Сезне табасы иде!..

булган көнен һәр хатын-кыз яхшы хәтерлидер. Беренчесен бигрәк тә. Бу көн – тормыштагы иң бәхетле, бернинди сүз белән дә әйтеп бирә алмый торган, сине илаһи затка әйләндергән мизгелдер.

Миңа бу тәүге хисләрне бала тудыру йортында кичерергә туры килде. Илфат белән тормыш юлын Арчада башладык бит. Улыбыз Арчада яшәгәндә туды.

Палатада өчебез – беренче тапкыр бала табучылар, ә дүртенче караватта ятучы ханым… Менә аның турында язарга җыенып ничә еллар үтте. Һаман тормыш мәшәкатьләре белән өлгереп булмый. Ә бала тудыру йортына һәр баруымда булсынмы, берәрсенә бәби ашы илтәбезме, кылт итеп һаман шул апа исемә төшә. Әйе, миңа апа тиештер инде ул.

Улыбыз 1986 елның 26нчы декабре кичендә дөньяга килде. Үз хәлем – хәл, палатадагылар белән иртән генә гәпләшә башладым. Ә ул апа барыбызны да авызына каратты. Үзе – чибәр, үзенең теле-телгә йокмый. Аның инде буй җиткән ике баласы бар икән. Улы – армия яшендә, кызы югары класста укый. Ә үзе бухгалтер булып эшлим, диде бугай. Арчаның кайсы авылыннан икәнлеге исемдә калмаган. Өченче балаларын уйламаганда алып кайтырга булганнар. Улы 26 декабрь көнне кич, яки 27се иртән туган булырга тиеш. «Ике балам да үземә охшаганнар, каралар. Ә кечкенә улым – нәкъ әтисе. Әй, ничек шатланганын белсәгез иремнең, хәтта елап җибәрде шатлыгыннан. Кая, матурланып куйыйм әле, улым килгәнче», – дип көзгесен алып бизәнеп тә алды. Менә балаларны китерделәр. «Улым, сары сандугачым, Аллаһы Тәгалә биргән хәзинә бит син», – дип тәтелди-тәтелди улын кулына алды.

Минем улымны да китерделәр. Калтыранган кулларыма беренче тапкыр нарасыемны алдым. Ничек дип дәшәргә, балам, багалмам, йөрәк парәм…Ах, никадәр күп назлы сүзләр.

– Улым, – дип дәш беренче тапкыр, ди ул миңа елмаеп. Ирен читләренә елмаю кунган йоклап яткан бәләкәчемә «Улым» дип пышылдыйм. Башкалар инде ашата да башладылар, ә минеке йоклый да йоклый. Бармак очларым белән битләренә дә кагылып карыйм, озын керфекләрен тибрәндереп зәңгәр күзләрен бер балкытып алды да йоклавын дәвам итә бит? Бер шәфкать туташы кереп балаларның ничек ашавын карады. Әле минем һаман ашатмаганымны күреп: «Иргә дә чыга, башкасын да беләсез, ә бала ашата белмисез», – дип дорфа гына дәште дә чыгып китте. Күземә яшьләр бәреп чыкты бу тупаслыктан. Әлеге апа миңа карап: «Ә-ә, улың ялкауланып ятамы? Кара син аны! Сак кына борынын кысып тор син аның, аннан авызын ача ул», – дип киңәш итте. Ул әйткәнчә эшләдем. Улым авызын ачып ашый да башлады. Бик күп матур киңәшләрен бирде ул апа, үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Матур итеп киенергә яраткан уңган, булган әнисе (каeнанасы) турында да күп сөйләде ул безгә. «Өйдә бер күлмәген кисә, кибеткә барганда икенчесен кия. Кайткач, пөхтәләп төреп элеп куя да, киемнәрен, чәчәкле кремплен күлмәген киеп мал карарга чыгып китә. Көненә ничә тапкыр алыштырадыр өстен. Беркөн төнге күлмәгенең итәгенә, матур була бит, дип, челтәр тегеп утыра», – дип сөйләгәч, сокланып тыңлаган идем. Яратам эш эшләргә дә, үз-үзен карарга да өлгергән кешеләрне.

Хискә бирелеп киттем. Максатым, әлеге ханымны табу иде. Мин язганнардан ул үзен таныса, редакция телефонына шалтыратсын, яки килеп чыксын иде. Олы кунагыбыз итеп кабул итәр идек.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Комментарии