Изге гамәлле җан

Изге гамәлле җан

Җитмеш яшенә якынлашса да, аны әби дип әйтеп булмый әле. Бер карыйсың, ул моңая, ә икенче караганда кояш балкыгандай елмаеп, тирә-юньне яктылыкка күмә. Ә бүген аның күзләре моңлы, телендә улының бәхетсез язмышы.

Адәм баласы үкенечләр белән яши. Гадения әбинең дә улы ялгышлык белән гөнаһ кылып хөкем ителгәч, ананың күзеннән яше кипмәде. Изге сүзләр язылган «бөти» ясап муенына асты, кулына Коръән тәфсире тоттырып улын ирекләре чикләнгәннәр арасына озатты. Ун елдан соң улына биреп җибәргән әйберләре исән-имин кайткач, ананың сөенүләре!

Ул төш күрде. Имеш, улының бөтен тәне, кул-аяклары изге сүз белән язып тутырылган. Ана күргән төшенә шатланып, улының киләчәген матур булыр дип юрады. Әмма... улы шайтан суына башын салган иде шул.

Әй, язмыш, язмыш. Нигә шулай бик кырыс язылдың соң син бу анага?! Балачагы авыл кызы булып, кычыткан-әрем тәмнәрен татып, каралты-курада әнисенә булышып, су буенда күлмәк итәге белән балык сөзеп, сары чәчәкләрдән такыя үреп сизелми дә үтә. Аннан мәктәп бусагасы... Яшьтәшләре кебек ул да укый, ни тотса, шуны җиренә җиткереп эшләргә тырыша, ләкин әкрен эшли. Үзенең гарип әтидән туган кыз икәнлеген дә, сабакташлары арасында күпкә түбән икәнлеген дә белә ул, әллә шуңа күрә дә бик кимсенеп йөри. Шуның өстенә сыйныф җитәкчесе дә яшьтәшләре алдында Гаденияне кыерсыта. Янында утырган күрше малаена укытучының:

– Төртеп тор син аңа, йоклап китмәсен, чеметкәләп утыр, – дип әйтүе йөрәгенә каләмнең очы белән уеп, кан саркытып язып куела.

Әнә шундый түбәнчелеккә түзеп 8 классны тәмамлагач, Казанга апалары янында китеп, күн-тире эшкәртү фабрикасына эшкә урнаша. Анда бер ел яшәү дәверендә апасы бәбигә узып, хастаханәләрдә бик еш ята башлагач, җизни булган кеше яшь кыз Гадениягә күз сала, бәйләнә башлый. Бу хәлгә түзеп тора алмагач, ул яңадан әти-әнисе янына кайтып китә.

Җитеш тормышның ни икәнен дә белмәгән гаиләне авырлыклар сагалап кына тора. Әнисендә үпкә чире табалар, озак та үтми ул җан тәслим кыла. Гадениянең үзендә дә үпкә авыруы табып хастаханәгә салалар.

Ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Хәйруллин абый гарип иргә хатынны тиз таба. Ике сүзне җөпләп әйтә белми торган, кайнар ризыкны үз гомерендә дә пешерә белмәгән ярым-йорты хатынны Гаденияләр йортына димли. Әле хатыны үлеп, кырыгы да үтмәгән, җиткән кызы авырып хастаханәдә ятуына да карамастан, мәктәп директоры «тырышлык күрсәтә».

Хастаханәдән бераз тернәкләнеп чыккач, гаиләне туендыру нияте белән фермага сыерлар саварга килә кыз. Эшен яратып, малларын иркәләп, җан һәм тән ризыгы алып йөргән көннәрнең берсендә авыл советы җитәкчесе юлда очрап:

– Сиңа кем кушты фермага эшкә килергә? Син бит үпкә чирле. Башта Казаннан, чирле түгел, дигән язу алып кайтып күрсәт, – ди. Кыз коела да төшә. Нишләсен, китә ул Казанга. Кулындагы кәгазьләрне карап чыккан шәфкать туташы аны баш табибка җибәрә. Елмаеп каршы алган табиб аны бөтен игътибарын биреп тыңлый да, куркып кына утырган Гадениянең җилкәсеннән сөеп:

– Син сау-сәламәт. Справканы без язарбыз, ләкин сезнең ул акылга сай җитәкчегезгә болай дип язып бирәм әле, – дип, нидер яза да, кат-кат мөһер сугып, зур итеп имзасын да сырлый.

