- 02.02.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №4 (29 гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
«Авылларның берсендә кырык ел имам булып торучы бер мөрид: «Инде безнең хәзрәт (үзенең шәехе була) мөридләрен Рәсүлүллаһ дәрәҗәсенә җиткерергә тырыша», – дигәненә каршы: «Соң, хәзрәт үзе шул дәрәҗәгә җиткәнме?» – дигәннәр. Мөрид: «Инде үзе әллә кайчан үткән!» – дип җавап биргән. Гомуми аш мәҗлесендә булган бу вакыйга хәбәрен бик аз арадашчы белән генә ишеттек».
Бөек галимебез һәм авылдашым Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең менә шушы язмасын укыгач шаккатып йөргән идем. Баксаң, безнең бик күп хәзрәтләребез шулай ук Пәйгамбәребезне (с.г.в.) күптән «үтеп киткәннәр» икән ләбаса. Шулай икәнен аңлар өчен аерым мисаллар китермичә булмый.
Ел саен үзебезнең Болгарда 15-20 мең мөселманны җыеп, алар алдында Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә белмәгән 3 сәхабә хакында шулчаклы тәмләп сөйлиләр. Имеш, Расүлүллаһ заманында Талха, Әбү Гобәйдә һәм Җәгдә исемдә өч сахабә килгәннәр. Боларның кәрамәтләре сәбәбеннән, хан кызы Туйбикә авыруыннан терелгән. Бөек өч сәхабә Болгарда озак вакыт яшәгәннәр, аннан соң ике сахабә янә Мәдинәгә кайтып киткәннәр һәм берсе Туйбикәгә никахланып Болгарда калган, дип күз дә йоммыйча сөйлиләр. Ничек була соң инде: хан үзе Биләрдә яшәгән, ә кызын өеннән куып чыгарып Болгар авылында яшәргә җибәргәнме? Ханнар бит инде үз илләренең башкаласында яшиләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә белмәгән сәхабәләр турында шулай ачык сөйләү, хәзерге имам, шәех вә мөфтиләрнең Пәйгамбәребезне (с.г.в.) «үтеп китү»гә дәлиле булып тора түгелме?
Ярый, сәхабәләр Болгарга килгәннәр, дип фараз кылыйк. Ислам тарихыннан билгеле булганча, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) соң сәхабәләр белән аралашып яшәгән мөселманнарны «табигыйннар», дип атаганнар һәм меңнәрчә табигыйннарның исемнәре тарихка мәгълүм. Алай гына түгел, шул табигыйннарны күрү бәхетенә ирешкән яшьрәк буыннарны «табга-табигыйннар», дип атаганнар һәм аларның да бик күпләренең исемнәре тарихка кереп калганнар. Шулай булгач, Болгарда булган сәхабәләрне күрүчеләр дә табигыйннар була бит инде. Ким дигәндә бер йөзләп Болгар табигыйннарының исемнәре тарихта мәгълүм булырга тиеш. Кайда соң ул табигыйннарның исемнәре? Ә хан кызы Туйбикә белән никахлашкан сәхабәнең балалары кайда, ни өчен аларның балалары хакында тарих бер сүз дә дәшми? Берсенең дә исеме юк, димәк – сәхабәләр дә булмаганнар.
Югыйсә «Шура» журналында бу турыда болай язган иделәр: «Болгарга сахабәләр килүнең асылы булмаса кирәк, әсхаб гасырында Болгар илә Хиҗаз арасында кафилә (караван) йөрдеге хакында ишарә юк һәм гомумән Болгар исеме бер җирдә дә очрамый, бәлки уртада румиләр илә иранлылар торып болар мөселманнарга дошман булдыклардан «Мәдинәдән» Болгарга сәфәр итмәк мөшкел (авыр) эш иде. Бу бер, икенче бик җүзьи (вак) шәйләргә (әйберләргә) озын сәнәдләр китереп язучы Табари һәм һәрнәрсәне ихътисар (кыскача гына сөйләү) гына сөйләү итеп отучы Ак-күл һәм ибн әл-Әсир һәм ибн Халдун вә Әбүл-Фидалар мондый олуг вакыйга булдыгында ишарә итмичә үтәрлар идеме? Әлбәттә, бу турыда мәглүмать бирерләр иде. Билгеле сахабәләр сөйләнгән җирләрдә «Әл-истигаб», «Усдуль-Габа», «Исаба»ларда берәр сүз күрелер иде». (Автор: Ризаэтдин Фәхретдин «Шура» журналы, 1912 ел, №16.)
Бу хакта тагын бер чыганакка тукталып китмичә ярамас.
«В достоверных книгах нет решительно никакого указания, даже намека на то, что булгары стали мусульманами во время многоуважаемого Пророка или его асхабов. При жизни Пророка мусульманство было распространено только лишь в Хиджазе, Сирии и Йемене: даже при жизни его асхабов не было никаких сношений мусульман со здешней страною». («Шигабутдин Марджани», Казань, Татарское книжное издательство, 2005 г., 145 стр. Труды 4 археологического съезда в России, Казань, 1884. – Т. 1, отд. 2. С. 42).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) 633нче елда вафат була. 922нче елны Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелек тә Болгарга түгел, ә Башкалага – Биләр каласына килә (Болгар әле ул вакытта да шәһәр булып төзелмәгән була) һәм шунда – Биләр каласында безнең бабаларыбыз рәсми төстә исламны үзләренең дәүләт дине буларак раслыйлар. Ничек итеп, каян алып, нинди дәлилләргә таянып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында сәхабәләр килгәннәр, дип сөйләп була соң? Әллә соң ул сәхабәләр «самоволка»га чыгып киткән булдылармы икән? Бу уйдырма, «Кутузов Бөек Ватан сугышында Гитлерның армиясен тармар иткән», дип сөйләгән укучыны хәтерләтә түгелме?
Инде килеп Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килгән «Рабигул әүвәл» аенда «Мәүлид бәйрәме» уздырулар да, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) «узып китү»гә тагын бер дәлил булып тора. Ник дигәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе болай дигән иде: «Христианнар Мәрйәм улын чөйгән кебек мине чөймәгез, Аллаһның колы вә аның илчесе дип әйтегез!» (Сахих Бохари)
Әлбәттә, инде Пәйгамбәребезне (с.г.в.) «узып китеп» күп белүче шул ук имам-шәех-мөфтиләребез мөселманнарга бәйрәм өстенә бәйрәм оештырып, Иблисне шатландырып үз уйдырмаларын гамәли мәйданга куеп киләләр. Югыйсә, Аллаһы Тәгалә безгә ике бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаетләре һәм алардан да дәрәҗәлерәк Җомга көнен бирде. Исламда башка бәйрәмнәр юк һәм була да алмый. Әмма безнекеләр Пәйгамбәрне (с.г.в.) генә түгел, Аллаһы Тәгаләне дә уздырып «күп белә» башладылар.
Әле Татарстанны Мәскәүгә «Ваһһабчылар оясы» итеп күрсәтергә тырышулары белән дан казанган, Коръәннең Кулиев авторлыгындагы иң уңышлы тәфсирен тыюны үтенеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүче Фәрит Салман исемле адәм баласы «Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында болай ди: «Гыйлем ияләре һәм хәзрәтләребезнең, Мәүлид көне, Мәүлид кичәсе Кадер киченнән дә олырак булыр дип әйткән фикерләре бар. Шуңа күрә, әлбәттә, Мәүлид шәрифне үткәрергә ярамый дигән сүз хаталы, ялгыш, шундый сүзне сөйләүчеләр, шәт иншәАллаһ, Мәүлиднең мәгънәсен аңлап, иншәАллаһ, тәүбә кылып безнең сафларга килеп керерләр, дигән өметебез бар» («Татарстан хәбәрләре», 13 гыйнвар). Бу сүзләрне ислам дине яссылыгында тәрҗемә итеп: «Хәзергә әле Аллаһы Тәгаләнең Коръәне һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен тотучылар да бар, алар да иманнан баш тартып, иншәАллаһ, безнең сафларга килеп керерләр, дигән өметебез бар», – дип аңларга кирәктер инде. Чөнки, бу егет инде Аллаһы Тәгаләдән дә күбрәк белә булып чыкты. Аллаһы Тәгалә безгә: «Кадер киче мең айдан да хәерлерәк» (97. 3), дип вәгъдә итә, ә Фәрит Салман бидгать гамәл булып килеп кергән Мәүлид бәйрәмен Кадер киченнән дә хәерлерәк, дип вәгъдә итеп тора. Шулай Аллаһы Тәгаләдән дә «күбрәк белгәнгәдер» инде Коръән тәфсирен экстремистик китаплар исемлегенә керттерү ягын карагандыр.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Килер шундый чор, өммәтем бидгать гамәлләргә батып, диннән язып бетәр, меңләп, аннан да артык кешеләр тезелеп намаз укырлар, араларында бер генә мөселман да булмас», диелә. Кызганыч ки, без шушы чорда яшибез булса кирәк. Икенче бер хәдистә: «Әбу Хөрәйрәдән (р.А.г.) риваять ителә: «Бервакытны Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Кыямәт көне шул вакытка чаклы килмәячәк, кайчан минем өммәтем вәкилләре үкчәгә – үкчә, терсәккә терсәк үзләренә чаклы булган кавем артыннан иярми торып». Кешеләр сорадылар: «Әй Аллаһының илчесе, алар фарсылар һәм византиялеләрме?» Пәйгамбәр (с.г.в.): «Алардан башка тагын кем булсын инде?» (Бохари) Әйе, фарсылар белән византиялеләргә Коръән дә, Сөннәт тә кирәк булмаган, аларга иярүчеләр дә Коръән белән Сөннәтне санга сугып тормыйлар, үзләре «күп беләләр».
Ислам динен чәнчеп, мыскыл итеп язган мәкаләләр бөтен дөньяга таралып тора, мөселманнар – террорчылар, дип төрле яктан лаф орып сөйләп торалар, кайсы имам-шәех-мөфти шуларга каршы чыкты, яисә җавап язды? Йөзләгән имам-мөфтиләр, Уфага килгәч: «Без һәлак булганнарга дога кылабыз, безгә бер минут тынлыкка торып басу харам», дип әйтәсе урынга, «чукыну» урынына коммунистлар тарафыннан алыштырылган «бер минут тынлык»ка берсүзсез торып бастылар.
Үз вакытында Ризаэддин хәзрәтләре дә ачынып: «Сөннәткә күндерү, бидгатьләрдән биздерү хакында башлап иҗтиһад кылу имамнарга тиеш вазыйфа булса да, дин голәмәсе урынында булган имамнарыбызның наданнарны бидгать ягына өстерәп барулары бик кызганыч хәлдер. Мулланың һәр сүзен шәригать дип санаган бичара халык, каберләргә корбан чалу вә башка шундый сөннәткә каршы булган эшләрне, дини гыйбадәт, саваплы бер гамәл дип кылып, дин юлыннан чыкканын сизми. Никадәр бозык эшләр! Расүлүллаһның өммәтен, аның юлыннан яздырырга керешү, яки дәшми тору, сөннәткә каршы булган бу эшләргә күз йому – гафу ителмәслек җинаять булса кирәк. Аллаһ хәлләребезне төзәтсен! Шуңа күрә Расүлүллаһ: «Явыз галим берлә надан габид өммәтем эчендә иң зарарлы кешеләр», «Явыз галимнең зарары Дәҗҗал зарарыннан да артык», – димештер».
Ислам дөньясы өчен котылу юлы бер генә, аның тармагы, фәләне дә юк. Ул исә – сәләф гакыйдәсен вә әсхаб һәм тәбигыйн вә шуларга гасырдаш галимнәр кабул иткән юнәлешне сайлаудан гыйбарәттер. Сәләф гасырында булмаган гакыйдә вә гамәлләрдән, тарикат вә юллардан тузан кадәр генә булса да файда булыр дип белмимез.
Расулуллаһ хәзрәтләре үзе дә: «Ий Раббым! Минем каберемне потханә кылма!» дип дога кыладыр иде», дип язган иде.
Безнең хәзерге Аллаһы Тәгаләдән дә, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) дә артык «күп белгән» имам-мөфтиләребез бер 30-40 елдан, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) бик каты хөрмәт итеп, сурәт-рәсемнәрен ясатып почмакка элдереп куймаслар, дип ышанып әйтеп булмый. Әй Раббым, Үзең саклый күр.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Комментарии