Кабул итәрлек булсын икән!

Кабул итәрлек булсын икән!

Миңа ясалмалык ошамый. Ошамый дип кычкырып йөрмим, әлбәттә. Гади генә әйткәндә, күңелем кабул итми. Һәрберебезнең холкы төрле, шуңа эш-гамәлләребез дә төрлечә башкарыла. Кешене үзгәртәм дию ялгышлык икән. Шуңа да, күңелне иркен итеп, барысын да сыйдыра белергә кирәген аңлыйм. Раббыбыз, ихтыяр көчләре бирсә иде! Бу мәкаләне язуым, күңелгә сыймаганнан түгел. Күңел бер төрле халәттә тора алмый. Үзең белән үзең килешмәгән вакытларда, үзгәрергә омтылу теләге били күңелне. Шундый чакларда, бәлки бу язмам кемгәдер ярдәм итәр…

Сөйләм телдә «Алла сакласын!» дигән сүзтезмә күп кулланыла. Бу гади җөмлә – ихлас күңелдән, зур ышаныч белән Аллага ялвару, ягъни бәла-каза, бәхетсезлекләрдән һәм башкалардан сакла диюебез. Күпләр аны кирәкмәгән, көфер сүзләр артыннан да иярчен җөмлә кебек кулланалар. Аралашкан танышларым арасында берсе, гомере буе кешене тәкыйтьләп, «тәмләп» тикшергәннән соң, йомгаклау сүзе итеп: «Алла сакласын!» – диеп куя. Үзенчә, изге күңелле булып калуы инде. Авыл җирлекләрендә, бер-береңне белгәнгә, авылдашлар тормышында килеп чыккан вакыйгаларны телгә алмый мөмкин түгел. Борчу-кайгыларны уртаклашып яшәргә бурычлыбыз. «Шулай, болай булган икән… Алла сакласын! Биргәнгә – сабырлык, күрмәгәнгә – күрсәтмә!» диясе генә бит. Юк шул, күп вакыт шул хакта сөйләү сәгатьләргә сузыла. Ике кеше башлаган сүзгә, кушыла торгач, бер төркем кеше җыела. Сөйләшә торгач, кайгы-борчулар бу кешегә ни сәбәпле килгәнен дә «белеп», санап чыгалар. Ә бит, ни сәбәпле сынау җибәргәнен, бер Ходай үзе белә. Мондый төркемнәргә, Ходайдан ерак торганнар гына кушыла. Бу бит чын гайбәт! Һәм шул гайбәттә дә «Алла сакласын!» дигән «теләк» ничәмә-ничә тапкыр кабатлана?! Саклар микән соң?! Ходайның гайбәтчеләргә каты ачулы икәнен ислам дине турында аз мәгълүматлы кеше дә белә ләбаса.

Спиртлы эчемлекләр кулланган баштан рульгә утырып, кеше гомерен куркыныч астына куючы шофер да, ике күзенә терәлеп торган «Алла сакласын» тасмасын алып куйсын!..

Әле тагын ялган сөйләгәндә, кеше ныграк ышансын өчен, ахыргы сүз итеп: «Валлаһи!» диючеләр бар. Төгәл белмим, Аллаһы Тәгалә исеме белән ант итәм, дигәнне аңлатмыймы икән ул?..

Тагын бер ясалмалыкны кабул итә алмыйм. Кайберәүләр, дәвамлы начарлыклар кылып яшиләр дә, көннәрдән бер көнне оятның нәрсә икәнен белмичә, берни булмагандай, дусларча сөйләшә үк башлыйлар. Гафу үтенә белмәсә дә, чын күңелдән булмаган яхшылыкларын да эшләргә бик мөмкин әле. Түзеп кенә тор! Каршы килмәвеңне чыраеңа чыгармасаң, китә төчеләнү: «Саулыгыгызны бирсен, Ходай!», «И-и, бигрәк матур инде син!», «Бер үк бәхетле була күрегез!». Бер хутка киткәч: «Ходай бүләге син миңа!» – диюгә кадәр барып җитүчеләр бар. Урыслар бу хикмәтне, бер сүз белән, «показуха» диләр. Теләкләр кабул булсын өчен, иң әүвәл күңел калебен чистартырга кирәк. Дәвамлы начарлыкларны ялгышлык димәс идем мин. Ул – күңел халәте. Чир китә, гадәт кала…

Элекке танышларым арасында, кеше күп йөри торган җирләрдә кайнашырга ярата торганы бар иде. Сөйләргә ярата, сөйләгәнен җөпләгәнне ярата. Осталыгы шул кадәр куәтле – авызына гына каратып тота. Аны тыңлаганда эшең дә кала, чөнки дөньяңны оныттыра. Озын-озак итеп урамда сөйләнелгән сүз, гайбәт булмый ни булсын инде?! Аның җанлы хикәясендә, Ходай сүзе – мәчеттә укылган вәгазьдәгеләрдән күбрәк. Шулкадәр урынсыз итеп, нигә «чи» гайбәтне, олуг сүзләр белән «болгатырга»? Гайбәт сөйлисең икән, гайбәт кенә сөйлә! Ходай сүзен кулланып кына изге кеше була алмыйсың! Һәр сүзнең үз урыны бар!

Ислам динен җәелдерү һәр мөселманның бурычы икәнен беләбез. Ләкин бер күренешне тәнкыйтьләргә булдым. (Дөрес аңлата алсам икән.) Казанга баргач, тукталышында чандыр гына гәүдәле мөселманча киенгән хатын, татар чырайлы кешеләргә ятлаган нотыгын сөйли. Матур сөйли – тыңлап кына торасы килә. Ләкин урынсыз! Аның максаты – дингә чакыру, исламны җәелдерү, савап җыю. Юлчының максаты – барасы җиренә вакытында барып, тизрәк әйләнеп кайту. Аның дингә чакыруына «мохтаҗ булмасам да», изге максат белән йөргән кешедән йөз чөерә алмау сәбәпле, миңа кирәкле маршруткаларны күз чите белән генә озаттым… Икенче юлы барсам, тагын шул апа шул ук тукталышта каршыма басып, шул ук нотыгын сөйли башлады. Канәгатьсезлек биләп алды күңелне. Кирәкме инде бу гамәл, йә? Орлыкны да бит шытсын өчен туфракка чәчәләр, асфальтка чәчеп кадерсезләмиләр. Суны да сеңәр җиргә сибәләр. Сүзне дә кабул итәрлек урында гына сөйләсәләр икән. Ярты сүзендә бүлеп утырып киттем. Ул тагын кемгәдер сөйләнеп калды. Бу очракта, аның исламны җәелдерүенә файдасы барын-югын белмим, ә менә кире нәтиҗә бирергә мөмкин булуын беләм. Коръән Кәримдә, ислам диненә тәэсирле вәгазьләр, хикмәтле сүзләр белән чакырырга дигән. Хаклыкны төшендерергә тырышу һәм көрәш тә хуплана. Ләкин иң күркәм юл белән, дигән («Нәхел» сүрәсе, 125нче аять). Күркәм юл белән дигән шул! Ашыкканда, очраклы бер кеше әйдәгәннән генә, беркем дә дингә тартылмый. Алладан вакыты килмичә, күңел калебе тәмам өлгереп җитмичә, газиз анаң көн-төн тукыса да файда юк. Каршы килә дип гаепләмәгез. Һич юк! Урынлы җирләрдә вәгазьләр тыңлаганда (күңеленә карап), аз гына булса да кабул ителә ул, чөнки андый урынга кирәксенеп, теләп барасың. Күркәм урында күркәм юл белән генә үтемле ул, диясем килә.

Берничә ел элек, кунакта булганда, хуҗабикәгә ияреп, бер дә белмәгән кешегә мәҗлескә барырга туры килде. Кечкенәдән, Коръән ашларына чакырырга барганда, әни: «Кунагым бар, дип әйтә икән, кунагыгыз белән килегез дип әйт!» – дип өйрәтеп чыгара иде. Бу күркәм гадәт бездә генә түгел икән! Кая барганымны язмыйм – уңайсызлыкка калдырасым килми. Кешенең начарлыгын уртага (кеше каршына) чыгарырга кушмаган, Ходай. Әйтәсе сүземне үтемле итү өчен генә телгә алам бу хәлне… Мәҗлескә җыелып беткәндә, күрер күзгә 50 яшьләр чамасындагы, сөйкемле бер хатын килеп керде. Күрешеп чыкканнан соң, нигәдер үзенә урын таба алмагандай, үзен сәер тота башлады. «Битем яна, йөземә чыктымы?» – ди. «Юк», – диешә янындагылар. «Уф, кызам, янам…» – ди. «Кан басымың күтәрелде мәллә соң?» – диеп, хуҗабикә шкафтан дару ала башлады. «Юк, борчылмагыз, кирәкми. Мин табынга утырмам, сезнең тирәдә булышкалап кына йөрермен, каршы килмәсәгез», – диде… Мәҗлес матур гына тәмамланып, үз кешеләр генә калгач, бу апа «чишелде». Баксаң, Коръән укучы хатынны күңеле кабул итмәгән: «Гомеремдә дә гафу итәсем юк! Җизнине сөйдергеч-сихерләре белән үзенә каратып, 2 баланы ятим, апаны тол итте. Ул гына җитмәде, мәктәптә укыганда шул балаларга үч итеп каныкты. Хәзер Коръән тотып түрдә утырган була…» Акыллы киңәшләр биреп, тынычландыруларны күрмәде дә, кызуын дәвам итте: «Минем башыма укыган бер сүрәсе дә, аяте дә керми. Күңелемнән һич китми торган пычраклыклары күзалдыма килеп баса. Ник кенә шул гөнаһларын кичерүне сорап, өендә генә укымый икән ул Коръәнен? Сезгә дә, беткән идемени түр башына утыртып, Коръән укый ала торган ак әби, ак бабайлар…» Сүзсез калдылар. Ахрысы, дөреслек бар иде бу хатын сүзләрендә… Бүген дә шул искә төшә дә, тирән уйларга биреләм. Кем хаклы соң? Бер карасаң, кешенең кабул итү-итмәвенә игътибар да итмәскә кирәк, үзең теләгәнчә яшә дә, яшә… Алай дисәм, еллар дәвамында үпкә-рәнҗү белән сугарылган күңелне, кемдер укыган дога белән «юып» бетереп тә, ихтирам яулап та булмый икән. Бу өлкән укытучының да күңеле чистадыр дип уйлыйм. Күңеле саф, ихлас булмаса, 5 вакыт намаз, Коръән укый алмас иде. Кешене алдап булса да, үз күңелеңне алдап булмый бит! Кешелек дөньясы яралганнан бирле барган бу каршылыклар: ошату-ошатмау, килешү-күралмау – мәңге чишелмәс төен, мөгаен. Ләкин ничек кенә булмасын, яшьлектәме ул, картлыктамы, эштә карьера ясыйсың киләме яки үз бәхетең өчен көрәшәсеңме – күтәрелергә, дан-шөһрәт яуларга нинди генә уңайлы форсатлар тумасын, кешеләр генә түгел, Ходай үзе риза булырдай гамәлләр кылып яшәргә насыйп булса икән. Аллаһы тәгалә ялгышулардан үзе сакласын!

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.

Лаеш районы, Имәнкискә авылы.

Комментарии