Гадениягә ул көнне кояш балкый, беренче тапкыр үзен кадерле кеше итеп тоя. Кәгазьне җитәкчегә кайтарып тоттыргач, тегесе укый да ачуы белән бөгәрләп читкә ата. Ә Гадения аны алып кайтып, күмер үтүге белән үтүкләп турайта да, кадерле кәгазьләре янына яшерә.

Күңелендәге очкын кадәр генә игътибар аның юлын яктырта, җанына рәхәтлек өсти. Әллә кайда, күңел төбендә саркып кына ятучы моң тышка бәреп чыга. Ул җырлый. Җырлап сыерларын сава, җырлый-җырлый йорт тирәсендә кайнаша.

– Сәхнәдә моңлы тавышлы яшь җырчыбыз Гадения Шалакина!

Шул сүзләрне ишетүгә ул сәхнәгә ашыга. Авылда һәр бәйрәм, һәр тамаша аннан башка, аның җырыннан башка узмый. Гадения әнә шулай итеп дөньяга чыга. Ачы телле авылдашлары алдында үзенең барлыгын күрсәтә һәм нәрсәгә сәләтле икәнен ачып сала.

Җырчы кыз Гадениягә авыл егетләре генә түгел, күрше авыллар да күз сала. Юашраклары килеп эндәшкәнче, иң элек көч белән масаючы, авылның кайсы тыкрыгында сугыштылар икән, кемнәр сугышты икән, дигән сүзгә үз исеме белән калын итеп нокта куючы Әсгать була. Күңелендәге «тагын бер кат апамнарга Казанга барып карыйм әле» дигән ниятеннән туктатып, Әсгать аның кулын сорый. Ярата да бугай ул хатынын, ләкин исереп кайтып, кул белән уйнавы еш кабатлана башлагач, кызы белән аерылып кайта Гадения. Язмыш уңлап-суллап кыйный торгач, тәвәккәл дә итә, үзен кимсетүчеләргә ипләп кенә төгәл җавап бирергә дә өйрәтә аны.

Еллар уза тора. Насыйп булгач, ул тагын бер урыс кешесе белән язмышын бәйли. Аның белән Дима исемле малай тәрбияләп үстерәләр. Чаллыда да, Актаныш якларында да яшәп карый алар, нигәдер төпләнеп кала алмыйлар. Авыл гына аларны киң кочагын җәеп каршы ала, яшәү мөмкинлекләре бирә.

Бәхет бары тик туган туфрагыңда икән дигән гыйбарәне раслаган кебек, Гадениянең дә туган авылында икенче сулышы ачылгандай була. Ире, ике баласы белән кайтып, авылдан йорт сатып алып шушында гомерлеккә дип төпләнеп калалар.

Авылга кайтуның икенче көнендә үк ашханәгә урнаша Гадения. Ирләр ашказаны белән ярата дип әйткән сүздә хаклык бардыр күрәсең. Ул эшләгән ашханә яныннан өзелми алар. Авыл хезмәтчәннәренең хезмәтен тикшереп йөрүче Казан җитәкчеләре дә аның ризыгыннан, якты йөзеннән бик канәгать кала. Янына килеп, җилкәсеннән сөеп, зур рәхмәтләр әйтеп чыгып киткән авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та килгән саен аны эзләп табып, күчтәнәчләрен калдырып китә.

Авылда һаман да өйләнмичә яшәүче беренче ире һәр көнне ашханә төбен сагалый. Гадениясе янына ничә ирнең ашарга керүен чутлап утыра да, эш беткәч, аны озата кайта. Әсгатьнең бу гамәлен әле һаман да яратуданмы, әллә көнләшүдәнме икәнен үзе дә белми Гадения апа. Игорь белән Әсгать бик тату яшиләр, бер-берләренә ярдәмчел булалар, туганнар да алай яшәмәс. Гадениянең пешергән ризыгын Игорь Әсгатькә үзе илтеп бирә яки үзен чакырып ашата. Бу хәлне күреп торган Гадения:

– Ашасын, ач йөрмәс бит инде, – диеп, ризалыгын белдерә. Ничек кенә булса да, бу һәркем дә эшли алмый торган изге гамәл инде. Ни хикмәт: ирләр икесе дә бер-бер артлы апрель аенда Гадениягә бәхиллеген биреп ахирәткә күчә.

Олы йөрәкле Гадения авылдашларына зур үрнәк. Пенсиягә чыккач, аның пешергән ризыгын сагынып, мактап сөйләүче ирләр генә түгел, хатын-кызлар да күп була.

– Ирем синең ризыгыңны ашап кайткач, мактап туя алмый иде. Аның мактавыннан күңелем кытыкланды. Мин дә тырышып пешерергә өйрәндем, хәтта икәүләп пешерә идек, – дип җылы сүзләрен җиткерәләр аңа.

Пенсиягә чыккач, үзенең тагын бер гамәле белән шаккаттыра ул авылдашларын. Үзе җырлап үскән сәхнәгә олы йозак белән юл ябылуын күреп йөргән Гадения апа түзми, авыл советына кереп гозерен әйтеп бирә. Аны биш куллап мәдәният йортына җитәкче итеп билгелиләр. Әлеге дә баягы йөрәгенә мәңге төзәлмәс мөһер сугучы мәктәпнең бер укытучысы каршы килеп:

– Ник кердең син монда? Барыбер булдыра алмыйсың бит, – дип әйткән сүзне ишетсә дә, күңеле аша үткәрми Гадения апа. Җитәкчелек, авыл халкы һәм авыл яшьләре белән уртак тел табуы эшенә дәрт өсти, күңелен җилкендерә. Ул тагын сәхнәне яулап ала.

Мәдәният йортына яңадан җан иңә. Яшьләр белән бергә өлкәннәр дә шунда ашыга. Кич утырулар, чәй табыны артында яңа план корулар, бәхетле шат тавышлар авылны гына түгел, күрше авылларны да үзенә тарта.

Кайда да үзенең уй-фикерен дөрес итеп, әкрен генә әйтеп бирүе белән үзенә хөрмәт уята Гадения апа. Әмма, мәктәп елларындагы сыйныф җитәкчесенең: «чеметегез әле шуны» дигән мәсхәрәле сүзе әле дә йөрәген телә.

– Инде ул апа күптән ахирәттә булса да, кичерә алмыйм, – ди Гадения әби.

Биш оныгына җырлый-җырлый оекбашлар бәйли ул бүген. Күңел тынычлыгын табу бик сирәк була торган эш икән. Улының ирегеннән мәхрүм ителеп, бөтен тормышын челпәрәмә китергән язмышка бик борчыла ул. Әтисе кебек бик уңган, ни тотса да кулыннан килә торган, ярдәмчел улының язмышын мөмкин булса, үзе генә хәл итәр иде дә бит... Дима белән мәчеткә барып муллага азан әйттереп «Дамир» дип исем дә куштыралар, ләкин бу исем белән улына дәшә алмавына үзе дә шакката.

Урыс милләтендәге ике балалы хатын белән яшәвенә дә сүз әйтми ул малаеның. Аның балаларын да үз канат астына алып, үзенчә тәрбия итәргә тели.

– Аларга никах укытсам ярый микән? – дип, туры юлга бастырыр өчен өзгәләнә ана йөрәге.

Әй, язмыш, язмыш... Ниләр генә күрсәтмәдең син бу әкрен холыклы сабыр әбигә. Ә ул сиңа мең рәхмәтле, башка төрле язмыш язылган булса, мин яши дә алмаган булыр идем, диеп дисбесен тарта ул бүгенге көндә. Ул әле улының да тормышы бер җайланыр дип өмет итә.

Шәйхи Маннур премиясе лауреаты

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА,

Мамадыш районы

Комментарии