Җырлау гөнаһмы?

Җырлау гөнаһмы?

Сүзем, җырчы Резеда Ганиуллинага багышлап, ТНВ каналыннан күрсәтелгән «Таяну ноктасы» тапшыруы турында. Төрле кешеләр җыелышып, төрле фикерләр белдергәннәр иде анда. «Чебеннән фил ясыйбыз. Бу пиар җырчының рейтингын күтәрә», – диде Эдуард Үтәгәнов («Мәйдан» эфиры хезмәткәре).

Җырчының мәчет янында җырлап биюе төрле фикер уяткан.

«…Мин аны башта рәхәтләнеп карадым, дөресен әйткәндә, чөнки чибәр кыз, матур гына җыр, шундый матур архитектура һәйкәле, әмма ләкин, әгәр дә шушы архитектура һәйкәле, шушы безнең күренекле мәшһүр мәчетебез фонында дингә яисә башка шундый темага багышланып, мөселман киемнәрендә киенгән хәлдә башкарылган булса, мин моңа кул чабып, моны бик тә хуплар идем. Әмма, без мәчеткә бөтенләй башка төрле мөнәсәбәттә бит. Шуңа күрә җырчы да, җыры да матур булса да, кылган гамәле бик үк матур түгел. Без беребез дә опера театрына шорты киеп килмибез бит. Үзеңне кайда, ничек тотарга икәнеңне белергә кирәк, бу гыйбрәттер. Әмма мин аны артык гаепләргә дә теләмим. Чөнки ул безнең заманның продукциясе дияр идем», – диде Рәзил Вәлиев.

«Әлеге клипның ахырында таяк тотып куган бабай җитешми», – диде Гөлназ Мөхәммәд. Аның сүзе дә бик урынлы.

«Мәчет антураж гына, җырчының нияте диннән көлү булмаган, анда мәсхәрәләү билгеләре юк», – диде юрист Зөбәйдә ханым.

Тапшыруны алып баручының:

– Берәүләргә ошап та кайберәүләрнең күңелен кырган бу клипны нәрсә белән үлчи алабыз соң? Кайда соң ул шушы үлчәү, критерий? Без нинди кысаларга кертә алабыз бүгенге көндә иҗатны? – диюенә каршы:

– Безнең критерий – әхлак нормалары, – диде Резеда Сафиуллина. – Клип исә, безнең аңгыралыгыбыз, наданлыгыбызның җимеше.

Кемне тыңласаң – шуныкы дөрес, килешми мөмкин түгел. Хәтта сөйләшүдә катнашкан хәзрәт тә: «Без имамнар үз вазыйфаларыбызны 100% эшләмибездер. Без, шулай эшләргә ярамый, дип, халкыбызга аңлата алмадык. Ул безнең гаебебездер», – дип таныды.

Вә-ләкин, студиядә депутат авызыннан бер бәхәсле әйбер:

«Безнең ислам динебез музыкага каршы түгел. Әгәр кешенең күңеленә хуш килә торган музыка икән, аны Коръән дә яклый, дин әһелләре дә аңа каршы килми», – дигән сүзләр яңгырады.

Хәзрәт артык итагатьле идеме, нишләптер дәшмәде.

Монда турысын әйтергә кирәк – Әбу Хәнифә имам Әгъзам мәзһәбендә җыр җырлау гөнаһ хисаплана һәм тыела. Саз ише уен кораллары – шайтанның уенчыгы, ә җыру шайтанның җәһил адәмнәрне аулый торган коралы, диелә. Җырлау гына түгел, аны тыңлау, җырга кушылып кул чабу фасикълыктан, ә тыңлап ләззәтләнмәк исә көферлектән. Монда 17нче сурәнең 64нче аятенә таяныла. («Көчең җиткәннәрне азгын ләззәткә чакыра торган тавышың белән аздыр…» Р. Батулла шәрехләвендә). Берәр җирдә колагыңа җыр, көй тавышы ишетелсә, алай ит, болай ит, ничек итеп булса да аны ишетмәскә талпынырга, җырлаучы кеше яныннан качу мәслихәт ителә. Җыр җырлауны һөнәр итеп табыш алучы белән аракы сатып табыш алучы – хәрамзададыр. Аларга ләгънәт бер үк. Әгәр җырлаучы яшь хатын-кыз булса, хәрамның да ахыргы башы булып торадыр. Кызына яки хатынына моны рөхсәт иткән кеше дә хәрамзада, шуның мөселманлыгы һич вакыт кабул булмас. Хәтта ул дәйюсләрдән хисапланыр. Хатын-кызның акылы колагында. Ул җыр-көйгә тиз тәэсирләнә, иңбашларын уйнатып, аякларын тыпырдата, күзен-кашын уйната башлар. Килешмәгән эшләр эшләнер.

Җырлау түгел, хатын-кызларның чит-ят ирләр алдында көлә-көлә сөйләшүе үк ислам диненә каршы килә. Чөнки хатын-кызларның тавышлары ук гаурәт.

Риваятькә күрә, пәйгамбәр үз өммәтендә мәсхур (мәсех) дигән хөкем булачагын әйтеп калдырган.

Ягъни, ахырзаман якынлашканда бер кавем маймыл һәм дуңгызларга әверелер дигән.

Аннан сораганнар:

– Йа, рәсулаллаһ, алар «лә илләһа илла Аллаһ» димиләрмени, бер Аллага шаятьлек бирмиләрмени? Мөхәммәд галәйһис-сәламне аның пәйгамбәре димиләрмени?

Шунда пәйгамбәр әйткән:

– Алар моны әйтә, авызларын бикләп ураза да тоталар вә намаз да торгызалар, хаҗны да үтиләр.

– Алай булса, нишләп мондый хәл булыр соң? – дип сорыйлар сәхабалар.

– Алар җыр – көйләрне, барабаннарны, һәртөрле тавыш чыгара торган коралларны үз иттеләр, җырладылар. Кичәләрне кәеф-сафа корып, җырлап-биеп, һәртөрле хәрамлыклар иттеләр. Шулай итеп таң аттырып, йокыга талдылар. Ә йокыдан торганда исә үзләренең дуңгызга һәм маймылга әверелгәннәрен күрделәр.

Татарларның гармунда уйный башлауларына бары-югы – йөз елдыр. Гармунга кушылып җырлаучыларны да ул әүвәле бары тик трактир, фәхешханәләргә барып кына тыңлый алган. Һәм ул җыр-музыка белән мәшгуль булучыларның һәммәсе дә азгын, кайсы эчкече, кайсы зиначы, кайсы эштән чыгарылган. (Г.Тукай искәртүенчә «фахишәләр, эшсез, ашсызлар кәсебе». Бу хакта кара: «Мәкаләи махсуса»). Иренә генә күрсәтерлек зиннәтләрен ул бәхетсезләр трактир халкына күрсәтергә мәҗбүр булганнар.

Болар билгеле нәрсәләр. «Җырлауның дин ягыннан караганда дөрес түгел икәнлегенә инанып, сәхнәне ташладым», – ди әүвәлге җырчы Эльнара Нурмөхәммәтова (Шәһри Казан» газетасы, 2011нче ел, 5нче май саны, 9нчы биттә).

Алай да, сазның (музыка яңгыратуның) ике очракта рөхсәт ителүе турында да хәбәрләр бардыр. (Кирәк тирәкне егар, диләр бу очракта).

Беренчесе, сугыш хәвефе пәйда булганда, халыкны торгызу нияте белән.

Икенчесе, ике яшьнең башлары берегеп, чәчләре чәчкә бәйләнгән очракта, ягъни яңа гаилә әмәлгә килгәндә булдыра алганча тантананы галәмгә җәю максаты белән музыка яңгырату рөхсәт ителгән.

Дәверләр кичте, инде корал тотып, өскә ыргылып торучы дошман күренми. Димәк, рөхсәт ителгән бер очрак кала. Ул – туй.

Кайберәүләр, җырлау бөтенләй үк тыелган әйбер түгел, дип тә әйтәләр. (Мисалга, ТНВ каналы, «Татарлар» тапшыруында). Моны кайсы яктан карыйсың бит. Әгәр төркичелек җәһәтеннән карасак (рухи дөньябыз ислам булса, милли дөньябыз төркичелектер) бу тыелмаган, ә киресенчә хупланган. Егетнең саз-сөхбәттән хәбәре булмаса, хәтта гаеп саналган. Гомумән, төркиләрдә хөр күңелнең, дәртле күңелнең талпынуы һәрчак алда тотылган.

«Ир-җегетнең эше сөхбәт-саз булыр,

Күңле кыш булмыйча даим яз булыр», – димештер Шагыйрь.

Әй, Остазларның әйтмәгән сүзе бармы, диген …

«Саз белән сөхбәтне яман димәгез,

Адәм ата дәүреннән үк ул бардыр,

Кабил белән Хабил ана куйнында

Күз ачып дөньяга килгәндә бардыр.

Адәмне кудылар җәннәт өеннән

Һәркем табар үз фигъленнән, көеннән.

Ходаем сакласын Җәйхун суыннан,

Нухның көймәсенә менгәндә бардыр.

Муллалар җыелды, тапмады дәлил,

Мин сиңа сыгындым, йә раббым Җәлил

Исхак угълы ибне Ибраһим Хәлил

Мәккәне торгызып корганда бардыр.

Мөхәммәд пәйгамбәр дин юлын ачты,

Әбу Бәкер, Гомәр, Госман сугышты.

Билал азан әйтте, кяферләр качты,

Дөнья тамашасын күргәндә бардыр.

Бу дөньяда абруй, ул дөньяда иман бирсен, дип,

Габдерәшид ТУКТАРОВ,

Биектау авылы

Җырлау гөнаһмы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии