Күршеләр

«Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән гыйбарәне барыгыз да белә булыр. Бигрәк тә авыл җирендәгеләр.

1963нче елда ирем белән иске генә йорт сатып алып, башка чыктык. Әле ике генә айлык улыбыз да бар. Ир белән икебез дә хөкүмәт эшендә. Безгә кадәр яшәгән гаиләне башка авылга эшкә күчергәннәр. Укытучылар гаиләсе иде алар. Вәлишин абый бакчасына бик күп итеп карлыган, крыжовник, алма утырткан булган. Әлегә ул агачлар җимеш бирми. Койма-киртәләр дә бик ныклы түгел. Күп хуҗалыкта кәҗә асралган еллар. Безнең ул агачларның төпләрен йомшартып, су сибәргә мөмкинлек юк. Атнага 6 көн эшлисе. Яшь балаларны ул елларда чүпрәккә төреп, биләп куя идек. Подгузник дигән нәрсә барын, буласын фаразлау кая ул?! Ползунки дигәне дә чутлы. Баланы биләгән ул чүпрәкләрне юып, киптерергә вакыт җиткезә алсаң, күмер үтүге белән үтүклисең инде. Күрше-тирә бик яхшы кешеләрдән генә торган икән. Бер як күршебез минем авылдаш Җәннәт түтиләр. Минем әнкәйнең яшьтәше. Әнкәй килгәндә вакыт таба алсалар, чөкердәшеп чәй эчәләр. Икесе дә 90 яшьне узып бакыйлыкка күченде, урыннары оҗмахта булсын. Җәннәт түти тәмле телле, динле, ачык йөзле карчык иде. Йортта 5 онык, малай белән килен хөкүмәт эшендә. Күп санлы тавык-чебеш, сыер-сарык. Балалар Җәннәт әби куенында таза-сау үстеләр. Хәзер аларның икесе минем белән бер поселокта яши. Әллә каян сәлам биреп, туктап хәл белешәбез.

Икенче як күршем Камал апалар. Камал апа дөньяның бер чибәре – сызылып киткән кара кашлы, чем кара чәчле 4 бала әнисе. Кызы тормышта, улы өйләнеп, читтә яши иде.

Каршы якта Фоат абый белән Әлфия апалар. Фоат абый олпат гәүдәле, уллары да Кавказ ир-егетләренә охшаган, чибәрләр, гәүдәлеләр. Күршеләрем миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузып яшәде.

Тагын бер йорт аша гына күршеләрем Әминә апа белән Фатыйх абый, аларның дүрт балалары, Доха әби. Алдан сорап-сөйләшеп тә тормыйча, яшь баланы еш кына аларга кертеп калдыра торган идем. Улыма «тәпине» дә Фидиас биреп чыгарды. Фидаис Әминә апаларның уртанчы уллары.

Тагын бер кыйгач күршебез Вәлиулла абзыйлар турында язмыйча кала алмыйм. Вәлиулла абзый белән Фаидә түти умартачылар. Аларның йортында, ихатасында тавыш күтәреп сөйләшү юк, шулкадәр тыныч, талгын гына аралашалар. Ул елларда яннарында бер уллары гына калган иде, башкалары укып, югары белемнәр алып, читкә китеп урнашкан. Берсе хәтта Мәскәүдә үк төпләнеп калды. Алар отпускыларын бергәрәк туры китереп, җыелышып кайткан чакларда ашка-суга да йөрештек, кәрәзле балларын да күп татыдык.

Җәлилгә күченгәч дә уңдым күршеләрдән. Инде 37 ел биредә яшим. Күршеләремә багышлап шигырьләр дә язгаладым.

Күрше кирәк шатлыкларны бүлешергә,

Күрше кирәк кайгыны уртаклашырга.

Йомышларың төшсә, аңа бик тиз генә

Кирәгеңне үтенәсең табышырга.

Күрше кирәк ашка-суга йөрешергә,

Тагын кирәк дөнья хәлен белешергә.

Кем өйләнгән, кемнәр туган, исем кушкан –

Белер өчен кирәк көндез күрешергә.

Спектакль, концертларга билет алсаң,

Балаларны калдырырга кеше кирәк.

Иң җайлысы – ерак барасы да түгел,

Кертеп кенә җибәрергә күрше кирәк.

Гаиләңдә шалтыраса савыт-саба,

Җил-давылны кайда уздырырга кирәк?

Дөрес әйттең, иң кулае якын гына –

Туганнардай якын күргән күршең кирәк.

Эч пошканда чәй эчәргә күрше кирәк,

Йорт-илеңә күз-колакка тагын кирәк.

Туган – ерак, күрше янәшәдә генә,

Күрше белән шулай тату яшәү кирәк.

Биредәге күршеләрем турында да бераз языйм әле. Терәлеп торган күршеләрем яшьләр. Бер гаиләдә өч кыз бала. Кайда гына очратсалар да, исәнләшмичә узмыйлар. Әниләре Элира кирәк булса кереп уколын кадап тора. Аскы каттагы күршеләрем Ринат белән Вәзирә минем кибеттән кайтканымны күрсәләр, сумкаларымны күтәрешеп, өченче катка менгереп куялар. Якын-тирәгә генә чыкканда без ишек бикләп йөрмибез.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии