- 30.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яшел Үзән районы, Олы Карауҗа авылында яшәгән чагыбызда, күршебездә генә татар авылында бердәнбер рус карчыгы Мария Геннадьевна көн итте. Язмышы бик гыйбрәтле иде аның. Ярославльдә туып үсеп, фельдшер-акушер һөнәре үзләштергән булган. Диплом алуга, җан сөйгәненә – Ерак Көнбатышта хезмәт итүче хәрби офицер Иванга кияүгә чыккан. Аларның мәхәббәте ничаклы көчле булса да, бергәләп бәхеткә тиенеп яшәүне Аллаһ насыйп итмәгән. Гашыйк ярларны бәхеткә тиендергән серле зөфаф киченнән соң аткан беренче алсу таңда ук, яман хәбәр ишетеп, чын мәгънәсендә тетрәнү кичергәннәр. Илдә Бөек Ватан сугышы башланган. Икәүләшеп фронтка чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Иренең хәрби частенә юл тотканда, эшелонны фашистлар бомбага тоткан. Иван шунда ук һәлак булган. Мария, сугыштан яралылар ташучы санитар поездга күчеп утырып, Казанга юл тоткан. Башкалабызның Горький паркы каршысында урнашкан госпитальдә хирургия бүлеге шәфкать туташы булып, ялсыз- йокысыз, берөзлексез унбишәр-унсигезәр сәгать операция өстәле яныннан китә алмыйча эшләгән чакларын исенә төшергәндә, Мария апа олыгайган көнендә дә күз яшьләрен тыеп тора алмый иде. «Алгы сызыктан яралыларны эшелонлап кайтарып кына тордылар. Палаталарда урын җиткерер хәл юк. Җәйге челлә. Госпиталь ишегалды тулып, яралылар сызланып, ыңгырашып, ярдәм сорап кычкырып яталар. Сугышның беренче елларында дәваларга медикаментлар җитмәве үзәккә үтте. Бермәлне наркоз препаратлары бетте. Операция вакытындагы көчле авыртуны сизмәсеннәр, «болевой шок»тан үлмәсеннәр өчен, яралыларга спирт эчертәбез дә авызларына таяк каптырып бәйлибез. Чәрдәкләнгәч череп бозыла башлаган аяк-кулларын гади пычкы белән кисәргә мәҗбүрбез. Юкса, алар гангренадан каннары бозылып үләчәк иде бит. Үлеләрдән сүтеп алынган бинтларны сабынлап юып, марганцовкалы йә йодлы суга манып алып, җилдә киптерәбез дә исән калганнарының яраларын бәйлибез. Тамагыбыз ачлы-туклы, туйганчы йоклау – хыялда гына. Авыр хезмәттән соңгы чиккә җитеп өшәнгән хирургларның, шәфкать туташларының операция ясаган вакытта аңын югалтып егылган чаклары еш булды. Нашатыр спирты иснәтәләр дә, кабаттан торып басып, эшеңне дәвам итәсең», – дип сөйләп тетрәндерә иде ул.
Госпитальдә үлем-китем бихисап була. Бер аягы өзелгән, каралып чери башлаган, бик күп кан югалткан, аңсыз яткан япь-яшь офицер Василийны, үлгән дип уйлап, моргка төшереп куялар. Ул бер тәүлектән соң аңына килә. Очраклы рәвештә аңа тап булган Мария, хирургны үгетләп, яшәве өметсез саналган яралы егеткә операция ясатуга ирешә, турыдан-туры агызу ысулы белән үз канын биреп, аны аяусыз үлем тырнагыннан йолып кала. Исән калган егет, сугыш беткәч, Марияне эзләп табып өйләнә. Әмма көнләшеп теңкәсенә тия. Эчеп алгач, яман сүзләр белән битәрләве өстенә, хатынын култык таяклары белән кыйнарга да тайчынмаган икән ул. Мария апа ире исән чагында кыен ашап яшәсә дә, эчендәгесен тышка чыгармады, берәүгә дә зарланмады. Иренә әләк ташучылар белән дә әчелешле булмады, аның акчасына кибеттән аракы алып кайтып биреп, бушка эчеп йөрүче юньсез бәндәләргә дә рәнҗемәде, беркемгә дә кинә кумады. Иренә каршы сүз әйтмәде, аңа ярарга тырышып яшәде. Соңгы юлга да тиешенчә әзерләп озатты. Бу күркәм холыклы ханымның күркәм сабырлыгы, кайгыртучанлыгы, мәрхәмәтлелеге, аек акылы, ярдәмчеллеге исең китәрлек иде. Озын кышкы кичләрдә ул кул эшен тотып безгә кереп утырырга яратты. Чәй эчәбез, озаклап серләшәбез. Татар авылында гомер иткәнгә күрә, безнеңчә яхшы ук сукаласа да, икебез генә булганда урысчага күчә иде. Аның да үз туган телендә рәхәтләнеп сөйләшәсе-серләшәсе килүе гаҗәпмени? Күпне күргән, тормышның ачысын-төчесен татыган ханымның фәлсәфи фикерләве мине хәйран калдыра иде. Канатлы гыйбарәгә әйләнерлек акыллы фикерләре әлегәчә исемнән чыкмый. Кайберләрен көндәлегемә язып куйган булганмын. Укыйм да хәйран калам, ихластан серләшеп утыруларыбызга кырык елдан артык вакыт үтсә дә, Мария апаның акыллы фикерләре бүген дә актуаль. «Әгәр бәхетле буласың килсә, якыннарыңның, әйләнә- тирәңдәгеләрнең кимчелекле якларын күрмәмешкә салышырга, яхшылыкларын онытмаска, үзләрен хөрмәт итәргә кирәк. Җылы хисләрем, кайгыртучанлыгым кешеләрнең хәлен аз гына җиңеләйтсә дә, ихластан сөенеп яшәдем. Башкаларны бәхетлерәк итәргә омтылуымның үземә галәмнән уңай энергия булып әйләнеп кайтуын һәрдаим сизеп тордым. Шул миңа яшәү көче бирде. Кырык елдан артык кешеләрне дәваладым, нинди генә йогышлы чирләрне авызлыкларга туры килмәде. Гел яхшы уй-теләкләр белән чын йөрәктән тырышып эшләвем аркасындадыр, мөгаен, Ходай ярдәменнән ташламады. Үземә ул чирләрнең берсе дә йокмады, авырып урынга егылмадым. Авылда гайбәт чәйнәргә яратучы кара эчле бәндәләр бар. Мине дә гаеп иткән, хәтта яла яккан чаклары булды. Башкалар сине ничек кенә түбәнсетергә тырышса да, алар түбәнлегенә төшмәскә кирәк. Кеше, гадәттә, эчендә ние бар, тышка шуны чыгарып селки. Түбән җанлы гайбәтчеләр чүбек чәйнәгәнгә карап, мин яки син эчке гармониябезне югалтырга тиешме инде? Булмаганны! Яхшы күңелле кешеләр күбрәк бит. Мин чиста, саф күңелле чын кешеләргә тартылдым. Шулар белән аралашудан тәм таптым, эчке рухымны ныгыттым. Сиңа да шуны киңәш итәм. Күңел дөньяңны позитивка көйләп, һәрчак яшәү ямен тоеп яшәргә тырыш. Шул чакта бәхет синең ишекне үзе шакый. Без бу дөньяга физик һәм рухи яктан камилләшү өчен килгәнбез. Әгәр тормышта нәрсәдер син теләгәнчә килеп чыкмый икән, башкаларны гаепләп, авыз турсайтып, әрләшеп-талашып йөрмәскә, ә эчке дөньяңны камилләштерергә, уй-хисләреңне тәртипкә салырга кирәк. Иң мөһиме – сайлаган юлың дөрес булсын. Ничек авыр булса да, шуннан тайпылма. Авырлыклар уза ул. Әгәр башлаган эшеңне күңел биреп, канатланып башкарасың икән, ачуланышып, юкка-барга чәпчеп, кеше тикшереп, кинә куып, кемнәндер үч алып йөрергә теләгең дә, вакытың да калмаячак. Кайберәүләр үткәндә казынырга, үзенең дә, башкаларның да кәефен кырырга маһир. Шул рәвешле без көчебезне юкка исраф итәбез. Авыр хисләрне зур капчык кебек аркага асып озак йөрсәң, депрессиягә бирелеп, чирләп урынга егылуыңны көт тә тор. Урысларда «кто старое помянет, тому глаз вон» дигән канатлы гыйбарә юкка барлыкка килмәгән. Булган-беткән. Ишет тә оныт. Дүрт аяклы ат та абына. Беребез дә кимчелексез түгел. Һәр кешенең ялгышуы мөмкин. Башкаларны тикшерергә вакытыңны әрәм иткәнче, үз хатаңны танып, вакытында төзәтергә омтылырга кирәк. Иске фикерләрдән, начар энергия коллыгыннан котыла алмасаң, күркәм яңалыклар беркайчан да синең ишегеңне шакымас. Шуларга ияреп, шатлыклы уй-хисләр тудыручы күңелле вакыйгалар да тормышыңа үтеп керә алмас. Начарлыклар эшләп, кара уйлар уйлап, кемгә зыян китерәбез? Үзебезгә. Кем гомерен кыскартабыз? Үзебезнекен. Негатив энергия коллыгыннан арыну зарури. Искечә фикерләп, томаналык сазлыгында турсаеп яшәп, тормышыбыз могҗиза белән үзеннән-үзе уңай якка үзгәрер әле дип көтеп утыру – үзе үк ахмаклык. Ябык түгәрәк эчендә зыр-зыр әйләнсә дә, тиен аннан котыла алмый бит. Безгә дә бәхеткә тиенү өчен иң элек уй-фикерләребезне тамырдан үзгәртергә, бары тик позитив фикерләргә кирәк. Тормышның матур яклары бихисап. Битеңә караңгы пәрдә япмасаң, кояшның җылы нурлары йөзеңне әйбәтрәк яктырта. Кайберәүләр башкаларның ирешкән уңышыннан, абруеннан кара көнчелек белән көнләшә. Ул хөсетле бәндәләр әлеге шәхесләрнең зур дәрәҗәләргә ирешү өчен күпме көч, ничаклы тир түккәне турында уйлап карыймы икән соң? Юк, билгеле. Без үзебез нәрсәгә лаек булсак, шуңа гына ирешәбез. Башкаларга нәрсә бирә алабыз, галәм безгә шуны кайтара, дип уйлыйм. Мин гомер буе кешеләрне савыктырдым. Вакытымны, көчемне кызганмыйча, моны ихластан эшләдем. Шуңа күрә Ходай миңа озын гомер, ныклы сәламәтлек бирде. Дүрт дистәгә якын еллар эчендә йөзләгән сабыйлар минем ярдәм белән җиһанга тәүге аваз салды. Бала табучы хатыннарның тулгак газапларын җиңеләйтү өчен, ана белән бала гомере өзелмәсен дип, бөтен көчемне куйдым. Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Авыл халкы мине үз итте. Хөрмәтләрен тоеп яшим. Сугыш вакытында алган җәрәхәтем аркасында үзем бала таба алмасам да, Ходай мине ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәде. Тома ятим нарасыйны куеныма сыендырдым, шуңа йөрәк назымны бирдем. Ирем белән аны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Оныклар сөю бәхетен тату насыйп булды. Кешеләргә карата җылы хисләрем рәхмәтле халык мәхәббәте булып әйләнеп кайтты. Кайгыртучанлыгым картлык көнемдә иминлеккә, җан тынычлыгына ирештерде. Бәхет – позитив энергия бит ул. Галәмнән нинди энергияне тартып китерүең үзеңнән тора. Явызлык та, яхшылык та бумеранг булып үзеңә әйләнеп кайта», – дип сөйли иде мөхтәрәм Мария апабыз. Ул аек акыллы, зирәк, мәрхәмәтле Акъәби булып, җирле халыкның ихтирамын тоеп, соңгы көннәренәчә авылда яшәде. Үзе дәвалап савыктырган, ярдәмчеллегенең кадерен белгән чын кешеләр аны мәңгелек йортына зурлап озатты. Зифа буйлы, тулы гәүдәле, аксыл чәчле, зәңгәр күзле, көләч йөзле, мөлаем, сабыр холыклы, зирәк шәфкать иясенең якты образы күпләрнең күңелендә бүгенгәчә яшидер дип, өметләнәм.
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии