Рамазан мәдрәсәсе сабаклары

Рамазан ае, ул ачыгып, сусап кына уздыра торган түгел, ә бик күп фәнне үзләштерергә мөмкинлек ачкан ай. Төрле сыйфатларда осталыкны арттыру, гамәли рәвештә бер ай буе чыныгу өчен, Аллаһы Тәгалә безгә форсат бирә. Әйдәгез, Рамазан мәдрәсәсе ишеген ачып керик!

Рамазан ае безгә биргән иң бөек дәрес – ИМАН дәресе. Аллаһы Тәгаләгә, аның пәйгамбәренә, әмер һәм тыюларына иман китерергә, күрмәгән килеш тә ышанырга өйрәтә безне Рамазан. Безгә әмерләр бирергә хакы булган Раббыбыз барлыгын аңлата. Кешенең аңлашылмаган ысул белән ничектер маймылдан барлыкка килгән түгел, ә хикмәт, кодрәт, гыйлем иясе булган Аллаһы барлыкка китергән бәндә икәненә төшендерә. Шушы хакыйкатькә иман китергәч, ураза тоту табигый эшкә әйләнде. Ураза ул – кеше һәм Аллаһы арасындагы бер сер һәм иманлы кеше генә бу серне саклый. Иманга гына нигезләнеп, без ашау-эчүдән, кеше өчен гаять табигый булган эшләрдән тыелабыз һәм Аллаһының башка әмерләрен дә иманыбызга гына нигезләнеп кабул итәргә өйрәник.

Икенче дәрестә САБЫРЛЫКка өйрәнәбез. Сабыр итеп сәхәргә тору, сабыр итеп ахшамны көтү, сабыр итеп тәравих уку күңелебездә бу сыйфатны ныгыта. Ә сабырлык ул – түзә белү. Тормышыбызда төрле мәшәкатьләргә түзәргә өйрәнү өчен бик яхшы практик дәрес ул Рамазан ае. Ашау-эчүдән, хәләл хатыннан бер ай буе көндезләрен тыелып тора алсак, Аллаһы Тәгалә кушканга күрә алардан читләшсәк, һичшиксез, хәрәм ризыктан да, шәрабтән дә бик җиңел тыела алачакбыз. Сабырлык дәресен үзләштерсәк, әле телебезне дә тыеп калырга өйрәнәчәкбез. Телне сүгенүдән, орыш-талаштан, ялганнан сакларга өйрәнү дә Рамазанның максаты. Пәйгамбәребез дә: “Бәндә уразада ялган сүзне һәм ялган белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһы Тәгаләгә аның ач торуы кирәкми”, – ди бит.

Рамазанда алырга тиешле өченче сабак – РӘХИМЛЕК-МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК сыйфатлары. “Рәхим-шәфкатьле булмаганның үзенә дә рәхимлелек күрсәтелмәс”, диелә хәдистә. Без сәгать сигез тулганда авыз ачып, төрледән-төрле татлы ризык ашарбыз дип өметләнәбез. Кич җиткәч, тәмләп ашыйбыз да, ә мескен-фәкыйрьләрнең сигезе дә, тугызы да тула, төн дә җитә, ләкин тамакларын туйдырырлык ризыклары булмаска да мөмкин. Рамазан безгә алар хәленә керергә, аларга карата рәхимлек хисе тоярга мөмкинчелек бирә һәм шуны гамәлгә ашырып, авыз ачтырырга, фитыр сәдакасы, зәкят бирергә, игелектә ярышырга куша.

Бу изге айда өйрәнергә мөмкин булган янә бер фән – ИЗГЕЛЕК кылу осталыгы. Пәйгамбәребез турында яраннары: “Рамазан аенда Аллаһы илчесе кызу көнне искән салкын җилдән дә юмартрак булды”, – дип сөйли иде. Без дә бу айда башкаларга карата юмарт булырга өйрәник, үзебезне тел белән дә, мал-мөлкәт белән дә изгелек кылырга гадәтләндерик! Һәр иясе үз эшенең бер өлешен бу айда Аллаһы ризалыгы өчен эшләп, изгелек кыла ала.

Тагын да мөһимрәк сабак – БУЙСЫНУ! Бу айда тәнебезнең теләкләренә каршы килеп, нәфесебезне Раббыбызга буйсынырга өйрәтәбез. “” сүзенең мәгънәсе дә шул бит – буйсыну. Аллаһы Тәгалә ашаудан тыйды һәм без тыелдык. Гает җиткәч исә, Ул безгә ашарга әмер итә һәм без янә буйсынабыз. “Җеннәр белән кешеләрне миңа гыйбадәт кылсын өчен генә барлыкка китердем!” – диде Раббыбыз. Аллаһының чын колы булырга өйрәтү иде бу дәреснең максаты. Аны ни дәрәҗәдә үзләштергәнебез киләчәктә күренер. Ураза вакытындагы кебек үк, һәрвакыт Аллаһының ихлас колы булып калырга язсын.

Бу айда тагын бер мөһим сыйфатыбызны тикшереп карау мөмкинчелеге туа. Ул – БЕРДӘМЛЕК сыйфаты. Уразага бердәм керә алдыкмы, тәравихларыбызда, ифтарларда бердәмлегебезгә хилафлык килмиме, аерылмыйча гаеткә килербезме? Уңай җавап булганда гына, “бердәмлектән” бирелгән дип исәпләргә була. Рамазан безгә шушы дәресне дә бирә. Бөтен кеше бердәм булып, Аллаһы кушканын үти һәм бер-берсенә карата җылы туганлык хисен сизә башлый. Һәммә кеше бер үк гыйбадәттә катнашканда, аны үтәү җиңел дә, күңелле дә!

Рамазан мәктәбендә ун көнлек ЗӨҺЕДЛЕК түгәрәге дә эшли. Теләгән кеше ун көн буена, мәчеттә генә яшәп, дөньядан аерылып тора, үзен сыный. Пәйгамбәребез бу түгәрәкне ачып калдырмаган булса, күңелдән дөньяны чыгарып, бар бөтене белән Раббысына гына бирелеп яшәргә мөселман кешесе тагын кайчан өйрәнә алыр иде әле.

Димәк, Рамазан ае өйрәткән дәресләр бик мөһим һәм бик файдалы. Ел саен эшләүче ураза мәдрәсәсе бик дәрәҗәле һәм күп гыйлем бирә. Иманын куәтләргә, Аллаһыга якынаерга, бәхетен арттырырга, кешеләр белән мөгамәләсен яхшыртырга теләгән һәр кеше, бу уку йортына кереп, андагы имтиханнарны яхшы билгеләргә генә тапшырырга тырышырга тиеш. Бу мәдрәсә бик кадерле. Ләкин ул елына бер генә тапкыр ачыла һәм бер айдан соң кабат ябыла. Андагы дәресләр бик кыйммәт. Шуңа күрә без аның кадерен белик һәм алган дәресләрне тормышыбызда кулланыйк.

Фәтыйх ХӘБИБУЛЛИН,

“Рисалә» мәдрәсәсе мөгаллиме,

Түбән Кама шәһәре.

ФИТЫР СӘДАКАСЫ

– Уф, көчкә бөгеләм, корсак тулган… – дип зарланучыларны тәравих намазына килгәч, еш ишетәсең.

Ач торып, ахшам намазын да онытып ашык-пошык ашап, эчне тутырып кую зыянлы, дип табиблар да искәртә. Бу нисбәттән шәһәре һәм үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров та: “Пәйгамбәребез ашказаныгызны 3 өлешкә бүлегез дип кисәтеп куйган. Берсе – ризык өчен, икенчесе – су өчен, калганы һава өчен калсын, дигән. Димәк, без моннан гыйбрәт алырга тиешбез”, – ди. Чынлап та, хөрмә яки берәр татлы җимеш белән авыз ачканнан соң, су яки чәй эчеп куеп, ашыкмый гына намаз укып алсаң, сыеклык организмны чистартып, ашказанын ризык өчен әзерли. Аннан соң да ашыкмый гына ашау киңәш ителә. Иң яхшысы берьюлы түгел, ә акрынлап һәм чамалап ашау.

Фитыр сәдакасы

Уразаның төп шартларының берсе – фитыр сәдакасы. Фитыр сәдакасы зәкяттән санала. Зәкят – «пакьләү» дигән сүз. Ураза тоткан кеше җисмәни рәвештә ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан тыелып тора. Ләкин җан иясен рәнҗетсә, ялган сөйләсә, ягъни гөнаһ кылса, аның уразасы ач торудан гына гыйбарәт булып кала. Шуңа күрә белеп яки белми кылган рухи гөнаһлардан пакьләнү өчен фитыр сәдакасы бирелә. Монда без кимчелекләребезне ярлыкауны сорап кына калмыйбыз, мохтаҗларга бәйрәм ясап, изге гамәл дә кылабыз. Бу гамәлебез шуның белән дә кыйммәтле. Кемнедер куандыру үзе савап бит.

СӘДАКАНЫҢ МИКЪДАРЫ

Фитыр сәдакасы тормышына авырлык китерми торган булса, һәркемнән тиеш. Ир кеше аны үзе һәм сабый балалары өчен дә бирә. Хатыны һәм олы балалары өчен тиеш булмаса да, бирсә ярый.

Фитырның күләменә килгәндә, ул һәрвакыт бодай, арпа, йөзем бәясе белән үлчәнгән. Быел аның күләме кеше башына – 50 сум. “Һәр ир кеше хатын һәм балалары өчен бу акчаны ураза беткәнче бирергә тиеш. Әлеге акчаны яки шул акчага алынган бүләкләрне, һичшиксез, мохтаҗларга бирү зарур”, – ди Казан шәһәре һәм Татарстан үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров.

Ураза тота алмаган кеше исә бер мохтаҗ кешене ашатырга тиеш. Аңа 100 сумга исәпләнгән азык-төлек керә.

Хисабында ирекле рәвештә ел дәвамында 80 мең сум акчасы булган кеше исә зәкят тапшырырга, ягъни аның 2,5%ын мохтаҗларга бирергә тиеш.

“Кайвакыт өлкәннәр, без зәкят түләргә тиеш дип, соңгы акчасын бирмәкче була. Бу бик шатландыра, әлбәттә, әмма ул кирәкле гамәл түгел”, – ди казый.

МӘЧЕТКӘ БИРСӘҢ ЯРЫЙМЫ?

Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Әгәр мәчет шушы эшне үз өстенә алып башкарса, мәчеткә бирергә ярый. Әгәр аны үз кирәк-ярагына яки төзүгә тотса – ярамый. Бу очракта ул фитыр сәдакасы булып саналмый, чөнки әлеге сәдака фәкать мохтаҗлар өчен. Фитыр сәдакасы кемгә тиеш дигәндә, иң элек аңа лаекларны якыннарыңнан эзләргә кирәк. Бәлкем туганнарың, күршеләрең арасында мохтаҗлар бардыр. Тик икенче яктан, Кыш бабай кебек кем эләкте, шуңа «сибү» ярамый. Без бит сәдаканы савап итәргә, Аллаһы ризалыгын алыр өчен бирәбез. Мисал өчен, оятсызлыкның чигенә чыккан, намазга килүчеләргә кулларын сузып сәдака теләнеп утыручы, башка яшьтәшләре намаз укыганда, үзләре ишек төбен саклаган әбиләргә күрәләтә хәер биреп, нинди җимеш көтәсең? Моның савабы нинди, ул мохтаҗмы, ул сәдака акчасын нигә сарыф итә, кебек сораулар бар. Хәер, монысы аның үз эше булса да, тирәбездә лаеклылар җитәрлек.

КАЙЧАН БИРЕРГӘ?

Фитыр сәдакасы Ураза гаете намазы укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Аны Рамазан ае керүгә биреп куярга була. Иң яхшы вакыты бәйрәм намазына барганда тәгаенләнгән кешенең өенә кертеп бирү.

Фитыр сәдакасы вакытында тапшырылмаса, ул кеше өстендә бурыч булып кала һәм ул бурычны кайчан да булса бирергә кирәк. Әгәр берәр сәбәп белән бирми калсаң, безнең мәзһәб галимнәре соңыннан каза кылып бирергә куша.

Игелекле эш күбрәк башкарыйк!

Бүген исламга кайтучылар күп анысы, Аллаһыга мең шөкер. Ләкин динебез турында белмичә эш йөртүче дә арабызда, ай-һай, җитәрлек.

Мөселманнар Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомернең һәр минутының кадерен белеп, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыша.

Кешеләр шулкадәр пычракка батты, ялган юлына басты ки, моны үзләре дә сизмәс дәрәҗәгә җиттеләр хәтта.

Туры юлга кайту, тәүбә итү беркайчан да соң түгел. Бәләкәй бала да бит бер абынып егылгач, икенче юлы моны булдырмас өчен сакланыбрак атларга тырыша.

Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан айларында кылган изге гамәлләрнең савабы бик зур. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу айда бер изгелеккә Аллаһы Тәгалә тарафыннан 100, 1000, 7000, 30000 әҗер-савап бирелер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Рәҗәб белән Рамазан ае арасында Шәгъбән аеның фазыйләтеннән адәмнәр гафилләрдер. Шәгъбән аеның унбишенче кичәсендә барча бәндәләр гамәлен Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр. Шуның өчен Шәгъбән аенда ураза тотармын”, – дигән.

Игелекле эшләр тагын да күбрәк башкарылсын иде, дип теләп калам. Бер көнлек дөнья белән мәңгелекне алыштырмыйк. Әлбәттә, гыйбадәт кенә кылып утырырга димәгән. Ә дөнья эшләрен эшләп, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә кушканнарны да калдырмасак, иншалла, ике дөньябыз да рәхәт булыр.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

Күңелем сыкраганда

Беренче сәхәр

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,

Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.

Яшь бер ана коймак сала майлап кына,

Уята ул балаларын җайлап кына.

– Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,

Изге юлда булсын иде барлык балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар,

Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,

Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,

Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.

Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,

Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,

Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.

Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,

Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии