Яхшыны яман күрсәтү

Яхшыны яман күрсәтү

Элегрәк елларда берәр яхшы күңелле, үзенең милләте, теле өчен җан атып йөргән мәрхәмәтле һәм милләтпәрвәр кеше булса, аңа – милләтче дигән ярлык тагалар иде. Мондый ярлык тагылган кешене без иң яман һәм әшәке кеше итеп күз алдына китереп үстек. Бүген инде тагын ике сүз белән мөселманнарыбызга ваһһаби һәм сәләфи ярлыгы тагып, бу сүзләрне инде террор белән бәйләп йөртәләр. Ә без инде үз чиратыбызда, шул ярлык тагучыларга ияреп, нәрсә турында сүз барганын да аңламаган килеш, үзебезнең мөселман туганнарыбызны рәнҗетүдән дә курыкмыйбыз. Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем, шушы өч сүзгә ачыклык кертеп, аңлатып китәсем килә.

Моннан төгәл 10 ел элек «Шәһри Казан» газетасында, 2003нче елның 10нчы октябрь санында «Милләтче… һәм электр чыбыгы» исемле мәкаләмдә милләтченең кемлеген аңлатып язган идем. Кабатлану булса да, монда да әйтеп китми булмый. Милләтче ул – үз милләтен дөньядагы башка милләтләр белән тигез, бер дәрәҗәдә күрергә омтылучы, балаларын үз телендә укытып, үз телендә һәм гореф-гадәтләрендә тәрбия кылырга омтылган кеше. Мин фәкыйрегез шулай уйлый. Ә 2005нче елда «Матбугат йорты» нәшриятында басылып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «Милләтче – милли азатлык хәрәкәтен яклаучы, шул хәрәкәттә катнашучы; милли азатлык яклы кеше» дип аңлатыла. Бу сүзлектә дә милләтчене террор белән бәйләп аңлатмаганнар. Хәтта Ленин үзенең «Национализация и автономизация республик» дип исемләнгән хезмәтендә: «Если у человека нет национальной гордости, он никогда не станет патриотм своей Родины», – дигән иде. Әйе, Ленин дөрес әйткән, халыкларның күңеленә милләтчелекне бер явызлык итеп сеңдереп, кешеләрдә милли горурлык хисләрен үтереп бетерделәр дә, хәзер ялган ватанпәрвәрлек (патриотизм) таләп итмәкче булалар. Имеш, безнең яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисләре юк, аны ниндидер тузга язмаган гамәлләр белән махсус булдыру турында хыялланалар. Ә чынлыкта милли хис тә, ватанпәрвәрлек тә кешегә ана сөте белән бирелергә тиеш. Ә аның өчен күпмилләтле илдә һәр милләт вәкиленә үз телендә белем алып, үзенең гореф-гадәтләрендә тәрбия алып, үзенең мәдәниятен саклап калырга мөмкинлек тудырып кына ирешеп була. Ә инде мөселман халкына, бу очракта без – татарларга әле, ислам динен дөрес аңлап, шәригать кануннарын үтәп яшәргә мөмкинлек булу да килеп өстәлә.

Кызганычка, без – татарларда ислам диненең нинди дин икәнен, аның тарихын, шәригать кануннарын дөрес аңламау сәбәпле, кемнәрнеңдер безнең мөселман туганнарыбызга берни аңламыйча тагылган ваһһаби ярлыгын үзебез дә киң кулланабыз. Берәр гыйлемле мөселман кешесе икенче берәүгә дөрес итеп ислам динен аңлата башласа, ашыга-ашыга: «Син ваһһаби икәнсең», – дип, аның авызын ябарга тырышабыз.

Кем соң ул Мөхәммәд бине Габделваһһаб? Шулчаклы начар кеше яисә террорчы булганмы соң ул? Моңа ачыклык кертер өчен, мин әлбәттә, үзебезнең мәшһүр галимнәребезгә мөрәҗәгать итәм.

Мөхәммәд бин Габделваһһаб 1700нче еллар тирәсендә Нәҗедтә, мәдәният дөньясының бозыклыкларыннан ерак булган Гарәбстан чүлендә туды. Ул башкалардан аерылмый торган, гади генә, дөнья белән иркәләнүдән һәм наздан азат булган гаилә баласы иде. Гакыйдәсе, тормышы азмы-күпме чиста булган бәдәвият дөньясында үсте. Гыйлем юлында, әдәб юлында тәрбияләнеп; бөек теләк белән гыйлем эстәү юлларында йөреп, иҗтиһад (гыйлем юлында бөеклеккә ирешеп, галимнең диндә үз карашын белдерә алуы) дәрәҗәләренә дә иреште. Мәдәният дөньясының куәтләреннән тәмам мәхрүм булган ислам дөньясы ул чакта һәр яктан: дөнья ягыннан да, дин ягыннан да, рухи яктан да артта калган иде. Ислам милләтләрен хәят юлларына, һидәят юлларына чакыру азаны белән, исламны бидгатьләрдән, ялган гакыйдәләрдән пакьлау нияте белән, Мөхәммәд бин Габделваһһаб хәзрәтләре җиһад юлларына алынып, гыйлем бирү вазифаларын, өйрәтү һәм аңлату вазифаларын көчле бер иман белән, шундый бер вакытта башлап җибәргән иде.

Мөхәммәд ибн Габделваһһаб хәзрәтләре көчле газимәт (омтылыш) белән тырышлык күрсәтеп, Гарәбстанны иңләп-буйлап гизеп чыкты. Аның иҗтиһады (тырышлыгы) кыска вакыт эчендә бөек нәтиҗәләр бирде, ул әйдәгән юл Гарәбстанда таралып, кабул итеп алынды. Соңрак шушы юл Сәгуд кабиләсенең рәисе, бөтен Нәҗеднең бөек хакиме булган Габдулла ибн Сәгудны да үзенә җәлеп итте. Рухи көче өстенә бөек куәт иясе дә булды.

(Муса Бигиев «Гасрый мөселманлык», – 1925. № 7. – 157-160 бб.)

«Ваһһаби сүзе безнең гасырда бер өлеш руханиларыбыз өчен «юнәлтү» коралы булды. Халыкларны шушы сүз белән тәрбия кылалар. Ләкин ваһһабилыкны тикшерү боларның башларына да керми. Башларына кергән сурәттә дә объектив бер юл сайлаячаклары шөбһәле».

«Ваһһабилар» дип XII йөз башында Ямән илендә «Ваһһаби җәмгыятенең» нигез салучысы булган шәех Мөхәммәд ибн Габделваһһаб ибн Сөләйман әл-Нәҗди әт-Тәмим әл-Хәмбәли исемле кешегә иярүче халыкларга әйтелә. Бу кешенең үз исеме Мөхәммәд булганлыктан, аңа иярүчеләрне дә «Мөхәммәдиләр» дип атарга тиешләр иде. Ләкин дошманнары мондый мөбарәк бер исем белән атауны кулай күрмиләр һәм әлеге халыклар Мөхәммәднең атасы булган Габделваһһаб исеме белән атала башлыйлар. Югарыда искә алынган Мөхәммәд ибн Габделваһһаб 1115нче елда дөньяга килеп, озын гомер кичерә һәм 1204нче елда 91 яшендә вафат була. Үз илендә белем алганнан соң, Басра, Хиҗаз (Гарәп ярымутравы районнары), Шәм (Сирия, Иордания җирләре) төбәкләрендә сәяхәт итеп, шул заманның бөек шәхесләреннән саналган кешеләр белән очрашкан һәм аларның күбесеннән гыйлем таратуга таныклык алган. Шуннан соң үз ватаны булган Нәҗедкә (Гарәп ярымутравындагы җирлек) кайтып, ислам динен бидгатьләрдән чистарту өчен бер юнәлеш барлыкка китергән һәм халыкны да шуңа өнди башлаган. Җор телле бер хатыйб һәм гаять кыю бер кеше булганлыктан, аның өйрәтүләре шактый киң тарала… Ваһһабилар, беренчедән, исламның элеккеге хәлендә булган сафлыгын, гадилеген һәм ачыклыгын кире кайтарырга омтылалар, китап вә сөннәт гыйлемнәрен тарату юлында гадәттән тыш тырышлык күрсәтәләр. Икенчедән, алар нәзер, ярдәм сорау, зиярәт өчен сәфәр кылу кебек, бу көндә ислам әһелләре фетнәләнгән һәм бәлаләнгән нәрсәләрне артык инкяр кылып, шушы гамәлләрне кылучыларны көферлеккә чыгаралар. (Ризаэддин Фәхретдин: «Шура» журналы, 1912нче ел. 1нче номер, 30нчы бит.)

Галимнәребезнең менә шушы сүзләреннән ваһһабиларның ниндидер террорчы булмаганнарын, ә бидгать гамәлләргә чумган гарәп халкын Коръән һәм Сөннәт кушканча гамәл кылырга чакырып, зур уңышларга ирешкәннәрен күрәбез һәм аңлыйбыз.

Ни өчен соң бездә һәрвакыт яхшылыкны яман итеп, яман нәрсәләрне яхшы итеп күрсәтергә нык тырышлык куялар? Әлбәттә, бу сорауга җавапны Коръәннән таба алабыз. «Иблис әйтте: «Раббым, мине туры юлыңнан яздырганың өчен, мин адәм балаларының гөнаһлы гамәлләрен гүзәл гамәл итеп күрсәтермен һәм юлыңнан яздырырмын, тугры колларың гына калырлар». (15: 39,40) Аятьтән аңлашыла ки, яманны гүзәл гамәл итеп Иблис күрсәтә икән кешеләргә. Ә алар үз чиратында, Иблис күрсәтмәсе белән, гыйлемле хакыйкый мөселманнарны эзәрлекли башлыйлар.

Ваһһабилар ярлыгы астында бик зур уңышларга ирешә алмагач, инде хәзер сәләфитләр ярлыгы уйлап чыгардылар, әйе, уйлап чыгардылар. Сәләф – гарәпчәдән – борынгы кеше, дип тәрҗемә ителә. Ә инде сәләф сүзен ислам диненә карата куллансак, Пәйгамбәребездән (с.г.в.) соң килгән борынгы кешеләр турында сүз бара, ягъни Пәйгамбәребездән (с.г.в.) соң ике гасыр чамасы булган дәвер – сәләфләр чоры дип атала. Бу чорда мөселманнар ислам динен Расүлебез (с.г.в.) ничек өйрәткән булса, шул рәвешле яңалыклар кертмичә саф килеш саклап, гамәл кылып яшиләр.

Шуның өчен, бүгенге чапан-чалма элеп алган ислам дошманнары – «традицион ислам» тарафдарлары бидгать гамәлләргә каршы чыккан мөселманнарны ваһһабистлар дип атап тәмам арыгач, инде сәләфитләр дип атый башладылар. Югыйсә Расүлебез (с.г.в.): «Бер-берегезгә төрле исемнәр такмагыз», – дип васыять иткән иде.

Әйе, Иблис үзенең Аллаһыга биргән вәгъдәсен яхшы үти, әмма безгә Аллаһы Тәгалә акыл бирде һәм “Иблискә ышанмагыз, ул – сезнең ачык дошманыгыз», – дип, Коръәннең күп аятьләрендә кисәтеп тора. Шуның өчен мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, әгәр берәр кешенең башка бер кешегә «милләтче» яки «ваһһаби» дип әйткәнен ишетәсез икән, алай әйтүче кем булуына карамастан, гади татар кешесеме, намаз әһелеме, имаммы, белегез, ул – Иблис хезмәтчесе, чөнки ул милләтебезнең һәм мөселманнарның Аллаһы юлыннан адашуларын тели. Онытмагыз, Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер-берегезне төрле исемнәр белән атамагыз!» – диде. Безнең бер генә туры юлыбыз бар, ул – төрле …изм, …мизм, …ист, …мистлардан азат булган Коръән һәм Сөннәт юлы. Калган юлларның барысы да Иблис һәм аның хезмәтчеләренең юлы.

Барыбызга да Аллаһы Тәгалә кушканча туганлашып, бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, кяферләр уйлап чыгарган сүзләр белән бер-беребезне рәнҗетмичә, җәннәт әһелләре генә кыла торган изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп булса иде. Амин.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии