«Мәчеткә йөрүчеләр арту белән, эчүчеләр саны кими барыр»

«Мәчеткә йөрүчеләр арту белән, эчүчеләр саны кими барыр»

– Абый, маскагызны салыгыз. Без чирле түгел.

– Эш сездә түгел, миндә. Салсам, сезгә суларга авыр булачак, – диде дә, маскасын төшерде ир. Машина салонына хәмер исе таралды. – Гаеп итмәгез инде, кызым бәби алып кайтты. Шуңа бераз бәйрәм иткән идек.

– Гафуны бездән түгел, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, абый. Ул – хөкем итүче. Ул сезне иманга китереп, туры юл күрсәтер, иншәаллаһ.

– Туры юлларны күп күрдек инде без.

– Ник алай дисез?

– Сугышта булган кеше мин. Аллаһ хакы дип бик күп иптәшләремне суйдылар. Синең Аллаһың шундый туры юлга кертәме?

– Тәүбә диегез... Аллаһы Тәгалә хакына дип кеше үтерүчеләр – ислам динендәгеләр түгел. Чын мөэмин, мөэминәләр андый юлга да бармас, хәмер дә эчмәс...

Попутка дигәннәре кем белән генә очраштырмый да, нинди генә вакыйгаларга юлыктырмый икән. Менә бу сөйләшү дә күптән хәтеремә уелып калган иде. Йөзгә 50-55 яшькә күренгән ир-атның руль артына утырган 35-40 яшьләрдәге ир белән ярсынып бәхәсләшүе күңелгә бераз курку да салган иде хәтта. Әмма руль артында элек имам ролен үтәгән хәзрәт булуы ачыклангач, эчемә җылы керде. Андыйлардан яхшылыктан кала башкасын көтмибез бит. Менә исерек ирнең әйткәннәре генә башыма ирек бирми. Үзенең гаиләсе дә бар, оныгы да туган, өс-башы да яхшы, тик нигәдер исерткеч эчемлекләр белән дус. Шатлыктан – хәмер, ә кайгыдан – шулай ук хәмер. Эчкечегә дәва бармы? Шул сорауга җавап эзләп «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, эчкечелек нинди кешеләрне юлдаш итә дип уйлыйсыз?

– Исерткеч эчемлекләр куллану – зур гөнаһ. Әмма дөньяда аның хәрәм икәнен белә торып та, бу начар шөгыльдән баш тартмаучылар байтак. Ул кемнәрне юлдаш итәме? Беренчедән, дине сай кешеләрне. Мондыйлар хәмер куллануның гөнаһ икәнен белмиләр, аны хәрәмгә санамыйлар. Икенчедән, артык ышанучы кешеләрне. Болары исә – псевдотабибларны тыңлаучылар. Табибларның: «хәмернең файдасы бар», – дигәннәренә колак сала алар. Балачактан ук динсез гаиләдә тәрбияләнгән, шундый хәрәмле яшәү рәвешен күреп үскән кеше хәмерне үз алдына үрнәк итеп алачак. Кайгыдан онытылыр өчен бары тик бер чара – хәмер булса, шатлык килгәндә бәйрәм итү чарасы да хәмер булыр. «Бәкара» сүрәсендә «Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорасалар, әйт: «Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак» диелгән.

– Ни өчен эчүчеләр һаман да бетми?

– Аллаһка шөкер, узган еллар белән чагыштырганда, хәзер эчүче кешеләр саны кими бара. Хәләл туйлар, хәләл мәҗлесләр үткәрелү дә – моның ачык мисалы. Аларның саны кими, әмма эчүчелек проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Кеше үзенә-үзе «рөхсәт» бирә, шуңа күрә аларның саны бетми. Мәчеттә кеше күбәю белән шушы чир бетә барыр. Коръәни Кәримдә: «Әй, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләрнең, отыш уеннарының һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү – Аллаһтан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлау-багучылык эшләре – хәрәмдер, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер. Һәлак булудан котылу өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз – өстенлек табарсыз», – диелгән.

– Бүген эчүчелектә, тәмәке тартуда хатын-кызлар да калышмый. Моның сәбәбе нидә икән?

– Моның төп сәбәбе – тигезлек. Илдә, дөньяда, гаиләдә, мөнәсәбәтләрдә тигезлек урнаштырабыз дип, хатын-кыздан көчле зат ясадык. Гүзәл затларыбызга ирек бирәбез дип, аларны асфальт салырга, басу-кырда иген урырга, йөк ташырга чыгарып җибәрдек. Бары ир-атлар гына эшләргә тиешле авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төште. Ә алар, үз чиратында, иремнән калышмыйм әле дип, барысын да үтәп килә бирә. Эчү белән дә шул ук хәл. Иргә мөмкин булган әйбер, хатын-кызга да мөмкин дигән шигарь астында эш итәләр. Тик эчкече хатын-кыздан да яманрак кеше юк. Авызына бер тамчы эләксә, аны туктату бик авыр.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында эчүчелек булганмы? Гомумән, хәдис-шәрифләрендә Рәсүлебез (с.г.в.) бу хакта ни әйткән?

– Әйе, Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында да булган. Исерткеч эчемлекне гарәпләр уйлап чыгарган. Коръән аятләрендә дә бу хакта бәян ителә. Аллаһы Тәгалә: «Хөрмә вә йөзем агачларының җимешләреннән эчке вә гүзәл ризык ясарсыз…», – дигән. Бу аять белән Аллаһы Тәгалә, төрле җимешләрнең суын сыгып, алардан файдалы ризыклар вә эчемлекләр ясарга өнди. Ләкин адәм баласы күп кенә очракларда үзенә башка юл таба. Бу аять иңдерелгән вакытта аракы хәрәм кылынмаган була. Шуның өчен дә, хөрмә вә йөземгә исертә торган нәрсәләр катыштырып, кешеләр дин ягыннан дөрес дип саналмаган исерткеч эчемлекләр ясый торган булганнар. Бу хәл Пәйгамбәребез (с.г.в.) вә кайбер мөселманнарны уйга салган. Хиҗрәттән соң бу хәл Мәдинәдә дә дәвам иткән. Кешеләр күпләп эчкәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә аларга берни әйтми торган булган. Бераз вакыттан соң, Шәүвәл аенда икенче аять иңдерелгән: «Синнән аракы вә отыш уены турысында сорашырбыз. Син бу сораучыларга әйт: «Боларда зур гөнаһлар һәм дә кешеләр өчен кайбер файдалар бар. Ләкин гөнаһы файдасыннан зуррактыр…». Бу кешеләрне аракыдан тыючы беренче аять булган. Шушы аять төшерелгәч, кайбер мөселманнар, гөнаһы файдасыннан күбрәк дип, аракы эчүне ташлаганнар. Бераздан соң Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иптәшләреннән Абдуррахман бин Авф бер мәҗлес җыйган. Өстәлгә аракы да куелган. Кунаклар шактый гына исергәннәр. Шул хәллләрендә ахшам намазын укырга керешкәннәр. Имам булган кеше исереклек белән «Кафирин» сүрәсендә саташкан. Бу вакыйгадан соң яңа аять төшерелгән. Анда шушы рәвешчә боерылган: «Әй, мөэминнәр, ни әйткәнегезне белмәгән кадәр исерек булган хәлдә намаз укымагыз…». Аллаһы Тәгалә мөселманнарга бу аятьләрне төшереп, аракы эчүнең дөрес эш түгеллеген белдерткән. Бу икенче аятьтән соң да бик күп мөселман аракы эчүен ташлаган. Ислам тарихчылары язганча, Мәдинә урамнарында аракы су шикелле аккан. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул вакытта шулай дип боерган: «Кешене исертә торган һәрнәрсәдән сезне тыямын. Күп булса да, аз булса да, кешене исертә торган нәрсәләр хәрәмдер». Ягъни ул чакта кеше күктән иңдерелгән сүзләрне колакларына яхшылап киртләп куйган. «Ярамый» дигән сүзне бер тапкыр ишеткәч тә, начар гадәтләре белән тиз арада саубуллашканнар. Моннан тыш Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр». Ягъни, Пәйгамбәребез әткәнчә, һәртөрле усаллык вә начарлык аракыдан туа. Чыннан да дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллык исерек кешеләр тарафыннан кылына. Юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар, әхлаксызлыкларның күбесе исерек кеше тарафыннан эшләнә.

– Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми дигән әйтем бар халыкта. Яшь чактан ук эчкән кешене «Аллаһы Тәгалә тыйган бит хәмерне» дип кенә туры юлга бастыру мөмкинме?

– Моның барысы да дини тәрбия җитмәвеннән. Элек мәчетләр булмаган заманда да намазын укыганнар, шөкер кыла белгәннәр. Ә хәзер, киресенчә. Әмма соңгы арада мәчеткә йөрүчеләр арасында яшь буын вәкилләре күбәя – монысы шатландыра да. Элеккеге чор белән чагыштырганда башын ташлап эчүчеләр юк диярлек. Шуңа да Аллаһының рәхмәте белән һәркем туры юлга басып, иманга килер дигән теләктә калыйк.

– Хәзер туган көнгә, туйга кыйммәтле исерткеч эчемлекләр бүләк итү модага керде. Аны бүләк итү гөнаһмы?

– Исламда мөселманнарга хәмер бүләк итү – тыелган гамәл. Бүләккә хәмерне кабул итеп алу да гөнаһтан саналыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) бер кеше зур савыт белән шәраб китергәннәр. Ул: «Аллаһы Тәгалә шәрабны тыйды», – дип җавап кайтарган. Кеше: «Шәрабны сатарга буламы?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы шәрабны хәрам кылды һәм сатуны да тыйды», – дигән. Шуннан соң адәм баласы нишләргә белмичә: «Алайса нишләтергә?» – дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җиргә түк», – дип җаваплаган.

БЕЛЕП ТОР!

Элек эчеп үлгән мөселманнарга җеназа намазы укымаганнар. Дини риваятьләргә ышансак, эчкечегә сәлам бирү дә хупланмаган. Бу турыда мондый хәдис тә яши: «Кыямәт көнендә аракы эчүчене китерерләр. Аның йөзе кара, ике күзе зәңгәр, теле асылынган, күкрәгенә селәгәе агып торган хәлдә булыр. Аны күргән бөтен кеше исенең сасылыгыннан җирәнер. Хәмер эчүчеләргә сәлам бирмәгез һәм аларга сәлам дә кайтармагыз. Әгәр үлсәләр, алар өчен җеназа намазы да укымагыз».

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии