Битарафлыктан вәхшилеккә бер адым яки Канлы сишәмбе

Битарафлыктан вәхшилеккә бер адым яки Канлы сишәмбе

11нче май көнне Казан шәһәре уртасында урнашкан 175нче гимназиядәге фаҗигадән соң, каләм тотып язарга чамам булмады. Бигрәкләр дә бөтен җиһанны тетрәндерерлек, башка сыймаслык, мәгънәсез җинаять кылынды бит. Гимназия чын мәгънәсендә канга батырылды. Бу вәхшилек турында Җир йөзендә ишетмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Путин үзе зур түрәләргә турыдан-туры күрсәтмәләр бирә башлады. Әле «яхшы» ул бар. Ул түрәләр ни эшләп бетәрләр иде икән, әгәр шундый «кыйммәтле» киңәшләр булмаса?! Безнең ил бер кулдан идарә ителә торган дәүләткә әйләнде шул. Барлык фаҗигаләрнең 80 проценты шушы түрәләрнең, урындагы җаваплы кешеләрнең битарафлыгы һәм илдә чәчәк аткан коррупциянең барлык өлкәләргә дә үтеп керүе белән бәйле. Бер полководецтан сораганнар бит: «Син кайсы дошманнан куркасың?» – дип. «Мин дошманнан курыкмыйм, чөнки мин аларны беләм, ә менә үзебезнең бюрократ битараф түрәләрдән куркам», – дип җавап биргән.

Быелның май ае тоташ фаҗигаләр белән башланды. Тарихка бик үзенчәлекле, канлы май ае булып кереп калыр ахрысы. Әле айның 15е генә, менә шул кыска гына вакыт эчендә илдә, Татарстанда нинди куркыныч фаҗигаләр булды. Ерак Көнчыгышта көчле су басулар, Себердә татар авылларының янып бетүе, үзебездә булган янгыннарда кешеләрнең янып үлүе, юл һәлакәтләрендә үлүчеләр егермеләп, зыян күрүчеләр йөзләп санала. Ә менә 175нче гимназиядә булган хәлләрне бернинди саннар, үлчәүләр белән дә чагыштырып булмый. Бу гамәлне салкын акыл белән анализлап, экспертиза үткәреп, тиешле нәтиҗә чыгару бик мөһим. Бу безнең һәм киләчәк буын өчен бик кирәк. Ләкин тикшерү эшләре барганда, ашыгып, төрле фаразлар ишеттерү дөрес булмас иде. Бер төркем журналистларның, сенсация артыннан куып, әхлак, кешенең яшәү нормаларын санга сукмаулары, тикшереп тә тормыйча, бер үк гамәлләргә капма-каршы фикерләр җиткерүләре җәмгыятьне бераз борчырга тиеш тә бит… Юк шул, битарафлык, ваемсызлык безнең аңыбызны томалаган. Хәзер менә шул адәм калдыгы җинаятьчене (исемен телгә аласым да килми) психик авыру итеп кенә калдырмакчылар ахрысы. Имеш, аның баш миендә ниндидер шеш бар. Шул аның аңына ниндидер юнәлешләр бирергә мөмкин икән. Бернинди экспертиза үтмәгән килеш, халыкка шушы диагнозны җиткезә башладылар. Хәер, безнең илдә зур фаҗигаләрнең сәбәбен белә торып та, бервакытта да халыкка җиткезмәделәр. Менә шулай яшереп калалар да, тагын бер яңа фаҗига булганчы тынып торалар. Санап китсәң, бездәге башбаштаклыкка исләрең китмәле. Менә бу вәхшине дә «убийца-одиночка» ярлыгы тагып, бөтенләй башка статья белән хөкем итәргә мөмкиннәр бит. Аның артында торган ниндидер кара көчләр күләгәдә калырга тырышачак. Әгәр, мәсәлән, аның сектада булуын танысак, хакимияттә утыручылар, көч структуралары, прокуратураның нинди хәлдә калачакларын чамаларга була. Шуларны анализлый башлауга, безнең нинди җәмгыятьтә яшәвебез көзгедән караган сыман ялтырап күренә башлый. Мәсәлән, ул вәхшинең «ТИСБИ» көллиятендә укып йөргәндәге кыланмышларын барысы да белеп торган бит. Ә көллият директоры, күзен дә йоммыйча, аның уңай якларын сөйләп тора. Шулай булгач, монда нинди психик тайпылыш турында сүз булырга мөмкин соң?! Ярар, ул психик авыру, ди. Ул очракта корал сатып алырга аңа ничек белешмә биргәннәр соң? Армиядә дә булмаган 19 яшьлек шәһәр малаена нәрсәгә ул корал? Кемнән сакланырга теләгән? Ул сатып алган мылтык чит илдә «штурмовое оружие» категориясендә йөри икән. Ә бездә тизрәк сатарга гына булсын. Акча дип күзләре тонган бәдбәхетләрнең. Бер кулга йөзләгән патрон сатып биргәндә бернинди дә сорашу үткәрелми микәнни? Нәрсәгә аңа шулхәтле патрон? Андый мылтык белән аюга, бүрегә ауга йөрмиләр бит. Ярар, сатып та алды, ди. Аннан соң бит аны исәпкә куярга, махсус сейф булдырырга тиеш ул. Димәк, аны беркем тикшермәгән. Шулайдыр, мин ышанам. Менә мин Казанда җиде ел яшим. Шул вакыт эчендә бер генә тапкыр булса да участок инспекторын күргәнем юк. Бик кирәк булгач, телефонын эзләп тапкан идем, «Мин вакытлыча гына эшлим, сезнең участокка килеп йөрергә вакытым юк», – дип җавап бирде. Ә бит аларны үз акчабызга асрыйбыз. Мин 70 яшемдә булсам да, «подоходный налог»ны ай саен түләп барам. Саллы гына сумманы каерып алалар.

Тагын бу җинаятьченең гаиләсе: ата-анасы, абыйсы кая караган? Ничек инде ул фатирдагы корал арсеналын күрмәскә мөмкин. Мылтык, йөзләгән патрон, шартлаткыч ясау өчен кирәкле компонентларны ничек яшереп саклап була? Монда сораулар йөзләгән булса да, җаваплар әзрәк шул. Аның ата-анасы малайның сәерләнеп йөргәнен, корал белән мавыгуын ничек сизмәделәр икән? Тотканнар да, фатирда малайның берүзен калдырып, башка җиргә күченеп киткәннәр. Менә ул битарафлык нәрсәгә китереп чыгарды. Әгәр алар вакытында тиешле органнар белән элемтәгә кергән булсалар, бу фаҗига дә булмаган булыр иде.

Миңа соңгы арада халык арасында булгаларга туры килде. Анда бу вәхшинең сектада булуын ачыктан-ачык сөйлиләр. Узган ел майның 10сында шул ук «ТИСБИ»да укучы бер егет атылып үлгән булган инде. Әнисе сөйләве буенча, ул да шушы малай кебек бик нык үзгәрә, үзен «я – бог» дип йөри башлый. Симптомнары «точь в точь» дип сөйләгәнен үзем тыңладым. Ә менә тикшерү өстән-өстән генә үткәрелеп, «дело»ны ябып куялар. Имеш, ул «самоубийца-одиночка». Менә кайда ул безнең төп бәлабез. Вакытында тикшерү эшләре дөрес башкарылып, бу үлемнең сәбәпләре ачылган булса… Булса, булса, дибез, булмаган шул. Битарафлыктан җинаятькә, вәхшилеккә бер адым дигән сүзнең мәгънәсе менә ул кайда ята.

Мәктәпләргә килгәндә, дөрестән дә, анда бернинди тәрбия эшләре алып барылмый бит. Укыту методикасы да бик аксый. Моны бик яхшы белеп әйтәм, чөнки өч оныгым мәктәп укучылары.

Нигә ул гимназиядә сак хезмәте булмаган? Булган мәктәпләрдә дә алар ата-аналар хисабына тотыла. Адәм көлкесе бит, кайбер олигархларның көндәлек хезмәт хакы 4-5 миллион булган илдә яшибез. Билгеле, аларның балалары мәктәпкә вертолетта гына очып килә. Хәзерге заман технологиясе белән яңача җиһазлар, аппаратуралар урнаштыру берни тормый бит бу мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында. Санап карасаң, әллә ни кыйммәткә дә төшмәс иде. Һәрхәлдә кеше гомере, бигрәк тә балалар гомере белән чагыштырырлык түгел инде. Ләкин бу сүзләр шулай кәгазьдә генә калырга мөмкин шул. Чөнки без кыйбласыз, Аллаһы Тәгаләнең каһәре төшкән илдә яшибез. Ә андый илдә кеше гомерен чүпкә дә санаучы юк. Бу Русия тарихында гомер буе шулай булган һәм булачак.

Мин үземне оптимист дип санап йөри идем. Хәзер аңладым инде нинди дәүләттә яшәгәнемне. Безгә бу илдә яшәргә тәкъдиребездә язылган шул, һәм бу сынауны без үтәргә тиеш. Мин элек тә, хәзер дә алай беркатлы, надан кеше түгел идем анысы. Ләкин һаман үзгәреш көттем.

Бу мәкаләмне бик авырлык белән генә язып утырам. Зиһеннәрем чуалып бетте. 11нче май көнне иртәнге якта мин 175нче гимназиядән ерак түгел стадионда йөри идем. Кем уйлаган ул минутларда 7 бала һәм 2 укытучының гомерләре өзелеп ятканын. Үзәкләрне өзгеч вәхшилек кылынды. Үзем һәм барлык туганнарым исеменнән бу фаҗигадә балаларын, якыннарын югалткан якташларыбызның олы кайгыларын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии