«Романнарда язылмаган хәл...»

«Романнарда язылмаган хәл...»

«Моңарчы үзебез күреп белү түгел, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыздан да ишеткән булмады андый хәл турында...» Чүпрәле районының Кече Чынлы авылындагы мәчет картлары Рифкать абый Җамалетдиновның вафаты хакында әнә шулай дип гаҗәпләнеп сөйләделәр. Студент булуымның беренче көненнән үк якын аралашып киткән дустымның әтисен соңгы юлга озаткан вакытта ишеткән әлеге сүзләр хәйран аптырашта да калдырды. Кай ягы белән үзенчәлекле, ни өчен моңарчы күрелмәгән хәл буларак кабул ителде соң авыл халкы тарафыннан Рифкать абыйның бакыйлыкка күчүе? Җавапның асылы күпләр өчен гыйбрәт булырлык икән...

Апрель уртасында кыш яңадан үз вәкаләтләренә керешкән сыман, төн эчендә тирә-юньне акка күмеп кар яуды. Аннан соң ике көн буе җилли-җилли яңгыр койды. Һәм, ниһаять, 16нчы апрель шимбәсендә чалт итеп кояш чыкты. Нәкъ менә шул көнне җирләделәр дә инде дустымның әтисен Рифкать абый Җамалетдиновны. Ул көнне гүя Аллаһы Тәгалә мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләргә комачау булмасын, аяк астын пычратмыйм, өсләрен яңгырда юешләп интектермим әле дип, болытларны махсус тараткан диярсең!

Ә озатырга килүчеләр бик күп иде. Кече Чынлы үзе дә гаять зур, 500 йортлы авыл ул. Озату мәрәсименә исә, мәрхүмнең авылдашлары гына түгел, читтән дә аны белгән туган-танышлары шактый кайткан...

Мәрхүмнең вафаты авыл халкы өчен моңарчы күрелмәгән хәл булгач, шактый зур урыннарда эшләгәндер инде, дигән уй килергә мөмкин. Юк, Рифкать абый Җамалетдинов гомере буе халык белән бергә, гади эшләрдә хезмәт куя. 1940нчы елда гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килгән. Ун яшеннән әтисенә булышып, ындыр табагында эшли башлый. Соңыннан шофер да була. Ләкин гомеренең иң күп вакытын төзелеш өлкәсендә хезмәткә багышлаган. Колхоз-совхозларда аның кул көче белән дә төзелгән парк-фермаларны исәпләп бетерә торган түгелдер, диләр. Үз хуҗалыкларында эш кимегәндә, бригада туплап, еш кына күрше авылларга, районнарга да чыгып киткәләгәннәр. Заманасы шундый бит: 70-80нче елларда колхозларда төзүчеләргә ихтыяҗ зур булган. Рифкать Җамалетдинов бригадасы Югары Ослан, хәтта Лаеш районындагы хуҗалыкларда да яңа ферма тораклары салган. Ә кышкы чорда үз колхозында авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма агрегатларны төзекләндерү, көйләү белән мәшгуль була. Аның белмәгән эше юк иде, дип искә ала хезмәттәшләре.

– Авылның гади хезмәткәре булып та, үз бәхетен туган җир туфрагында тапкан, шул чаклы зыялы балалар үстергән, кешелеклелеге, чиста күңеле белән бөтен авыл халкы ихтирамын казанган хөрмәтле затыбыз, халкыбызның асыл улларының берсе, дияр идем аның турында. Гадиләрдә бөеклек, диләр бит. Бу сүзләр нәкъ Рифкать абыйга туры килә, – ди озак еллар дәвамында Кече Чынлы урта мәктәбенең директоры булып эшләгән Тәзкирә ханым Ибраһимова.

Әлбәттә, авылдашлары тарафыннан андый югары бәягә ия булу күп нәрсә турында сөйли инде. Мәчет картлары да мәрхүмгә карата андый фикерне куәтли генә бит.

– Рифкать абыйны яшьтән үк беләм. Бер урамда үстек, – ди Кече Чынлы авылы мәхәллә мулласы Рифкать Туктаров. – 90нчы елларда авылда беренче мәхәллә мәчете ясалды. Ул анда кулдан килгәнчә булышты. Шул мәчеткә намаз укырга йөрде. Соңыннан, 2003нче елда елганың аръягында тагын бер мәхәллә оешып, авылда икенче мәчет эшли башлады. Аны төзегәндә дә активистларның берсе иде.

Рифкать абый чын мәчет әһеле инде ул. Җомга намазларыннан беркайчан калмады, мәчетне нык үз итте. Бик чиста, пөхтә кеше булды, үз гомерендә начар сүз, гайбәт сөйләмәде. Күңеле, җаны белән дә саф, пакъ булды.

Характерына килгәндә, бик тыйнак, хезмәт яратучан, акыллы кеше буларак күңелгә кереп калды, – дип искә ала авылдашы, туганы Тәлгать Бохаров. – Очрашканда, әллә кайдан ерактан ук эндәшеп хәл белер иде. Авыр вакыт булса, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, киңәше, ягымлы сүзе белән булса да күңелне күтәрә, ничектер җанга җиңеллек бирә торган кеше иде. Аның белән аралашканнан соң, тынычланып каласың. Энергиясе бик яхшы булгандыр инде.

Авылдашлары сүзләренә караганда, ул беркайчан зарланмаган, гел шөкер итеп яшәгән. Кешегә ачуланып, начар сүз белән эндәшмәгән. Гомер бакый иманлы, динле булып калган. Авылда әле мәчет булмаган заманнарда да, әтисенә ияреп күрше-тирәләрдә җыелышып укыла торган намазларга йөргән. Гомумән, авылда барчасы аның үрнәк, зур хөрмәткә ия кеше булуы турында сөйли. Хатыны Халисә ханым белән дә бик матур, тәртипле гаилә корып, 58 елга якын бер җан булып яшәгәннәр. Акыллы өч ир-егет тәрбияләп үстергәннәр.

– Сөбханалла! Ул 6 оныгына сөекле бабай булырга да өлгерде, – дип, туганы Рокыя ханым Хафизова яшьлек хатирәләрен яңартып, үзләренең балачакларын да искә төшереп алды. – Без туганнар һәм күршеләр дә идек, Рифкать белән бергә үстек. Ул миннән 5 яшькә кечерәк. Бала вакытта гел бергә булдык. Кечкенә чагыннан, әле күп сүзләрне дөрес итеп әйтә дә белмәгәндә үк, сөйләшергә, аралашырга ярата иде. Сүзләрне дөрес әйтмәгәнгә үртәгәнгә ачуы чыкса, үтерәм диясе урынга өтерәм дип, арттан куа иде. Безгә кызык. Тагын шул сүзне әйттертү өчен аны үчеклибез, арттан барып әкрен генә төртеп алабыз. Ул тагын өтерәм дип, куа башлый...

Үсеп җитеп, тормыш итә башлагач, куу түгел, киресенчә, Рифкать абый туганнарны җыеп, берләштереп торган. Хәленнән килгәнчә барысына да ярдәм иткән. Оста төзүче буларак, йорт-җир, каралты-кура салырга булышу белән бергә, тормышларын төзергә булышкан.

Ә ни өчен аның бакыйлыкка күчүен моңарчы күрелмәгән, ишетелмәгән хәл, дип кабул итәләр соң? Тәзкирә ханым Ибраһимова да: «Алаһы Тәгаләнең бер сөйкемле кешесе булгандыр инде. Бу бит – романнарда да укып була торган хәл түгел», – дип ассызыклый. Баксаң, монда үзенә күрә бер хикмәт ята икән.

– Җитмеш яшемә җитеп үзем дә андый хәлне күрмәдем, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан да ишеткәнебез булмады. Гаҗәп бит, рамазан аенда, җомга көнне, тәһарәтләнеп мәчеткә үз аягы белән кереп, ниятләп намаз укыган вакытта җан-тәслим кылды, – ди мәхәллә мулласы Рифкать Туктаров.

– Җомга намазына килгәч, алдан хәлләрне сораштырып торды әле, – дип сүзгә кушылды соңгы минутында янәшә басып намаз укыган авылдашы Гомәр Мөхтәров. – Күңеле һәрвакыттагыча күтәренке, кәефе яхшы иде. Намаз укый башладык. Шул чак Рифкать абыебыз сыгылып кына төште...

Сер түгел, «бу фани дөньядан газапларсыз, җиңел генә китәргә насыйп итсәң иде» дип теләүчеләр аз түгел. Язмыш бөтен кешегә дә андый үлем бирми. Аллаһы Тәгалә Рифкать абый Җамалетдиновның илаһи сафлыгын җәмәгатьчелек алдында тагын бер кат исбатлагандай, шундый могҗизалы рәвештә, изге көндә, изге сәгатьтә үз янына алган сыман. Ә бәлки, дөрестән дә, шулайдыр... «Яшьтән иманлы, динле булып, шәригать кушканча яшәгәнгә, кешеләргә яхшылыктан кала тузан бөртеге чаклы да начарлык кылмаганга күрә, Аллаһы Тәгаләнең аңа карата кылган бер рәхмәте буларак кабул итәбез инде бу хәлне», – дип нәтиҗәли мәхәллә мулласы.

Рамазан ул – адәм баласына, мөселманнарга чистарыну; гөнаһтан, гайбәттән саклану; гыйбадәтләр кылу, намазлар уку, зикерләр әйтеп сафлану өчен бирелгән изге аебыз, дип аңлата дин әһелләре. Мәңгелеккә барасы юлыбызны җиңеләйтү өчен нәрсәдер хәстәрләп куя торган иң күркәм аебыз, диләр. Ә Рифкать абый Җамалетдиновның яшәү рәвеше бөтен гомере буе шундый булган.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии