Күренекле галимнең гыйбрәтле китабы

Күренекле галимнең гыйбрәтле китабы

Академик Рүзәл Юсуповның «Милләтебезнең иминлеге сагында. За развитие нации» дигән китабы дөнья күрде. Анда олуг галим һәм җәмәгать эшлеклесенең вакыйгаларга бай тормышы, нәтиҗәле гыйльми-педагогик, иҗтимагый эшләре мавыктыргыч итеп сурәтләнгән, бүгенге чынбарлыкка карата кыю фикерләре бәян ителгән.

Китапта авторның балачагы һәм үсмер еллары, Казанда техникумда укыган чоры, аннары Курган өлкәсендә эшләгән һәм армиядә хезмәт иткән дәвере укучыны тәэсирләндерерлек итеп язылган. Авыр, катлаулы тормыш юлы узган автор. Хәер, бу язмыш миллионнарныкына охшаш. Әмма үҗәтлек, тырышлык, авырлыклар алдында каушап калмау гади авыл малаен зур галим, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, милләт каһарманы дәрәҗәсенә күтәрә. Сугыш еллары, аннан соңгы чор Совет халкы өчен искиткеч авыр, чыдамлылык, рух ныклыгын сынау заманы булды шул. Рүзәл кебекләр анда сынатмады...

1941нче елның җәе. Сугыш. Миллионнарча ирләр кебек, Әтнә районындагы Кышкар авылының Йосыф Абдуллаҗаны да сугышка китә. Өйдә хатыны Лотфикамал дүрт улы белән торып кала. Иң олысы Равилгә 10 яшь, иң кечесе Әнәскә бер яшь тә тулмаган. Җиденче яше белән барган Наилдән кечерәге Рүзәлгә өч яшь тә юк. Ул еллар газаплы тормышы Юсуповлар гаиләсе мисалында бу китапта бик тәэсирле сурәтләнгән. Зәмһәрир суык кышлар, бер капчык ашлык салган чана тартып, 30 чакрымлы Арча станциясенә киткән әниләрен зарыгып көтү, мичкә ягу өчен, басудагы эскертләрдән салам алып кайтучы, су буеннан тал чыбыгы җыю белән мәшгуль абыйларын энесе Әнәс белән салкын өйдә ач килеш көннәр буенча көтеп утырулар хәтердән җуелырлыкмыни?! Инде дүрт-биш яшеннән үзе дә «зур» малайга әверелә: тавык чүпләп бетерә алмаслык өй эшләре бала җилкәснә дә өелә, бераздан авыр колхоз эшләре һәм башка җәфалы тормыш Рүзәлнең язмышы ул. «Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда да төп ризыгыбыз сыек сөт белән умач уып пешерелгән аш һәм бәрәңге булды. Ипине дә угычта уган бәрәңге кушып пешерәләр һәм миңа атна саен зур бер чиләк бәрәңге уарга туры килә иде. Каты калайны игәү очы белән тишеп ясалган, тешләре ыржаеп торган угычтан бармакларым теткәләнеп, канап бетә», – дип искә ала Рүзәл. 

Тормыш авыр, мәктәпкә, дәрескә вакыт та калмый. Әмма Рүзәлгә кечкенәдән китап җене кагылган була. Укырга ярата һәм бу сыйфат аны күренекле галим дәрәҗәсеенә күтәрә дә. Әнә мәктәпкә керүе дә башкаларныкы кебек түгел: укырга, язарга, санарга абыйлары янында үзлегеннән өйрәнеп, мәктәпкә, яшьтәшләреннән иртәрәк, кышкы каникулдан соң йөри башлый һәм, җидееллык Кышкар мәктәбен гел бишлегә генә тәмамлап, Казан кооперация техникумына укырга керә.

Авылдагы тормыш авыр, ләкин түзәрлек иде әле. Ә менә техникум Рүзәл өчен җитди сынау була. Җидееллык татар мәктәбен тәмамлаган малайга русча укуның ни дәрәҗәдә кыен булганлыгын аңларга мөмкиндер. Яшәү шартлары да кырыс: техникумның тулай торагы юк, кеше фатирларында торалар, ашау такы-токы гына, авылдан, өйдән ярдәм юк: андагылар үзләре дә очны очка көчкә генә ялгап яши бит.

Техникумны уңышлы тәмамлап, товаровед белгечлеге алып, унҗиде яше дә тулмаган кооператор егет юллама белән Курган өлкәсенә эшкә җибәрелә. Анда аны чираттагы кырыс сынаулар көтә. Курган өлкәсенең Усть-Уйский райпотребсоюзында товаровед булып эшләгәндәге маҗаралы вакыйгалар китапта мавыктыргыч итеп сурәтләнгән. Аларны уку, бер яктан кызык та, икенче яктан, яшь егетнең зур кыенлыкларга дучар ителгән булуы кызгану хисләре дә уята.

Ярый әле анда озак эшләргә туры килми: Рүзәлнең армия вакыты җитә. Кышкар егетен Памир тауларында, атка атланып, Әфган чиген саклау вазыйфасы көтә.

Аның башка рекрутлар белән булачак хезмәт урынына баруы – чик буе отряды урнашкан Памирдагы Таулы Бадахшан автономияле өлкәсенең административ үзәге – кечкенә генә Хорог шәһәренә башта ун көн буена товар вагонында, аннары ике тәүлектән артык дүртәр-бишәр километр биеклектәге таулардагы куркыныч серпантин юллардан йөк машинасы кузовында, өстән брезент белән капланып, чүгәләп утырып барулары, үзләренә беркетелгән атларда коймалар аркылы сикереп, кылыч чабып йөрүләре кебек маҗаралары, Сталинабад (хәзерге Дүшәмбе) шәһәрендә сержантлар мәктәбендә чагында күләгәдә кырык градустан артык эссе көннәрдә чик буе хезмәте серләрен өйрәнүләре. Китапны укыгач түзсә дә түзә адәм баласы дип тел шартлатасың...

Авыр армия хезмәте дә үтеп бара. Кышкар егетенең активлыгын күрәләр: комсомол бюросына сайлап куялар, заставаның стена газетасы редакторы итеп билгелиләр. Һәм Рүзәл армиядән партия әгъзасы булып җитлегеп кайта. Нияте төпле белем алу.

Техникумда рус телендә яхшы укыган, Курган өлкәсендә җитди эштә эшләп алган, армиядә хезмәт иткән егеткә теләсә кайсы уку йортының ишеге ачык, әмма ул үзе өчен иң кыенын, әмма күңеле тартканын – Казан университетының татар филологиясен сайлый. Кышкардагы җидееллык мәктәпне тәмамлавына да инде сигез ел узган, юкса. Татар теле һәм әдәбиятыннан 8-10нчы класслар программасын мөстәкыйль рәвештә үзләштереп, бер урынга биш абитуриент арасындагы конкурсны узып студентлар сафына баса ул. Яңа тормыш башлана – яшьлекнең иң гүзәл чоры – студент еллары.

Монда да егет бишлегә генә укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ныклы белемгә ирешү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмаска тырыша. Аны беренче курстан ук үзе бер институт күләмендәге дүрт бүлектән торган тарих-фиология факультетының комсомол секретаре урынбасары, ә икенче курстан – секретаре итеп сайлап куялар. Комсомол ул чакта бик актив оешма иде. Гамәлләре күңелле дә, файдалы да. Уку, җәмәгать эше – Рүзәл Казан читендәге өйләренә соң гына кайта, ял көннәрен дә университетның уку залында яки республика китапханәсендә үткәрә.

Ул укыган төркем үзенә бертөрле, гаҗәеп актив була. Җәйләрен, көзләрен колхоз-совхозларда эшлиләр, эштән соң авылларда концертлар куялар. Ленар Җамалетдинов (соңыннан гыйльми хезмәткәр, Тукай премиясе лауреаты) алып баручы, интермедияләр күрсәтә, Лениза Галиева (киләчәктә атказанган укытучы) җырлый, бии, Равил Фәйзуллин (хәзерге халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты), Шамил Маннапов (шагыйрь, журналист), Әнвәр Шәрипов (профессор, шагыйрь), Фарсель Зыятдинов (күренекле бакчачы, икътисад галиме, язучы) үзләренең шигырьләрен укыйлар, Рүзәл Юсупов – гармунчы, биюче – концерт алдыннан халыкара темага лекция укырга да өлгерә, төркем хор белән җырлый. Группадашлары – булачак күренекле галимә Фирдәвес Гарипова һәм Тел, әдәбият, тарих институты директоры урынбасары Шәрифҗан Асылгәрәев тә алар белән бергә. Мондый чараларны комсорг Роза Гатиятова-Ханнанова (соңыннан республиканың китап палатасы директоры) бик тырышып оештырып йөри. Менә шундый ялкынлы йөрәкле егетләр-кызлар коллективында уза Рүзәлнең студентлык еллары.

Актив уку отличнигы Рүзәл Юсуповка СССРның мәгариф министры приказы белән вуз студентларының иң зур бүләге – Ленин стипендиясе бирелә.

Ул чактагы уку-укыту системасындагы тагын бер күркәм күренеш: алдынгы студентларга индивидуаль план буенча укырга рөхсәт ителә. Фарсель Зыятдинов, Ленар Җамалетдинов һәм Рүзәл Юсупов шундый план буенча укыйлар. Рүзәл татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә өстәмә буларак, тәрҗемәче-филолог квалификациясен дә алып чыга. Шунысы: бу «индивидуальче» өч егет, биш еллык уку планын дүрт елда тәмамлый.

Рүзәлне Татарстан радиосына тәрҗемәче итеп эшкә чакыралар. Радиода озак булырга туры килми, аңа тиздән телевидение редакторы вазыйфасын тәкъдим итәләр. Һәм аның тормышында бәрәкәтле яңа этап башлана.

Казан телевидениесендә алтмышынчы елларда җитди карашлы, әзерлекле редакторлар, режиссерлар, Туфан Миңнуллин кебек күренекле шәхесләр эшли. Телевидение Рүзәлне рухи яктан баета, белемен, язу, сөйләү осталыгын арттырырга ярдәм итә. Шулай күңел биреп, эшләп ятканда, элекке диплом җитәкчесе, профессор, яңа гына Казан педагогика институты ректоры итеп билгеләнгән Мирфатыйх Зәкиев үзенә аспирантурага чакырып ала аны. Рүзәл фән юлындагы үрләрне яулый башлый: аспирантурада, тәрҗемә теориясе буенча кандидатлык диссертациясен вакытыннан алда яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек була. М.З.Зәкиев аны үзе җитәкләгән кафедра укытучысы итеп эшкә ала.

Гомумән Казан педагогика институтында эшләгән еллары – гомерендәге күп игелекле гамәлләр кылган чоры аның. Ул монда, югары уку йорты укытучысының барлык баскычларын – ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор этапларын узып, студентлар группасы җитәкчесе, декан урынбасары, декан, тарих-филология факультеты партоешмасы секретаре вазыйфаларын башкарып, Казан дәүләт педагогика институты ректоры дәрәҗәсенә җитә.

Русиядә, Санкт-Петербург һәм Мәскәү югары педагогика уку йортларыннан кала, өченче булып ачылган зур тарихлы Казан педагогика институтының ректоры итеп билгеләнү, Кышкар авылының җидеелык мәктәбен тәмамлап, мөстәкыйль рәвештә олы дөнья юлына чыккан кешенең олы хезмәтләрен, казанышларын тану дигән сүз була ул.

Рүзәл Юсупов җитәкчелегендә уку йорты яңа үрләр яулый. 1986–2002нче еллар – Р.А.Юсуповның ректорлык чоры – Казан педагогика институты өчен чын мәгънәсендә реформа еллары була. Вуз нык үзгәрә, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да күзгә күренеп үсеп китә. Үзгәреш аның бөтен өлкәләрендә дә бара, рейтингы буенча Русия педагогика уку йортларының беренче унлыгына кереп, илнең әйдәп баручы вузларының берсенә әверелә.

Бу чорда факультетлар һәм кафедраларның саны икеләтә күбәя, студентлар һәм укытучылар контингенты да арта, яңа белгечлекләр кертелә. Казан дәүләт педагогика университетының Чаллы филиалы оештырыла, Казан педуниверситетының чит ил вузлары белән элемтәләре урнаштырыла, һәм елдан-ел киңәя бара, докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла, укыту өчен матди база ныгый. Бу елларда вузның фәнни потенциалы да көчәя: 1986нчы елда фән докторлары һәм профессорлар саны 16 булса, 2002нче елда алар 60ка җитә, мактаулы исемнәргә лаеклы укытучыларның, фәннәр академияләре әгъзалары, Сорос профессорлары һәм доцентларының саны күбәя. Казан педагогика институты 1994нче елда яңа статус ала – педагогика университетына әверелә.

Р.А.Юсупов 700дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт, шул исәптән 70тән артык монография, гыйльми-популяр китап, дәреслек язып бастыра. Бу хезмәтләргә филолог галимнәр уңай бәя бирә, алардан файдаланалар. Галимгә 1988нче елда Татарстан республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе бирелә.

Аның рәислегендәге диссертация советында 500ләп кеше, турыдан-туры үзенең җитәкчелегендә 30 кеше кандидатлык һәм 5 кеше докторлык диссертациясе яклый. Хәзерге вакытта аның шәкертләре Татарстанның һәм Русиянең гыйльми учреждениеләрендә уңышлы хезмәт итәләр.

1990-1995нче елларда ул халык депутаты буларак, республикабызның чын демократик юл белән сайланган һәм эшләгән парламенты – Югары Советта эшлекле тәкъдимнәре, чыгышлары белән тарихка кереп калырлык гамәлләр кылды. Демократик чор бит. 1992нче елда Татарстанның республика партиясе оештырыла. Бу изге эшне башлап йөрүче халкыбыз патриотлары оештыру җыелышында партиянең рәисе итеп Рүзәл Юсуповны сайлап куялар. Партиянең максаты туган телебезгә игътибар, хөр мәмләкәт төзү.

Татар халкының турылыклы улы Рүзәл Юсупов, олы яшьтә булуына карамастан, хәзер дә милләтебезнең якты киләчәге өчен җан атып йөрүчеләрнең алгы сафында, актив яши һәм эшли. Аның моннан соң да игелекле гамәлләрен кылып, безне шатландырып торуын һәм сәламәт булуын телик!

Педагогика фәннәре докторы,

професор, 1991-1998нче елларда Казан педагогика университетының беренче проректоры

Фираз ХАРИСОВ

Комментарии