса, берсенең дә корбаны кабул булмый.

 – Корбанлыкның сыйфатына килсәк...

– Корбанлык симез, әйбәт булырга тиеш. Аның бер-бер кимчелеге бар икән, бу хәл аның сыйфатына тәэсир итмәсен. Мәсәлән, хайванның мөгезе сынган, ди. Бу аның симезлегенә, сыйфатына тәэсир итми, димәк, чалырга ярый. Дөрес, колак, койрык кебек әйберләрнең өчтән икесе булырга, бөтенләй өзек булмаска тиеш. Корбанлык аксак, авыру, чирле булмасын.

– Корбан ите ничек бүленә?

– Итне өч өлешкә бүлү дөрес. Бер өлешен үзеңә калдырасың, икенчесен – мохтаҗларга, калганын – күршеләргә бирәсең яки аларны җыеп аш уздырасың.

– Аш үткәрү мәҗбүриме?

– Аш уздыру мәҗбүри түгел. Аш үткәргән очракта, аны корбан чалу көннәрендә эшләү хәерлерәк, чөнки уздыру мәҗбүри түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в): «Бәйрәм көннәре ул – ашау-эчү көннәре», – дигән.

– Корбан итеннән шашлык пешерү рөхсәт ителәме?

– Әйе, ләкин табында исерткеч эчемлекләр булмасын.

– Корбан чалуда үзең катнашмыйча, башка берәүгә шушы гамәлне йөкләү дөресме?

– Дөрес, хәзер күпләр шулай эшлиләр дә, әмма иң хәерлесе – чалган урында үзең булу.

– Үлгән кеше исеменнән корбан чалынамы?

– Корбан чалу иң беренче чиратта – мөселман, акыллы, балигъ, билгеле бер күләмдә малга ия булган һәм сәфәрдә булмаган тере кеше өстенә йөкләнелгән гамәл. Әгәр дә бер кеше бер генә корбан чалса, аны үз исеменнән чала һәм әҗер-савабын вафат булган әти-әнисе, әби-бабасы рухына багышлый ала. Ике корбан чалган очракта, берсен – үз исеменнән, ә икенчесен вафат булган кеше исеменнән чала.

– Мәет өчен аның нинди савабы бар соң?

– Аларның гамәл дәфтәренә корбан чалуның әҗер-савабы языла. Аллаһы Тәгалә аларның хәлләрен җиңеләйтергә, гөнаһларын гафу итәргә, җәннәттә дәрәҗәләрен күтәрергә мөмкин.

– Әгәр дә берәү кем өчендер корбан чалдырса, савабы аңа да буламы?

– Кем корбанлыкны үз акчасына сатып ала, савабы шуңа була. Әгәр дә берәү туганына корбанлык сатып алырга бүләккә акча бирсә яки корбан чалырга сарык бүләк итсә, туганга корбан чалган өчен әҗер-савап языла һәм шулай ук бүләк итүче кешегә дә.

– Корбан сатып алганда сатулашырга ярыймы?

– Сатулашырга ярамый. Бәясе белән килешмисез икән, башка җиргә барып алыгыз. Корбанлык белән сатулашу тыелган, чөнки ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.

– Корбанлыкның сөякләрен нишләтергә?

– Сөякләрен эткә-мәчегә бирергә мөмкин. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелгән. Корбан чалган кеше үзенең Аллаһы Тәгаләгә буйсынуын да белдерә, шул ук вакытта фәкыйрьләрне кайгыртып, изге гамәл дә кыла, чөнки корбан ите мохтаҗларга өләшенә.

– Корбанны кем чалырга тиеш?

– Ислам дине кануннарын үтәп яшәгән кеше. Иң хәерлесе – биш вакыт намаз укучы һәм корбан чалу тәртипләрен яхшы белүче кеше. Чалган вакытта ул, «бисмилләһи», «Аллаһу әкбәр», дияргә тиеш. Белә торып, бу сүзләрне әйтмәсә, корбан ите хәрам була.

– Корбан чалучы хезмәте өчен түләү алырга тиешме?

– Ул рөхсәт ителә. Аңа хезмәт өчен акчалата бирергә кирәк, Корбан ите белән түләргә ярамый.

– Хәзер сарык чалып бирүчеләр шактый. Алар аны фәкать акча эшләп калыйм дигән ният белән башкарса, гөнаһы буламы?

– Гөнаһ юк, Кыямәт көнендә әҗер-савабы гына булмый. Ә бушлай эшләсә, савабын ала.

– Корбанлык сарык сатучы аны ничек карарга тиеш?

– Аңа сыйфатлы чиста ризык ашатырга тиеш. Бәйрәмгә ике-өч ай кала, корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар. Аны кыйнарга, дорфалык күрсәтергә, аңа сүгенергә ярамый. Кимчелеге булмаган хайваннарын гына сатарга ярый.

– Корбанлык дигән малны башка дин, башка милләт кешеләреннән сатып алу дөресме?

– Аны кем сатуы мөһим түгел. Урысмы, чуашмы, татармы, мөселманмы, мөселман түгелме – мөһим түгел. Ул аны карап үстергән, аның милке. Монда иң мөһиме – чалучы кеше. Чалган кеше мөселман булырга тиеш.

– Корбанны кайчан чалу хәерле?

– Корбанны өч көндә чалып калырга һәм кояш баеганчы чалырга кирәк. Дөрес, кояш баегач та чалып була. Мондый эш тыелмый. Әгәр кеше, төрле сәбәп чыгып, шушы өч көндә чалдыра алмаса, аның акчасын сәдака итеп таратырга тиеш, чөнки өч көннән соң, ул мал корбан дип саналмый.

– Сер түгел, башка дин вәкилләре корбан чалуны вәхшилеккә тиңли. Аларга нәрсә дип җавап бирер идегез?

– Мөселман булмаганнар арасында мондый фикер ияләре табыла. Хайванны кызганырга кирәкми, Аллаһның әмере бу, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә кирәк.

– Корбан чалу юмарт булырга өйрәтә, диләр.

– Әйе, сарык бәясе елдан-ел арта. Сыер-тана чалырга ниятләсәң, йөзәр мең акчаң әзер булсын. Ләкин чын мөселман кешесе моны изге ният белән башкара, итне фәкыйрьләргә тарата, чөнки итнең өчтән ике өлеше чалган кешегә тиеш түгел, ә мохтаҗлар өлеше. Ислам дине әнә шулай әлеге бәйрәм аша безне юмартлыкка өйрәтә, башка кешеләр турында да уйларга өнди.

– Бүген халыкның тамагы тук, корбан итенә берәү дә мохтаҗ түгел, дип әйтүчеләр бар. Килешәсезме?

– Алай түгел. Коръәни Кәримдә: «Чын мохтаҗ кешене, тышкы кыяфәтенә карагач, бай дип уйларсыз», – диелгән. Аллаһка шөкер, мул җәмгыятьтә яшибез. Ашарыбызга – ризык, кияргә – киемебез бар. Ләкин киеменә карап кына кеше турында фикер йөртмиләр. Кемнеңдер утка-газга түләсә, ашарына акча калмый. Ашарына алса, даруларга акчасы юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә: «Гомерең буе өскә карап кызыгып йөрсәң – фәкыйрь; аска карап гыйбрәт алсаң, бай булырсың», – дигән.

МӨСЕЛМАН КОЛАГЫНА

Башкалабыз мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.35-03.10 – Коръән укылу;

03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;

03.41 – гает намазын уку;

03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Быел Казанда 17 махсус мәйданчыкта корбан чалыначак. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии