Сарыклар һәм байбаклар

(мәсәл)
Шау чәчәкле киң аланда, җәй аенда,
Үлән чүпләп яши икән сарык көтү.
Белгәннәре тамак икән йә ял итү,
Язын-көзен йон кыркытып, тунын салу.
Яши болар кайгырмыйча бер дә юкка,
Ашарга бар, су – чишмәдә, йоклау бушка.
Бүре-фәлән килеп җитсә, маэмай янда –
Һау-һау килеп хәбәр салу аның канда.
Әрсезләнеп, яшеллеккә борын тыкса,
Каезлый, ди, саллы таяк сарык сыртын.
Борыла мәхлук аңламыйча, башын иеп,
Сүзгә керми, төртә икән тагын борын.
Моңа эче поша икән байбакларның,
Кирәк, диләр, бу бәладән коткарырга.
Гомуми җыелыш байбакларның кыла карар:
«Җибәрергә агитатор сарыкларга!»
Көйләп-сөйләп анда байбак озак йөрде,
Аңлатулар, ул мисаллар бик күп булды.
Кайберләре, тыңлагандай, башын какты,
Өлкән тәкә чын дөресен әйтеп салды:
«Нигә инде кирәк безгә сарык бунты,
Яшибез бит рәхәт күреп киң далада,
Шөкер итеп, ашап-эчеп, хөррияттә,
Кайгырмыйбыз печән юкка, тоз яларга?!»
Аңламыйча торды байбак сарык халкын,
Хөрлектән дә нинди яшәү кирәк тагын?
– Йөрмәгез, – ди өлкән тәкә, – бунтка өндәп,
Көтү тынычлыгын алып, уңга сөйрәп.
Кичә генә кыркыдылар йонны безнең,
Көзгә кадәр хуҗа иткә суймый безне!
Кул селтәде байбакларның әйдаманы:
«Сарык мәхлук, бу язмышка лаек икән!
Хөррияттә, колач җәеп яшим дисәң,
Куркаклыктан азат булу кирәк микән?!»
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре

Комментарии