Безнең көннең герое

Бу язмам 1973нче елның 30нчы гыйнварында Арча районы Шурабаш авылында туган Гайфуллин Әгъзам Әдһәм улы турында. Әтисе Әдһәм абый белән әнисе Мөршидә апа гади колхозчылар. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Әгъзам икенче бала булып дөньяга килә. 1980нче елда Шурабаш мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Бик тәртипле, тырыш, актив укучы була. 1990нчы елны Шурабаш урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны керү имтиханнарын уңышлы биреп, Казан химия-технология институтына укырга керә.

1995нче елда югары белем турындагы диплом алып, туган авылы Шурабаш мәктәбенә ОБЖ фәнен укытырга кайта. Аны мәктәптә бик җылы каршы алалар. Гаиләдә бердәнбер ир бала буларак, туган нигезендә калу хыялы да тормышка аша аның. 1997нче елда шушы ук мәктәптә математика фәнен укыткан Сәвия Хәмбәл кызы белән гаилә корып, 1998нче елда уллары Әнис, ә 2002нче елда икенче уллары Фәнис туа.

Гаиләсендә дә үрнәк әти ул. Балаларына да дөрес тәрбия биреп үстерде. Әнисе Мөршидә апа бүгенге көндә өлкән яшьтә инде. Улы һәм килене тәрбиясендә. Аның урыны өйнең түрендә. Улым, киленем, оныкларым янәшәмдә дип куанып яши. Ире Әдһәм абыйның вафатына 28нче апрельдә ел була.

1999нчы елда Әгъзам кабаттан студентлар арасында. Читтән торып Казан педагогика институтына укырга керә, аны тәмамлап, югары белемле педагог була. Укыту белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Мәктәпнең профком рәисе итеп сайлана. Сайлау участогында сайлау комиссиясе рәисе дә була.

2004нче елның август аеннан аны җаваплы вазыйфага – Шурабаш авылы җирле идарә рәисе итеп билгелиләр. Авылда ике милләт – татарлар һәм марилар көн күрә. Аларның дус һәм тату яшәүләрендә Әгъзам Әдһәм улының да өлеше бар. Бәйрәм чараларын бергәләшеп уздыралар. Мәдәни, күңел ачу чаралары да ике милләтнең гореф-гадәтләрен ихтирам итеп оештырыла.

2016нчы ел башында Әгъзамне Яңа Кенәр урта мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Бишйөзгә якын бала укыган зур мәктәп бу. Укытучылар коллективы да бик зур. Тәҗрибәле, көчле җитәкче кирәк була.

2021нче елның октябрь аеннан Әгъзам яңа вазыйфада. Аны Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Ул бүген дә шушы эшендә. Әгъзам Әдһәм улының бер эштән икенчесенә күчеп йөрүе үз теләге белән түгел. Район җитәкчеләре аның җитәкчелек сәләтен күреп, һаман да югары күтәрделәр.

Яңа Кенәр – заманында Кызыл Юл районы үзәге булган, Арча юлындагы әһәмиятле авылларның берсе. Бу җирлеккә барысы ун авыл керә, 4218 кеше яши. Яңа Кенәрдә урта мәктәп, мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәп, иҗат йорты, балалар бакчасы, почта бүлекчәсе, балалар, олылар китапханәсе, 250 урынлы мәдәният йорты, уннан артык кибет эшләп килә. Һәр авылда мәчет бар. Мәчетләрдән көненә биш тапкыр азан тавышы ишетелеп тора. Авыл җирлеге башлыгы өстендә булган мәшәкатьләрне санап бетергесез. Яңа Кенәрнең үзендә генә дә 21 урам. Урам юлларына вак таш салып тигезләп торырга, кыш көне кардан чистартырга кирәк. Баганадагы урам утлары янмаса, су булмаса, чүпне вакытында алып китмәсәләр дә җирлек башлыгы җавап бирә. Ун авыл да асфальт юл белән тоташтырылган. Кенәрнең ике урамына асфальт җәелгән. Өч километрдан артыграк тротуар түшәлгән. Кенәрнең үзендә генә дә дүрт зират бар. Алар койма белән әйләндереп алынган. Өмәләр оештырып, гел чистартып торалар. Моңа өстәп, күперләр, чишмәләр, сулыклар... Барысын да карарга кирәк. Югарыда саналган бу эшләр калган тугыз авылда да бар бит. Аларны тәртиптә тоту өчен дә Әгъзам Әдһәм улы җаваплы. Бөтен көчен биреп эшли ул. Авыллардагы ятим өлкәннәр, ялгыз әбиләр дә аның игътибарыннан читтә калмый.

Тыныч кына яшәп ятканда Украинадагы коточкыч вакыйгалар күңелне сызлатты. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, авыл башлыкларына хәрби комиссариаттан повестка алып кайтып, аны тарату бурычы да йөкләнде. «Өйләренә кереп, иренә яки улына повестка тоттыру бик авыр. Сүзне ничек башларга, бу хәбәрне ничек җиңелрәк итеп әйтергә, дип уйлап керә идем», – ди ул. Мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм җыюны да районда беренчеләрдән булып ул башлап җибәрде. Авыл халкы да актив катнашты. Бу эшкә әфганчылар да теләп кушылды. Җирлектән 18 ир-егет 18нче ноябрьдә һәм 22нче декабрьдә мобилизацияләнгән солдатлар янында булып кайтты. Ярдәм җыю әле дә дәвам итә.

2023нче елның 30нчы гыйнварында Гайфуллин Әгъзам Әдһәм улына 50 яшь тула. Хөрмәтле Әгъзам Әдһәмович, Яңа Кенәр Ветераннар советы, авыл халкы сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли.

Сез үз язмышыгызны авыл тормышы белән бәйләп, чын күңелдән халыкка хезмәт итәсез. Кеше язмышына битараф түгелсез. Кемне кабул итсәгез, кем янына барсагыз да, кул белән күрешеп, хәл-әхвәлләр белешеп, кирәк чакта киңәшләр биреп, авыл халкы арасында ихтирам казандыгыз. Җитәкче булып кайда гына эшләсәгез дә, эшегезне намус белән, җиренә җиткезеп, үзегезгә генә хас җаваплылык тоеп һәм югары осталык белән башкарасыз.

Сезгә имин тормыш, саулык-сәламәтлек, тигезлек, күңел һәм җан тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрдә дә җаваплы һәм авыр эшегездә зур уңышлар гына юлдаш булсын. Яшәүдән – ямь, эштән тәм табып яшәргә язсын.

Яңа Кенәр Ветераннар советы рәисе Габделбәр САБИРОВ,

Арча районы

Комментарии