Бүгенгесе кадерле

Кеше өчен кайсысы әһәмиятлерәк – аның үткәнеме, хәзергесеме, әллә киләчәгеме дигән сорау куеп, өч акыл иясе бәхәскә керә.

– Минем бүгенгемне үткәнем ясады, – ди аларның берсе. – Әгәр хәзер нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, бу үткәннәрдә куйган хезмәтем нәтиҗәсе.

– Килешмим, – ди икенчесе. – Синең мантыйк буенча фикер йөртсәк, кеше үрмәкүч кебек үткәннәр пәрәвезендә утырырга тиеш. Кешене аның киләчәге кеше итә. Мин ике елдан менә шундый булырга тиеш дип фаразлау, шуңа омтылу, мин ике ел элек менә шундый идем дип утыруга караганда яхшырак.

– Сез бер нәрсәне онытып җибәрдегез, – ди өченчесе. – Үткәннәр дә, киләчәк тә бары да безнең уйда гына, аларны тотып карап булмый. Үткәннәр инде үткән, ә киләчәк әле килмәгән. Үткәннәрне искә алсагыз да, киләчәк турында хыяллансагыз да, сез бүгенге көндә яшисез. Бары тик бүгенге көндә генә без иҗат итәбез, яратабыз, дуслашабыз – үзебезне бәхетле итеп хис итәбез. Үткәннәрдә калган бәхетне искә алу моңсулата, ә киләчәктәге бәхетне күзалларга тырышу шомландыра. Без чып-чынлап яшәгән бердәнбер көн – ул бүгенге көн!

Әлеге акыл ияләренең әңгәмәсен тыңлаганнан соң, чыннан да, без дөрес яшибез микән соң дигән фикерләр килә башка. Гомер буе без, адәм балалары, тырыша-тырыша ниндидер уңышларга ирешергә, мал, байлык тупларга, «кешедән ким булмыйм» дип, булган өстенә ныграк булдырырга омтылабыз. Ә шулай да өченче акыл иясенең фикерләре белән килешми мөмкин дә түгелдер, мөгаен.

Үткән атнакич иртәдән бирле буран котырды. Күңел дә никтер сабырсызланыбрак торды ул көнне. Тетрәндергеч хәбәр ишетергә булган икән. Телефоныма сабакташыбыз вафат булган дигән хәбәр килеп төште. Шул мизгелләрдә, әйтерсең, өскә кайнар су койдылармыни... Юктыр, дим, үз-үземә, моның булуы мөмкин түгел ич. Без бит әле үлем турында уйлар яшьтә дә түгел. Әле бит яшисе дә яшисе, балаларны укытып бетереп, олы тормыш юлына озатасы, аларның балаларын – оныкларыбызны кулга алып сөясе... Әмма бар нәрсә дә безнең теләктән генә тормый шул. Типсә тимер өзәрдәй сабакташыбыз хатынын тол (анысы да безнең сабакташ), ике бәгырь җимешен ятим итеп, мизгел эчендә кара җир асларына кереп ятты. Инде өченчесе бит... Ике сабакташ егетебез берничә еллар элек вакытсыз гүр ияләре булганнар иде бит инде...

Күңелдәге авыр тойгыларны әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел. Ни өчен шушылай сыный соң бу язмыш адәм балаларын? Югыйсә, сызланып әҗәлен көтеп ятучы картлар, гомерлек гарип булып, ятакка береккән, инде өметсез дигән авырулар күпме? Юк шул, гомер һәркемнең тугач та маңгаена языла диләр. Кеше гомеренә бер генә кеше дә керә алмый. Шул язылган язмыштан бер генә адым алга да, артка да атлый алмыйсың...

Бергә укыган курсташ кызыбыз берничә ел элек мәрхәмәтсез авырудан вакытсыз китеп барган иде. Иң якын дус кызыбызның ире шулай ук фаҗигале төстә вафат булды. Бергә эшләгән хезмәттәшемнең нарасые көтмәгәндә оҗмах кошына әверелде. Туганнарыбыз арасында да мондый авыр кайгыны кичерүчеләр шактый булды. Саный китсәң, хәйран калырлык. Үлем белән яшәү, чыннан да, күз белән каш арасы гына. Иртәгәсе көннең ничек буласын, гомумән буламы әле ул юкмы – беребез дә белми...

Инде менә җирдән вакытсыз киткән шушы яшь җаннарны уйлыйсың да, чыннан да, «бүгенге көн белән яшәргә кирәк!» дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Җирдә яшәгән һәр мизгелнең кадерен белеп, тәмен тоеп яшәргә өйрәнәсе иде безгә. Үкенмәслек итеп!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии