«Хәләл» дуңгыз бар инде, чиратта «хәләл» аракымы?

«Хәләл» дуңгыз бар инде, чиратта «хәләл» аракымы?

Хәләл су, хәләл йомырка, хәләл туңдырма җитештерүләренә ияләшкән идек инде, ә менә сатуга хәләл (!) дуңгыз ите чыгарылгач, ни көләргә, ни еларга белми тордык.

Тукай районында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән «Челны-Мясо» оешмасының «хәләл» дуңгыз карбонадын (сарымсак һәм мөшкәт чикләвеге кушып пешерелгән дуңгыз ите) сатуга чыгарганлыгы узган атнада билгеле булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе төшереп алган фотода яхшы күренә: «Юбилейный» дигән карбонадка футбол тубы рәвешендә ясалган хәләл маркасы беркетелгән. Дөнья чемпионаты вакытында маркетинг алым кулланырга уйлаганнар инде, шуңа күрә тамганы туп рәвешендә ясаганнар. Бу тамга Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты гамәлгә куйган тамга түгел. Шуңа күрә башта аны хәләл ризык дип уйламыйсың да. Тик футбол тубы рәвешендәге тамгага кызыгып килгән кеше вак кына хәрефләр белән язылган «Татарское трио халяль» дигән язуны күреп ала. Күбебез «Хәләл» стандарты комитетының тамгасын белми дә, аңа игътибар да итеп тормый бит: хәләл дигән язуы булгач, сата да ала. Составын уку, кулланылыш вакытын карау турында әйткән дә юк инде – карамыйбыз. Шуннан шул: «хәләл» дигәнне сатып ала, намазын укыганнан соң, бисмилласын әйтеп, шушы «хәләл» колбасаны ашап та куя. Ә хәләл дигәне дуңгыз булып чыга…

Менә шушыларны уйлагач, хәлнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлыйсың инде. Бу мәсьәләгә хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов та игътибарын юнәлтте. Бөтен хәләл продукциясен тикшерергә һәм «хәләл» сертификаты бирүгә җаваплы карарга дигән күрсәтмәсен яңгыратты.

Бер мәзәк бар бит: дуңгызны «бисмилла» әйтеп өч тапкыр мәчет тирәли йөртсәң, ул инде хәләлгә әйләнә, имеш. «Челны-мясо», шушы принцип буенча эш итеп, дуңгызларны мәчет тирәли йөрткәндерме-юктырмы – анысын күрүче юк, тик дуңгыз карбонадын «хәләл» дип сатуга чыгарулары хак. Оешма биргән җавап болай яңгырый: «Бу тамга дуңгыз карбонадына ялгыш ябыштырылган. Бер складта – хәләл, икенчесендә хәләл булмаган продукция җитештерелә. «Хәләл» тамгасы ялгышлык белән хәләл булмаган продукция җитештерелә торган складка эләккән, шулай итеп, дуңгыз карбонадына ябыштырылган». Оешма кулланучылардан гафу да үтенде хәтта, 142 килограмм карбонадны кибетләрдән алуы һәм юк итүе турында да җиткерде.

Беренче карашка, «Челны-мясо»ны да аңлап була кебек: җаваплы кеше, чыннан да, ялгышырга, складларны бутарга мөмкин. Дүрт аяклы ат та абына, диләр бит. Шуны уйлап булса кирәк, «Хәләл» стандарты комитеты башта «Челны-мясо»ның хәләл сертификатын вакытлыча алып кына торган иде. Янәсе вакыйгага ачыклык керткәнче. Тик вакыйгага ачыклык кертү оешма файдасына булмады. Беренчедән, дуңгыз карбонадына ябыштырган «хәләл» тамгасы «Хәләл» стандарты комитеты белән дә, «Тест-Татарстан» Республика сертификация методик үзәге белән дә килештерелмәгән булган. Ягъни хәләл продукция чыгарырга рөхсәт бирә торган оешмалар футбол тубы рәвешендәге мондый тамга чыгарылганын ишетми-белми дә калган. Икенчедән, бу тамганың 142 кило дуңгыз карбонадына гына түгел, башка продукциягә дә ябыштырылган булуы ачыкланган. Барлыгы ничә кило дуңгызга «хәләл» тамгасы сугылганлыгы да мәгълүм түгел хәтта. Хәзер «Хәләл» комитеты вәкилләре кибетләр буйлап йөриләр һәм «хәләл» дуңгызларны эзлиләр. Ә «Челны-мясо»ның хәләл продукция җитештерергә рөхсәт бирә торган сертификаты бөтенләй тартып алынган. Хәзер алар хәләл ризык җитештерә алмый дигән сүз.

Бу хәлдән соң, «Хәләл» стандарты комитеты «Тест-Татарстан» Республика сертификация методик үзәге белән берлектә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат вәкилләре белән очрашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында махсус комиссия төзелгән икән. Ул дуңгызга «хәләл» тамгасын ябыштыруда гаепле кешене ачыклау белән шөгыльләнәчәк. «Тест-Татарстан» Республика сертификация методик үзәге җитәкчесе Сергей Гогин әйтүенчә, бу комиссия тора-бара даими эшли торганга да әйләнергә мөмкин.

Татарстанның «Хәләл» стандарты комитеты 15 елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә «хәләл» дуңгыз кебек очраклар күзәтелгәне булмаган. Шуңа күрә матбугат очрашуына килгән вәкилләр бик аптыраулы иде. Үз оешмалары эчендә генә калмады бит бу хәл, халыкка да чыкты, Президентка да барып җитте. Шуңа күрә борчылуларын аңларга да була.

Русиядә хәләл продукция җитештерү сертификаты 122 оешмага бирелгән. Ник шулай әз, дип аптырарга кирәкми, гадәттә, бер оешма берничә дистә, хәтта берничә йөз төрдәге продукция чыгара бит. «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Марат Низамов бер очракны искә алды: «2014нче елда Казанда хәләл «Бәхетле» кибете ачылганда, безгә 40 мең төрле товар исемлеге тәкъдим ителде. Барысын да карап чыккач, 12 меңенә генә сертификат бирелде».

«Челны-мясо» Татарстанда шактый эре оешмалардан санала. Марат Низамов әйтүенчә, оешма 49 төрдә хәләл ит ризыгы чыгарган. Үткән заманда сөйләшү бик үк дөрес тә булмас, чөнки «Челны-мясо» хәләл базардан бөтенләйгә төшеп калмады. Ул «хәләл» сертификатын яңарта алачак. Марат әфәнде: «Стандартларга туры китереп эшли башласалар, сертификат бирмәскә хакыбыз юк», – диде. «Хәләл» дуңгыз вакыйгасы истә булганда, безнекеләр сертификатны бирми торырга мөмкиннәр әле. Тик башкалар бирә ала бит. Русиянең Росстандарт федераль агентлыгында хәләл сертификаты бирә торган 13 система теркәлгән. Моннан тыш, кайбер төбәкләрнең Диния нәзарәтләре каршында да «Хәләл» комитетлары эшләп килә, андыйларның саны 20гә җитә. Димәк, берсе бирмәсә икенчесе сертификат бирергә мөмкин дигән сүз. Җитештерүче дә моны белә. Шансларының күп булуын белеп эш итә.

«Хәләл» дуңгыз проблемасы хәл ителде кебек үзе. «Челны-мясо»ның хәләл сертификаты алынды, «хәләл» карбонадлар да юк ителде. Ләкин бу вакыйга хәләл дигәнгә дә гарантия юклыгын дәлилләде. Ялгышмы, махсусмы – хәрамга да хәләл дигән мөһер сугыла ала икән. Иртәгә хәләл тамгалы аракылар сатуга чыга башласа да әзер булып торырга кирәктер, мөгаен. «Татспиртпром» хәләл сыра җитештерергә җыенуы турында җиткергән иде бит инде. Марат Низамов әйтүенчә, әлегә «Хәләл» комитетына андый заявка кермәгән. Комитетның шәригать бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нургалиев: «Бездә сыра дигәч, эчкечелек күз алдына килә. Шуңа күрә алкогольсез булса да, мин сырага «хәләл» тамгасы бирмәс идем», – диде. Ләкин актык сүзне Рөстәм әфәнде әйтми шул. Безнекеләр рөхсәт бирмәсә, башкалар бирергә мөмкин бит әле. Инде әйтелгәнчә, хәләл мөһере сугучылар шактый бит бездә.

«Хәләл» сертификаты кемгә бирелә?

«Хәләл» стандарты комитеты рәисе Марат Низамов оешмаларга хәләл сертификаты бирүнең ничек башкарылуын аңлатты:

– Безнең республикада хәләл сертификатын бирү өчен ике оешма җаваплы: «Хәләл» стандарты комитеты һәм «Тест-Татарстан»

Республика сертификация методик үзәге. Хәләл продукция җитештерергә уйлаган оешма безнең комитетка һәм «Тест-Татарстан»га заявка бирә. Ул заявкага оешманың уставын, документларын, хәләл продукциянең составы, исеме турында мәгълүматларны да беркетә. Без бөтен документны җентекләп тикшерәбез. Бөтен заявкаларны да кабул итмибез. Хәтта продукция атамасы аркасында да кире борган очраклар булды. Мәсәлән, бер оешма «Брызги шампанского» дигән исем астында хәләл кондитер эшләнмәләре чыгарырга теләгән иде. Әлбәттә инде, аның заявкасын кабул итмәдек. Әгәр документлар буенча сораулар тумаса, оешма белән килешү төзибез. Һәм, аерым бер көн билгеләп, инде урынга барып тикшерәбез. Безнең комитет шәригать кануннары үтәлешен тикшерә, «Тест-Татарстан» – сыйфат һәм куркынычсызлык ягын. Ике оешма бергәләп тикшерү Русиядә Татарстанда гына бар.

Җитештерү оешмасында бөтен шартлар да туры килә икән, акт төзелә. Ул «Хәләл» стандарты комитетының шәригать бүлегенә тапшырыла, анда тагын бер тапкыр тикшерелә. Шуннан соң документлар җитәкчегә тапшырыла. Бөтен стандартларга да туры килсә, безнең комитет җитештерү оешмасына – шәһадәтнамә, ә «Тест-Татарстан» хәләл сертификаты бирә. Шулай ук «хәләл» тамгасын кулланырга рөхсәт кәгазе бирәбез.

Сертификатлаштыруның бәясе продукциянең катлаулылыгына карап билгеләнә. «Хәләл» комитеты бизнес эшли торган оешма түгел. Бәяләр чыгымнарга карап исәпләнә. Мәсәлән, «Челны-мясо» оешмасының сертификат бәясе Татарстандагы уртача хезмәт хакы бәясеннән артык түгел иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии