Пәһлеван Сәетгәрәй

(Булган хәл)

«Улым! Син кыенсынма инде», – дип каршы алды мине әнием Минҗиһан, өй ишеген ачып кергәндә. Ул эшнең нидә икәнен аңлатты: Свердлау ягыннан килгән бер ир белән ике хатын вакытлыча бездә торып торырга уйлаганнар. Өебез кечкенә булуга карамастан әби дә, әни дә риза булганнар. Алар бик тә киң күңелле кешеләр, аларның: «Бары – бергә, югы – уртак», – дип әйткәннәрен яхшы хәтерлим. Әлегә бу кешеләр авыл буйлап киез-итекләр җыярга, сатып алырга чыгып киткәннәр. Әбием самаварын яңарту белән, бергәләшеп ашап-эчеп алдык.

Эңгер-меңгер вакытында ишектән сыяр-сыймас, озын, киң, таза гәүдәле, зур башлы, сакал-мыеклы бер ир, аның артыннан мамык шәлгә төренгән ике апа килеп керде. Шәлләрен, пальтоларын чөйгә элеп куйгач, минем белән күрештеләр. Яшьрәге Зәйтүнә, өлкәне Мәймүнә исемле икән. Абзыкай үзен Сәетгәрәй дип таныштырды. Бу хатыннарның икесе дә аның җәмәгатьләре булып, Зәйтүнәнең төп эше ашарга әзерләү, тегү, кер юу булса, ә Мәймүнәсе исә көн дә иртүк торып, Сәетгәрәй агай белән өйдән өйгә йөреп, киез итекләр барлап, сатып алып, багажлап, станциягә, кирәкле җиргә сатарга озата икән.

Менә бер кичне «Избочка – Кызыл почмак»ка кич чыгарга тәкъдим ясады бу Сәетгәрәй ага! Кызыл почмак дигән җирдә китапханә дә урнашкан, шунда ук эскәмияләр тезеп, кино да күрсәтәләр, озын өстәлдә домино, шашка, шахмат та уйныйлар. Сәетгәрәй ага домино уйнаучылар авыл Сабан туе батыры таза гәүдәле Хаҗи, аның каенише Рәшит тирәсенә килеп, бергә уйнарга теләк белдерде. Әмма алар бу тәкъдимне кире кагып, үзен начар сүзләр әйтеп мыскылладылар. Һәрнәрсәнең чиге булган кебек, Сәетгәрәй агайның да түземлеге бетеп, чиктән ашты. Аннары сүз башлап: «Иптәшләр! Чыкканнар чыксын, калганнар калсын», – диюгә, бар да дәррәү чыгып киттеләр. Ул аңа юл куймаган геройларның берсен уң кулына, икенчесен сулына күтәреп алып, бер-берсенең башын-башка бәреп, ике ир-егетне дә баскычлар янына атты…

Үз гомеремдә мондый пәһлеванны күргәнем дә, очратканым да юк.

Алар бу көннән соң озак тормадылар, безгә акчалар биреп, рәхмәтләрен әйтеп, бер ат йөгеннән дә күбрәк сумкаларын төяп, икенче чанага үзләре утырып, станциягә китеп бардылар…

Нурислам ГАЛИЕВ.

Кукмара районы Зур Кукмара авылы.

Комментарии