«Радио» колхозы

Бөек Ватан сугышы елларыннан соң Әлки районы Иске Әнҗерә авылында шушындый исемдәге колхоз бар иде. Әтием сугыштан кайткач, бер-ике ел колхозда кырчылык бригадиры булып эшләде. Аннары терлекчеләр бригадиры, ферма мөдире итеп куйдылар. Колхоз фермасында сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, тавыклар бар иде. Сыер савучылар булып Харисова Хәят, Хәйруллина Җария, Нуруллина Сөембикә апалар эшләде (мәрхүмнәр инде).

Фермага иртән иң беренчеләрдән булып сыер савучылар белән бозау караучылар бара. Эшкә килешкә абзар кап-караңгы була. Кулга «летучая мышь» дип йөртелгән фонарь яндырып аласың. Аның яктылыгы яхшы янганда да 1-2 метрга гына төшә. Күбрәк күзләр белән күреп түгел, куллар белән капшап эшлисең. Сыерлар бер савымчыга 8 баш тирәсе иде кебек, аның ничәсе кысыр, ничәсе ташлаткан, сауган сөтләре бер фляга була. Кыш көне анысы да юк.

Сарык караучыларның исә иртән килгәч беренче эшләре – төнлә туган бәрәннәрне сарыклар арасыннан аралап, җылыга кертү. Аннары аның әнисен эзләп табасың. Бер кулда фонарь, икенче кул белән дүрт аягын терәп куйган сарыкны сөйрисең. Маллар азыгы – салам, печән дару урынына гына. Фураж дигәне күбрәк исем өчен генә.

Фермадагы эшне бетереп, өйгә кайткач, тагын эш көтә. Өйдә эшкә яраклы кешесе булса, мичкә ягып, бәрәңге пешереп куя, булмаса, кайткач, үзең ягып җибәрәсең. Әле анысы янарга теләми, чи утын «чыш-пыш» килеп, «елап» ята. Шунда ук сыерны кертеп саварга кирәк, бәрәнне имездереп аласың, бозауны эчерәсең, суын да ташыйсы бар. Мич «елый-елый» янып беткәч, бәрәңге турап, булса, азрак ярма кушып, кабак турап, мичкә ашын куясың. Ул вакытта бәрәңге генә түгел, кабак та бик ярдәм итте. Кабакны бөтен килеш тә, ярып табага куеп та пешерделәр.

Төшке ашны ашагач, кабат фермага барасы. Анысында инде аркаңа бау белән асып салам ташыйсың. Коедан көянтә-чиләк белән су китерәсең. Аннары өйдәге терлекләрне карарга дип кабат өйгә кайтасың. Алары бетүгә, фермага кичкелеккә менәр вакыт җитә. Тышта 30-40 градус суык. Аяк астында кар шыгырдый, капка тимерләре чыңгырдый, өй бүрәнәләре шартлый.

Кич өйләрдә караңгы. Лампа кабызырга керосин юк. Балаларга дәрес әзерләр өчен чыра теләсең. Бөтен эшеңне шул чыра яктысында эшлисең. Утының булса, мичкә ягып җибәрәсең, утының чамалы булса, шул салкын өеңдә генә кунасың.

Әнә шулай итеп, авыл апаларының эше бер тәүлеккә сузыла иде. Кышлар язга авыша. Инде ягарга утын да аз кала, үзеңә ашарга азык та чамалы, терлекләрнеке дә җитәр-җитмәс кенә. Кар сулары агып китсә, халык тизрәк кырга агыла. Анда көздән калган черек бәрәңге була. Черек бәрәңгене ашап буламыни, диләр. Була. Чөнки ул елларда көздән үк температура 30-40 градус була да, бәрәңге череп бетә, җирдәге туң 2-2,5 метрга кадәр җитә. Туң тирән булгач, язгы ташу да көчле була.

Яз җәйгә тоташа. Терлекләрне урманга җибәрәләр. Урман безгә якын иде. Анда иртә яздан кәлшә дигән үлән үсә. Терлекләр шуны бик яратып ашый.

Җәй көне мәшәкать тагын да күбрәк. Сыерлар җәйге лагерьда, күбесе бозаулый, сөт арта. Бу эшләр елның-елында кабатланып тора. Бөтен эш кул белән башкарылса да, тамаклар туймаса да, күңелләр шат, кешеләр бер-берсенә ярдәмче иде.

Илһам ХАТЫЙПОВ,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Комментарии