- 01.06.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №21 (29 май)
- Рубрика: Иманга юл
Яңа мөфти – Камил хәзрәт дин өлкәсенә тынычлык алып килер, төрле ярлыклар тагып ясалма рәвештә бүлгәләнгән мөселманнарны берләштерер дип өметләнгән идем, бу өметләрем аклана башлады. Инде Илдус Фәиз бары тик чит илләрдә укып үзеннән күпкә зуррак белем алганнары өчен генә мәчетләрдән куган имамнарны да мөфтияткә кире җәлеп итә башладылар. Бик хуп, бик мәслихәт эшләр.
Ләкин шул ук вакытта барыбер ниндидер «ясалма оппозиция» саклап торуны аңлап бетерә алмыйм. Чөнки кайбер имамнарны һаман да читкә этәрү бара һәм бу вәзгыятьне Татарстан Диния нәзарәте түгел, югарырак даирәләр алып бара дип аңлыйм. Әйтик, Дин эшләре шурасы булырга мөмкин. Бу оешма һәрдаим динчеләрне күз уңында тотарга тырыша. Тик кызганыч, үстерү, яклау өчен түгел, ә бераз бастырып тору өчен бугай… Югыйсә, иң белемле, дәрәҗәле имамнарыбызны Голәмәләр шурасына кертми калдырып, шактый шикле репутациялеләрне кертү кемгә кирәк булды икән? Минемчә, монда ниндидер мәкерле сәясәт яшеренгән, тынычлыкка омтылганда ясалма читләштерелгән оппозиция калдыру кирәк түгел.
Иншалла, килер бер көн, бу сәясәтнең дә асылын аңлап фаш итәрбез. Әлегә исә шул «оппозициядә» калган имамнарның берсе Гомәр хәзрәт Батырша (Айрат Шакиров) шәхесенә тукталыйм. Шовинистик матбугат аңа нинди генә ярлыклар такмады инде: ул «ваһһабчы» да, «сәләфит» тә, «хисбуттәхрирче» дә, «ихванчы» да булды. Матбугат таккан ярлыкларга карап аны дәүләт органнары, махсус хезмәтләр дә талкып кына тора. Яхшы гына эшләп килгән җиреннән Биектау мәчетеннән җибәрделәр, инде ике ел мөнбәрдән мәхрүм ителгән килеш йөри. Югыйсә, аны гаепләрдәй сәбәп тә юк – алган белеме Кукмара һәм Әлмәт мәдрәсәләрендә генә, чит илләрдә укымады. Ваһһабчы һәм тагын әллә кемнәр була алмый – чөнки милләтче, татар өчен янып-көеп йөрүче ул. Ә бу инде безнең кайбер акыллы башлар уйлап тапкан «традицион Ислам»ның төп өлеше – милли дин… Кайда аның гаебе? Юк!
Әмма безнең илдә «гаепле» булу өчен мөселманлык та җитә. Моннан бер атна элек Гомәр хәзрәтнең тагын бер гаебен тапканнар – хисбуттәхрирчеләргә теләктәшлек белдерә, мәгълүмат чараларына биргән интервьюларында «зыянлы мәгълүмат» бар икән…
– Телефоныма үзен Биектау районы полиция начальнигы урынбасары дип таныштырган берәү шалтыратып Эчке Эшләр бүлегенә килергә кушты. «Повестка белән чакыртыгыз, килермен, ә телефоннан чакыруга гына барып йөрмим», – дидем. «Алайса үзебез киләбез», – ди. Килеп кулыма чираттагы кисәтүне тоттырып киттеләр. Минем әңгәмәләремә кадәр өйрәнгәннәр. Ләкин «зыянлы мәгълүмат» дигәнне нинди экспертиза тапкандыр, белмим. Мин бары тик сорауга үзем уйлаганча җавап кына бирдем. Хәер, мондый прокурор кисәтүләре миндә икәү бар иде инде. Аларында да бармактан суырылган гаепләүләр, экстремистик оешмаларда торуның законсызлыгын искәртү. Әйтерсең, мин нинди дә булса оешмада торам! Әгәр торсам, әллә кайчан сөенә-сөенә утыртып куярлар иде инде, – ди, әле узган җәйне генә бер ай тиктомалдан төрмәдә тотылган имам.
Менә тагын, бөтен Русия имамнары Казанга җыелып бердәмлек хакында сөйләшкән көннәрдә Гомәр хәзрәтнең тагын хокукларын бозарга теләгәннәр.
– 25 май көнне Казан ягыннан Биектауга килеп кенә кердем, ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата: «Синең машинаңны тоткарларга куштылар, документларыңны бир әле», – ди. Машинаның техпаспортын бирдем. «Казаннан шалтыраттылар, сине РОВДга алып килергә куштылар», – ди. «Ярар, киттек», – дим. Үзем юлда тиз генә юристка шалтыраттым. «Барма, аларның закон бозуына юл куйма. Башта сине тоткарлау хакында беркетмә төзесеннәр, пүнәтәйләр булсын», – ди. Тоттым да, өй ягына борылдым, барганда апама, берничә мөселман дустыма шалтыраттым. Өем каршында эчтән бикләнеп утырдым, беркетмә төзергә куштым. Ул арада автоматларын асып тагын бер машина полицейскийлар килеп төште, апам килеп җитте, елый. Ул инде мине тагын узган җәйдәге кебек кулга алалар дип курыккан иде. Ә мине туктаткан лейтенант телефоннан кемнәр беләндер сөйләште дә, миңа машинаның техпаспортын кире бирде: «Җибәрергә куштылар», – ди. Бу юлы ник бәйләнүләрен аңламый да калдым, – ди Гомәр хәзрәт.
Әлегә ни өчен икәнен мин дә аңлап бетермим, әмма фаразларым бар. Кемнәрдер Татарстанда ваһһабчылар бар икәнен һаман расларга тырышалар булса кирәк. Шуның өчен прокуратура теләсә-кемгә теләсә-нинди расланмаган гаепләр тагылган кисәтүләр биреп тора, полиция тоткарлый, беркетмәләр төзи, машиналарга арест салып җәзалый… Әгәр шуның кадәр эш эшләнә, кәгазьгә теркәлеп бара икән, димәк, ваһһабчылык бар. Аларга башка дәлил кирәкми бит, надан лейтенантның хаталар белән тулган беркетмәсе булса җитә. Ә ул беркетмә хакмы, нахакмы, анысы башка эш…
Кыскасы, кемдер Татарстанда «көймәне чайкый» башлады. Әле тынычландык кына дигән идек. Миңа калса, бүген барча куылган имамнарны мәчетләргә кире кайтарып, аларның белемнәрен, сәләтләрен республикабызда тынычлык урнаштыруга юнәлтеп, ясалма оппозицияләр тудырмыйча эшләү мөһим. Гәрчә, аек акыл шуны таләп итә…
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии