Сиңа гына әйтер сүзләрем бар

Сиңа гына әйтер сүзләрем бар

Элекке заманнарда бер кеше яшәгән. Аның бер бик уңган колы бар икән. Ләкин колның җитешсезлеге булган – нинди генә каза килсә дә, ул: «Аллаһы Тәгалә безгә шулай хәерле кылды», – дип язмышы белән килешә икән. Хуҗасы исә моңа гел ачуланган.

Шулай бервакыт бу адәмгә ерак сәфәргә чыгарга туры килә, ул үзе белән колын да ала. Көннәрнең берендә болар кичен кое янында ялга туктый, учак ягып, ризык әзерли башлыйлар. Кол чыбык-чабык ташый, хуҗасы балта белән чабып тора. Кинәт хуҗа кеше ялгыш селтәнеп баш бармагын чабып өзә. Аның авыртудан кычкыруына кол йөгереп килә һәм хуҗасының нинди казага тарганын күреп, яраткан сүзләрен әйтеп куя: «Аллаһы Тәгалә сезнең өчен шулай хәерле кылды». Моңа хуҗаның бик нык ачуы чыга, колын эт итеп сүгеп ата: «Мин бармакны чабып өздем, сызлавына чыдар хәлем юк, ә син «хәерле кылды» дисең! Бармаксыз калуымның нинди хәере булсын?!» Хуҗа шулкадәр ачулана ки, колын коега тотып ата да, сәфәрен үзе генә дәвам итә. Кол коега төшеп барганда да яраткан сүзләрен кабатлый: «Аллаһы Тәгалә минем өчен шулай хәерле кылды».

Бу кешенең барыр юлы кеше ашаучы кыргый кабиләләр җире аша уза икән. Кыргыйлар моны тотып ала һәм үз потларына (аллаларына) корбан итеп чалырга, ә итен йола кушканча үзләре ашарга ниятлиләр. Тегеләрнең шаманнары чыгып дөңгерләрен, барабаннарын кагып, үзләренчә дога укып җибәрә. Икенчеләре корбанны чалырга әзерли башлый, учак ягып җибәрә. Кинәт берсенең корбанга чалынасы кешенең бәйләнгән кулына күзе төшә. Бу хакта шаманга хәбәр итәләр, ә ул бәйләүне чишеп карый һәм аның кулында баш бармагы юклыгын күрә. Аларның кануны буенча, аллага җитешсез кеше багышлап чалырга ярамый икән. Шунда ук учакны сүндерәләр, тоткынның кул-аягын чишеп иреккә җибәрәләр дә таралышалар.

Бу кеше үзен бәйләгән бауларны эләктерә дә килгән юлыннан кире чаба. Нияте – колын коедан коткару. Ул әйткән сүзләр дөрес икән бит – бармаксыз калуын да Аллаһ аның өчен хәерле кылган булып чыкты.

Коены эзләп табып, колын тартып чыгара, булган хәлне сөйләп бирә. «Ярар, Аллаһы Тәгалә миңа, чынлап та, хәерле каза бирде, шуның аркасында кыргыйларның потларына корбан итеп чалынмый исән калдым. Ә сиңа Аллаһы Тәгалә нәрсәне хәерле кылды соң? Ике көн буе коеның салкын суында ач килеш катып утырдың», – ди хуҗа. «Миңа да Аллаһ хәерле каза бирде. Әгәр, хуҗам, сез мине коега атмыйча, юлыбызны бергә дәвам иткән булсак, кыргыйлар мине корбан итәр һәм мәҗлесендә тотып ашар иде. Минем бит бар әгъзаларым да төзек. Ә болай ике көн коеда гына утырып котылдым», – ди кол.

Шуннан бирле хуҗа колның «Аллаһ безгә шулай хәерле кылды» дигән сүзләренә бер дә ачуланмый башлаган. Чөнки нәрсәнең үзе өчен файдалы, ә нәрсә зыянлы икәнен үз җилкәсендә татыган. Без бит каза килсә, кайгырабыз, ә Аллаһы Тәгаләнең шуның аша башка, зуррак бәладән саклавын күз алдына да китермибез.

«Гаилә» региональ Ислам мәдәнияте үзәге имамы Рәис хәзрәт Мөбәрәкшин шушы кыйссаны сөйләгәннән бирле, мин дә дөньяны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәнергә маташам. Нәрсә генә булса да, «хәерле булсын» дип үз-үземне тынычландырам. Менә Илдус Фәизнең булуының да хәерле якларын таба башладым. Әгәр ул – Татарстанда Исламның иң югары мөнбәрен биләүче кеше әйтмәсә, үземнең һәм башка бик күп мөселманнарның ваһһабчы, хисбут-тәхрирче, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары, «национал-сепаратистлар» икәнебезне каян белер идем? Әгәр боерык чыгармаса, «Коръән»нең Кулиев тәрҗемәсенең ТР Диния нәзарәтенең Уставына туры килмәвен дә, Чаллының Тәүбә мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдиннең «гарәп шпионы» икәнен дә белми үлеп китәсе икәнмен. Ә болай Аллаһ хәерле кылды – белемнәрем шактый артты. Әле сез республикабызның иң укымышлы, халыкта ихтирам казанган имамнарының сәләфит вә ваһһабчылар икәнен белгәч ничек сөенүемне күз алдына да китерә алмыйсыздыр!

Иң кызыгы, Илдус Фәиз мөфти булганнан бирле акны – кара, караны ак дип раслау гадәти күренешкә әверелде. Бигрәк тә үзенә каршы чыгучыларны яратмый ул. Әнә бит, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысны яклап җыелган халык бер мизгел эчендә ваһһабчы, национал-сепаратист, хисбуттәхрирче, оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы ише матур ярлыкларга дучар булды. Югыйсә, Рамил хәзрәтне якларга яңа гына намазга баскан, әле кичә генә колхоз фермасында дуңгыз караган абый-апалар да килгән иде. Алар ничек бу дүрт төркемгә эләгә икән? Алар бит үзенең кайсы мәзһәб вәкиле икәнен дә юньләп чамалап бетерми… Бу акны кара дип раслау түгелме? Ә инде кайбер матбугат чаралары, мөфтият тирәсендә буталучы журналистлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рамил хәзрәтне эшендә калдыруын, халык фикеренә колак салуын «ваһһабчыларның җиңүе» буларак бәяләде. Имеш, хөкүмәтнең аларны җиңәргә инде көче җитми. Әле 2013нче елгы Универсиада белән «спекулировать» иттеләр. Имеш, шундый мөһим вакыйгалар алдыннан ваһһабчыларга юл куялар.

Әмма югары даирәләрдә бу бәндәләрнең «мөфтият рупоры»на әверелеп баруын һәм Илдус Фәизнең хөкүмәткә басым ясау коралы буларак куллануын чамалыйлар булса кирәк.

Кайчан карама, мөфти Илдус Фәиз кемне дә булса «дөрес дин тотмауда» «фаш итә». Ул кайчан да булса берәр кешене яклап сүз әйтә микән соң? Әнә, Мәрҗани мәчете имамы, Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин кайчаннан бирле «Мөселман зираты»н яклап шәһәр хакимияте вакилләре белән тартыша. Инде вәзгыять дин белән хакимият арасындагы конфликт дәрәҗәсенә барып җитте, ә мөфти рәсми рәвештә бер сүз әйтми, ризасызлык белдерми. Мансур хәзрәтне яклап «Безнең гәҗит» яза да, мин хакимият даирәләрендә талашып йөрим.

Агымдагы ел башында Әлмәт каласы мөселманнары мөрәҗәгать итте. Баксаң, районның имам-мөхтәсибе Рәфик Хәсәншин мәчеттә җыелган Урта Азия, Кавказ халыкларына бик үк урынлы булмаган сүзләр әйткән һәм аларны татарга каршы куйган. Имеш, Сез мәчеткә күп йөрүегез аркасында, татарлар килми, төрле җирләргә шикаять язалар, дигәнрәк сүзләр ычкындыра ул. Нәтиҗәдә, мәчеттә гауга чыга, тугандаш халыклар аңлатуны таләп итә. Чөнки турыдан-туры булмаса да, аларга мәчеткә йөрмәскә кушылды бит! Ләкин мөхтәсиб хәзрәтләре эшнең тирәнгә китүен аңлап алып, тиз генә чыгып сызу ягын карый. Имеш, сездән мөһимрәк эшләрем дә бар! Имам өчен мәчеткә йөрүче мөэминнәрдән дә мөһим әйбер була микән ул?

Бу гауга икенче көнне дә дәвам итә, «Республика кунаклары» аңлатуны таләп итә, татарларга ачыктан-ачык өнәмәү күрсәтә, эш фетнәгә таба бара. Мөфтинең Әлмәттәге вәкиле булган имам-мөхтәсиб гаебе белән чыккан фетнәне ТР Диния нәзарәте тирәсендә чуалучы матбугат вәкилләре тагын ваһһабчылык белән бәйләп күрсәтергә ашыкты. Янәсе, Әлмәтнең элеккеге ваһһабчы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт яраннары властьне кире үз кулларына алырга тели – «Ваһһабчылар реваншы». Кемнәрдер шушы ялганга, икейөзлелеккә ышанды да булса кирәк. Чынлыкта исә, бу очракта да мөфти һәм ул билгеләгән мөхтәсиб гауга чыгуга юл куйды. Гомумән, ул мөхтәсиб Рәфик Миннәхмәтовтан күп зарланалар, юньле мөфти аны әллә кайчан алмаштырыр, республика мөселманнары арасында тынычлыкны кайгыртыр иде. Илдус Фәиз сүзен сүз итү өчен булса кирәк, бу бәндәне җил-яңгырдан саклап тора. Ул бит мөфти, үзе әйтмешли, безнең «тәкъдиребез»!

«Тәкъдиребез»нең имамнар эшчәнлеген ике төрле стандарт буенча бәяләве дә күренә башлады. Баксаң, мөселман кешесе өчен бер генә партия бар икән – Ислам дине, ә башка партия эшчәнлегендә катнашырга ярамый. Шул ук вакытта мөфти Илдус Фәиз үзе узган сайлаулар вакытында имамнарны «Бердәм Русия» өчен агитацияләп йөрде. Имеш, бу иң шәп партия! Ә бит бу партия властька килгәнче илдә Исламга кара ягу юк иде, әллә мөфти хәтерләмиме?

Ярар, ничек булса да, Әлмәт районының Колшәрип авылы мулласы Илгиз хәзрәт Насыйбуллин, нәкъ менә сәясәттә катнашуы өчен, мөхтәсибәткә чакыртылып, «кызган табада биетелгән». Чөнки ул быелның 4 мартында Җәлил бистәсенең сайлау участокларының берсенә, «Яблоко России» газетасы корреспонденты буларак, күзәтүчелеккә барган.

«Ике-өч сәгать узуга, Әлмәт мәдрәсәсе директоры Энҗе Хәсәншина шалтыратты һәм минем сайлау участогында булу-булмавымны белеште. Чынлап та сайлау участогында икәнемне белгәч, тизрәк китәргә кушты, имеш, үземә үк начар булачак», – дип яза хатында Илгиз хәзрәт. Әле Энҗе ханым бу хәбәрнең ТР Президенты аппаратына барып җитүен дә хәбәр итә. Әйтерсең, анда кайсы авыл мулласының нишләп йөрүен тикшереп тормасалар, башка эшләре юк! Хәер, матбугат битләреннән алдау, күз буяу сәясәте алып барган мөфтиятнең бер вәкиле бераз «шомартып» җибәрсә, ни гаҗәп?! Тик менә мөселман кешегә бераз гына алдашу да килешми шул…

Кыскасы, мөхтәсибәттә Илгиз хәзрәтне «кыздырырга» район хакиме урынбасары, мөхтәсиб Рәфик Миннәхмәтов, ФСБ вәкиле, мәдрәсә директоры Энҗе Хәсәншина җыелышканнар. Менә шунда аңлатканнар да инде «сәясәтче хәзрәт»кә «Ислам партиясен». Гаебен тануын сораганнар. Әйтерсең, РФ гражданының үзенең Конституция биргән хокукларыннан файдалануы зур җинаять! Әлмәт районы өчен, мөфтият өчен җинаять икән, мөхтәсиб хәзрәтләре үзе әйткән. Имеш, бу хакта инде мөфти дә белә һәм имам тәртибен тикшерүне казыяткә үзе куячак! Менә бит ничек – Илдус Фәизгә «Бердәм Русия» өчен йөрергә ярый, ә Илгиз хәзрәткә «Яблоко России» газетасыннан йөрергә ярамый. Әллә бу да мөфтият Уставына туры килмиме? Федераль сак хезмәте вәкиле исә бу уңайдан мөхтәсиб белән киңәшергә кирәк булуын ассызыклый. Тик законлы эштә ни өчен мөхтәсиб белән киңәшү кирәк икән ул? Әгәр алай фикер йөртсәң, һәр мөселман сайлауга барыр алдыннан мулла белән киңәшергә тиеш була түгелме соң? Әгәр татар тормышына дин бу дәрәҗәдә үтеп керсә, мин бик шат булыр идем, ләкин әлегә халкыбызда мондый нык иман күрмим.

Иң кызыгы, Илгиз хәзрәт үз гамәле белән «республиканың бөтен имамнарын кыен хәлгә куйган. Хәзер инде бер генә мулланы да Татарстанда җирле үзидарә депутаты итеп «билгеләмәячәкләр». Чөнки Илгиз Насыйбуллин, Татарстанда бердәнбер депутат-имам икән…

Мин аңлап бетермим: бездә депутатларны халык сайлыймы, әллә хакимият яки мөфтият билгелиме? Ни өчен имамны, депутатны хакимият, мөхтәсибәт һәм ФСБ вәкиле бергәләп җыелып сүгә, казыяттә тәртибен тикшерү белән мөфти исеменнән яный? Әллә без күппартияле демократик илдә яшибез дип ялгышып йөрибезме, янәдән репрессияләр башландымы?

Мөгаен, Илгиз хәзрәтне якын көннәрдә мәчеттән сөрерләр. Әлмәттә инде Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, гарәп илләренә барып уку төшләренә дә кермәгән имамнарны куып бетереп баралар бугай. Иң кызыгы, куылган саен алар миңа мөрәҗәгать итә. Аңлап бетермим: бу республикада кем мөфти? Юк, мин имамнарның мөрәҗәгать итүенә каршы түгел, рәхим итсеннәр. Гомумән, халыкның миңа әйтер сүзе бар икән, рәхмәт ышанычына. Димәк, әлеге мөфтият тирәсендә чуалучы кайбер алдакчы, караны ак итеп күрсәтүче журналистка тиңләмиләр.

Югыйсә, Рамил хәзрәт Юнысны яклаучыларны ничек кенә гаепләмәделәр. Имеш, ул үз-үзен яклауны оештырган, акча түләгән. Юк, андый хәл булмады, минем үтенеч буенча «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган пикетны уздырмауны да сорады әле Рамил хәзрәт. Һәм мин аның үтенечен истә тотып, егетләрнең тыныч кына таралышуын сорадым. Чөнки Илдус Фәиз Рамил хәзрәтнең Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы булып калачагын раслап сүзен әйтте. Тик икенче көнне үк барыбызга да кара якты: ваһһабчылар, хисбуттәхрирчеләр, оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары, «национал-сепаратистлар» ише ярлыклар такты. Матбугатта исә «акча түләнгән», «бабайга 500 сум вәгъдә иткәннәр» ише ялган таратылды. Шул ялган аша мөфтине хөкүмәт алдында акларга тырыштылар. Ләкин алдауга корылган сәясәт озын гомерле булмый ул. Шуңа да мөфтигә киңәшем бар – бу сәясәтне туктатып, республика имамнарын җыеп сөйләшергә, куылган укымышлы муллаларны мөнбәрләргә кире кайтарырга. Бары шул очракта гына җөмһүриятебездә тынычлык вә иминлек булыр.

Шулай ук Татарстан мәдрәсәләренә СНГ илләреннән килүчеләрне алмау хакындагы сүзләрен дә кире алса, шәп булыр иде. Әйе, квота бирергә ярый, әйтик, 30-35 процент чит ил шәкерте, калганнары Татарстанныкылар. Бөтенләй тыю – акылсызлык. Безнең халык элек-электән казах, кыргыз, калмык, башкорт кебек төрки кавемнәрнең укытучысы булган. Бу татарның төрки дөньяда дәрәҗәсен арттыручы фал. Ник аннан баш тартырга? Ник үзебезне үзебез мескенәйтәбез? Дәүләтчелегебез дә булмаган көе дәүләт тоткан халыкларга хәлфә булу үзе үк зур дәрәҗә бит! Тик мөфти Илдус Фәиз моны аңламый бугай. Үз акылыңны бирердәй булырсың, валлаһи!

P.S. Инде ничә тапкыр дин әһелләре турында начар сүз язмаска дип үз-үземә сүз бирәм, барып чыкмый. Чөнки Илдус Фәиз тота да дәшми калмаслык сәбәп бирә. Бәлки, бераз тынычланырсың, хәзрәт, ә? Туйдыра башладың бит…

Аллаһы Раббыбыздан барчабызга да камил акыл сорап,

Искәндәр СИРАҖИ.

Сиңа гына әйтер сүзләрем бар , 4.7 out of 5 based on 14 ratings

Комментарии