Тыныч картлык телим

Тыныч картлык телим

Аксубай исеме элеккеге кеше исеменнән Акспайдан барлыкка килгән. Аксубай шәһәрчеге Ак – су елгасы янында урнашкан. Аксубай районында беренчеләрдән булып Иске Татар Әдәмсуы авылы барлыкка килгән. Тахталы авылы урманы элек шушы Иске Татар Әдәмсуы белән бик янәшә булган. Авыл эчендәге елга да Тахталы исемен йөрткән.

Нәкъ менә шул Тахталы авылында туып-үскән минем карт әбием. Авылның яшел урманыннан җиләк-җимеш җыеп, чылтырап аккан саф сулы чишмәләрнең суларын эчеп үскән ул. Алай гына да түгел, сугыш елларында черек бәрәңге, алабута җыеп, ачлыктан, үлемнән котылып калган. Үзе генә түгел, балаларын да ачлыктан саклаган. Әйе, мин карт әбием белән горурланам һәм аның турында бик теләп язам. Күпне күргән, күпне кичергән карт әбием турында бик күп язарга була, мин кыскача гына язып үтәм.

Зәмирә әбиемә шушы көннәрдә 100 яшь тула. Карт бабай сугышка киткәндә, ул дүрт бала белән кала. Иртәдән кичкә кадәр кырда урак ура, сугышка, киндердән сугып, бияләйләр, носкилар җибәрә. Күрше авылларга ат җигеп эшкә йөри. Карт бабай сугыштан бер кулсыз кайта. Аңа карамастан, икәүләшеп колхозда эшлиләр, зур бакча тоталар. Карт бабай бик әйбәт баянчы да, сүз остасы да була, карт әбием белән бергә җырлар чыгарып, бергә-бергә җырлыйлар. 1977нче елда карт бабай үлеп китә. Зәмирә әбием җиде бала белән ялгыз кала. Алар барысы да үз гаиләләрен кора һәм төрлесе-төрле якка таралалар. Төпчек улы гына үз янында кала. Төпчеге үлгәннән соң, ул сеңлесе Мәрьям әби гаиләсенә күчә. Хәзерге вакытта Зәмирә әбием үзенең дүрт баласын җирләгән. Сеңлесе Мәрьям әби дә бакыйлыкка күчте. Мәрьям әбинең кече улы Әнәс абый Шәрифуллин гаиләсе, карт әбиебезне үз әниләредәй тәрбияләп торалар.

Карт әбием шушы гомер эчендә үз туган авылыннан бер тапкыр да чит-ят җиргә чыгып карамаган, кешегә начарлык теләмәгән, уйлары гел изгелектә аның. Озын гомер кичерүенең сәбәбен дә шулай дип аңлата. Нинди генә киңәш сорап килсәләр дә, бер генә кешене дә үз киңәшен бирмичә кире борып җибәрми. Шаян телле әбием хәзер дә, шаяртырга ярата. Миңа ничә яшь була соң инде дигән соравына: «Әбием, сиңа йөз яшь тула», – дигәч, «Иии, мин шундый яшьмени әле?!» – ди шаяртып. Киләчәктә карт әбиемә исәнлек-саулык, бәхетле, тыныч картлык телим.

Әбиемне тәбрикләп,
Хатлар яздым, утырып.
Юбилее уңаеннан,
Шигырь яздым, тутырып.
Ходай биргән гомере,
Тыныч картлыкта узсын.
Укыган догаларын,
Ходай кабулдан кылсын.
Бәхетле, сәламәт бул,
Көлеп яшә, бирешмә.
Йөзгә җиткән шәп кешегә
Ике йөз дә килешә.

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии