Уразадан ни файда һәм тәравих намазын өйдә ничек укырга

Уразадан ни файда һәм тәравих намазын өйдә ничек укырга

Рамазан – ураза ае. Бу вакытта уразалы булу мөселманга фарыз, ягъни ул үтәлергә тиешле мәҗбүри гамәл.

Ураза Аллаһның Рәсүле – Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең һиҗрәтеннән соң бер ел ярым вакыт узгач, шәгъбан аеның унынчы көнендә фарыз кылынган. Моның иң ышанычлы дәлиле – Коръән үзе, мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 183нче аятендә болай диелгән: «Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!»

Аллаһу Тәгаләнең әлеге чакыруын иманлы кеше һичшиксез кабул итә. Әмма адәм баласының тынгысыз күңеле, барыбер, ни өчен ураза тотабыз, аның нинди файдасы бар яки булачак һәм гомумән, моның мәгънәсенә төшенү мөмкинме, дип сорый. Әлеге һәм башка сорауларны Ислам фәннәре мөгаллиме, Казандагы «Фәрхәд» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт СИТДЫЙКОВка юлладык.

Илдар хәзрәт, Рамазан аенда ураза тоту, әйе, ул Аллаһның әмере, әйе, бу хакта Коръәндә әмер ителә, ә менә безнең гади акыл белән аңларлык хикмәтен белеп буламы?

Без – мөселманнар буларак, иң беренче чиратта Аллаһның әмерләрен таныйбыз һәм итагатьле коллары буларак: «Раббыбыз әмер итте, без буйсындык», – дибез. Шуңа карамастан, шәригатьнең шактый гына әмерләре яки тыюлары нәрсәгә шулай бирелүе мәгълүм. Бу сер түгел. Әз генә уйлап карасак, ул хикмәтләргә кеше үз акылы белән дә барып җитә ала. Аллаһы Тәгалә шул максатларны Үзе дә ачыклап бирә, Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сүзләрендә дә моны табып була. Адәм баласы шундый зат, ул үзенә берәр әйбернең кирәклеген, яки файдалы икәнлеген аңламаса, яки моны аңа кемдер аңлатып бирмәсә, кешенең бик эшлисе килми. Нәрсәгә ул, файда китермәгәч, янәсе. Ә инде кеше шәхсән үзенә файдалы икәнлегенә төшенсә, аңласа, аны артыннан да куаларга кирәк түгел, ул үзе барачак теге максатка, аңа ирешергә тырышачак. Әле ниндидер киртә куелса, киртәсен дә узып, барыбер ирешергә омтылачак. Гыйбадәт мәсьәләсендә без бигрәк тә аңларга тиеш: Ислам шәригатенең бердәнбер максаты бар һәм ул Аллаһны баетып бетерү түгел, яки безнең саулыгыбызны, малыбызны бетерү түгел, юк, шәригатьнең андый максаты юк, шәригатьнең бердәнбер максаты, һәм Аллаһы Тәгалә безгә бу шәригатьне бирүенең бердәнбер хикмәте – адәм баласына файда китерү, һәм зарардан саклау. Фәкать шул гына. Бүтән бернинди максат юк. Без – мөселманнар шәригатьне намазы, уразасы белән бергә Аллаһы Тәгаләнең чираттагы бүләге буларак кабул итәбез, кул-аяк – бүләк, акыл – бүләк, күз-колак – бүләк. Без боларның берсен дә сатып алмадык. Динебез дә бүләк.

– Ураза тотуның кешегә нинди файдасы бар?

– Әгәр Коръәндәге «әл-Бәкара» сүрәсенең 183нче аятен карасак, Аллаһы Раббыбыз, сезгә кадәрге кавемнәргә сыман, сезгә дә ураза йөкләнде, дигән. Димәк, Аллаһы Тәгалә бар милләтләргә, бар диннәргә ураза бирде. Димәк, ул адәм баласына файдалы. Безгә генә түгел, безнең чор кешесенә генә түгел, гомумән, кешеләргә файдалы. Бу аятьнең ахырында Аллаһы Раббыбыз нәкъ менә әйткән шул максатны күрсәтә: «ләгәлләкүм тәттәкууун». Менә бу «тәттәкун» – ул тәкъвалык. Тәкъвалык сүзе гарәпчәдәге «саклау» һәм «саклану» тамырларыннан ясалган. Русчага аны «богобоязненность» дип тәрҗемә итәләр, гадәттә. Аллаһыдан курку, имеш. Ләкин хикмәт башкада: гөнаһ эшләү гамәлләрендә Аллаһы Тәгаләнең газабыннан куркып тыелып калу. Адәм баласына тумыштан ук гөнаһ эшләү теләге дә, сәләте дә бирелгән. Шул исәптән яхшылыкка да, әшәкелеккә дә. Яманлык кылу теләге һәрбер кешедә бар, әгәр андый теләгебез булмаса, без фәрештә булыр идек. Безгә җәннәте дә, җәһәннәме дә кирәк булмас иде. Менә шул әшәке гамәлләрне – гөнаһны кылмас өчен адәм баласына ниндидер нык бер киртә кирәк һәм бу киртә Аллаһы Раббыбыздан курку булса, менә бу тәкъвалык, дибез. Гөнаһка батудан курку чарасы – Аллаһыга ышану ул.

Мисал өчен, мин уразада, ди. Кем миңа көндез өйгә кереп, ишекне бикләп, утырып ашарга комачаулый ала? Кешеләр мине күрми, качып-посып ашарга яки чәй эчәргә мөмкин бит. Карале, Илдар, Аллаһы Тәгалә барыбер күрә бит, дип, Аллаһы күрә дигән хисне без ураза аша тәрбиялибез. Бу очракта тәкъвалык кайда? Әйткәнемчә, әшәкелек кылырга сәләт, мөмкинчелек бар, суыткычта ризык тулы, ашарга әзерләргә продуктлар бар. Шуңа күрә безне ашаудан нәрсә тыеп кала? Аллаһы Раббыбыздан курку. Ураза тотмасаң җәза була дигән фикер безне туктата. Шуңа күрә Коръәндә Аллаһы Тәгалә тәкъвалыкны ураза белән бәйли. Менә бу Аллаһы күрә дигән фикер, ул бик мөһим һәм без моны ай дәвамында тәрбияли алсак, Раббыбызның рәхмәте белән башка гамәлләрдә дә куллана алсак, менә уразаның бер файдасы. Икенчедән, бу сорауга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам дә җавап биргән, дидек. Аллаһының Рәсүле уразаның файдасын яки бер яхшылыгын, мәсәлән, дөнья күзлегеннән дә, ахирәт күзлегеннән дә күрсәтә. Ул әйтә: «Ураза тотучының ике шатлыгы бар. Берсе – авыз ачканда». Бу гап-гади әйбер, көне буе ашамаганнан соң тамагын туйдыргач, кешенең шатлануы – табигый, моның белән без башка кешеләр белән дә уртаклашабыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам: «Икенче шатлык – ахирәттә, Аллаһы Тәгалә ураза өчен түли башлагач», – ди. Башка хәдисләрдән беләбез бит, Кыямәт көне бик коточкыч көн. Ул көнне бар кеше дә үкенәчәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнән: «Гөнаһлының үкенүе аңлашыла, ә изгелектә булган кеше нишләп үкенер?» – дип сорагач, ул: «Нишләп соң мин саваплы гамәл эшләмәдем икән, дип үкенәчәк», – дигән. Кыямәт көнендә кешене шатландыру авыр булачак. Әмма Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам әйтүе буенча, ураза өчен түләнә башлагач, кеше шатланачак. Ни өчен? Хәдисләрдән билгеле булганча, изге гамәлләрдә бер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә 10нан алып 700гә кадәр савап белән түли. Ә ураза буенча, Аллаһы Раббыбыз, исәп-хисапның монысын калдырыгыз, кирәк түгел, Үзем күпме телим, шуның кадәр бирәм, дип әйтәчәк. Бу безнең башка сыя торган әйбер түгел, ураза өчен савапның никадәр күп булуын без аңларлык түгел. Күз алдына китерегез, Кыямәт көнне кеше, ий, харап булдым, нишләп, күбрәк савап эшләмәдем икән, дип кайгырган мәлдә ураза савапларын түли башлагач, ул чыннан да, шатлана башлаячак. Ә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам моны безгә алдан әйтеп куйган, эшләп калыгыз, ел буе ураза тотарга кирәк түгел, ай буе гына тотасыз – сезгә менә шундый саваплар була, дигән. Әгәр дә без ахирәтебез өчен әзерлек эшен алып барабыз икән, нишләп моны да эшләмәскә. Ә саулык-сәламәтлеккә килгәндә, организмның физик чистарынуы да бардыр, әмма ул үтеп барышлый гына ябышкан нәрсә кебек, әйе, ансыз түгел, әйе, уразаның мондый файдасы бар. Ләкин төп максаты – Аллаһы Раббыбызның әмерен үтәп, үзебезнең дөньябыз, ахирәтебезгә файда китерү. Онытмаска кирәк: Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәү, Аллаһыга буйсыну, тыйганыннан тыелу – ул безнең җаныбызның азыгы. Адәм баласы үзенең җанын шуның белән тукландыра торган зат. Шуңа күрә уразада чакта кеше рәхәтлек, җиңеллек тоя. Менә бу шул уразаның бәрәкәте.

– Рамазан аеның икенче үзенчәлеге ул – шушы гына айга хас тәравих намазы. Хәзерге шартларда аны өйдә укыйбыз. Ни дәрәҗәдә ул тиешле һәм тәравихны уку тәртибе нинди?

Безнең Хәнәфи мәзхәбендә тәравих намазы – сөннәт-мүәккәда. Бу «нык сөннәт» мәгънәсендә. Белүебезчә, кайбер сөннәт гамәлләрне Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам сирәгрәк эшләгән. Без аларга мөстәхәб дибез. Кайбер гамәлләрне эшләгән һәм эшләмәгән – төрлечә булган, без аны сөннәт кенә дибез. Ә даими рәвештә, хирыслык белән үтәп барган гамәлләренә сөннәт-мүәккәда дибез. Тәравих намазы шундыйлар рәтендә. Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам бер төнне менә шул тәрафих намазына мәчеткә чыга, сәхабәлар моны күреп ала да, кушылалар, өч төн рәттән кеше күбәйгәннән күбәйгән, хәтта мәчеткә сыймый башлаганнар. Ә дүртенче төнне Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам мәчеткә тәравихка чыкмаган, аны өендә укыган. Ул иртәнге намазга чыккач, сәхабәләр сәбәбен сораган һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам сезнең бу гамәлгә шулай ыргылып килүегезне күреп, Аллаһы Раббым фарыз кылыр, дип курыктым, дип җаваплаган. Моннан соң сәхабәләр һәрберсе тәравихны үз өйләрендә укый башлаган. Шуңа күрә ачыктан-ачык тәравих намаз иң башта өйләрдә укыла торган нәфел намаз булган, дип әйтә алабыз. Сәхабәләр аның кирәклеген дә, кыйммәтен дә аңлаган. Тора-бара Гомәр радыйаллаһу ганһү – икенче хәлифә байлык арткан бер заманда нәфел булган тәравих намазына кешеләрнең суынуын күрә. Гомәр радыйаллаһу ганһү имам итеп Үбәй ибне Кәгъбне куя һәм мөселманнарны тәравих намазына җыя һәм җәмәгать белән укыйбыз, дип игълан итә. Димәк, тәравих намазы барлыгы – Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәте, ә менә аны 20 рәкәгать итеп, мәчеттә уку – Гомәр радыйаллаһу ганһүнең сөннәте, дибез. Ә хәзер өйдә ничә рәкәгать итеп уку ачык мәсьәлә булып кала. Менә без Пәйгамбәребез сөннәте, дияргә күнеккән. Ләкин Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең: «Минем сөннәтемә һәм тугры хәлифәләр сөннәтенә иярегез», – дип, ачыклап, әйткән сүзе бар. Шуңа күрә дә Гомәр радыйаллаһу ганһүнең бу сөннәтен һәм гомумән, дүрт хәлифәнең сөннәтен без кануни рәвештә шәригатькә дәлил дип саныйбыз.

– Хәзерге шартларда без тәравихны мәчеттә уку сөннәтен үтәмәгән булып чыгабызмы?

Чыннан да, фикх, ягъни Ислам хокукы китапларында Хәнәфи мәзхәбендә, берәр мәчеттә тәравих укылмаса сөннәт-мүәккәда үтәлмәде, дигән «минус» бар мәхәлләгә языла, диелгән. Әмма бу тыныч – пандемияләрсез гади тормышта шулай. Хәзерге вәзгыятькә карап, шәригатьтәге тагын бер кагыйдәне искә алабыз: ике зарар арасында, әзрәк зарар китергәненә өстенлек бирелә. Хәзер без мәчеткә җыелырбыз, ләкин тыгыз сафларда булып, бер-беребезгә авыру йоктырсак, зарар күбрәк булачак бит. Шуңа күрә бер-беребезгә зарар китермик, дигән ният белән мәчетләрдә җәмәгать мәҗлесләре туктатылып торыла. Шуңа да карамастан, әйткәнемчә, тәравих өйдә укыла торган намаз буларак башланды. Кеше өендә тәравих укыса, ул сөннәт-мүәккәданы үтәде, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәтен башкарды, дип санала. Һәм шуны да онытмаска кирәк, тәравих намазы Рамазан аенда гына үтәлә, аны башка вакытта укып булмый. Кемдер аны тәхәҗҗүд намазы дип атый, ләкин безнең Хәнәфи мәзхәбе буенча алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә әгәр кеше тәравихны егерме рәкәгать итеп укый икән, Аллаһының рәхмәте булсын, әгәр хәленнән килми икән, әзрәк укыса, бу да – Аллаһыга шөкер. Иң мөһиме, ястү намазыннан соң һәм иртәнге намазга кадәр укылсын.

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Уразадан ни файда һәм тәравих намазын өйдә ничек укырга, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии