И туган тел, и матур тел

Татар теленең алдагы язмышы мине бик борчый, чөнки оныгым бер кеше өйрәтмәсә дә башта урыс телендә сөйләшергә өйрәнде. Моңа беребез дә игътибар итмәгән идек. Болай барса, татар теленең югалып баруын аңлата бит инде бу. Моны бер мин генә күрмим. Хәтта Татарстан Рәисенең бу турыда карарлары бар. Урыннарда һәм районнарда активистлар бу мәсьәләне күтәреп чыгалар һәм фольклор, хорлар, ансамбльләр аша татар халкының милли киемнәрен, халык сәнгатен күрсәтеп, әби-бабаларыбызның борынгы йолаларын уздырырга тырышалар. Яшьләргә бүген милли киемнәр кидертү гомумән мөмкин түгел. Җырларны, музыканы алар төрлесен үз телефоныннан тыңлый алалар. Шуңа күрә бу тырышлыкның нәтиҗәсе бик күренми. Үзем күп җирләрдә, күп илләрдә булсам да, татар теле беркайда да, бер җирдә дә кирәк булмады, дип әйтсәм, бу инде бик үк дөрес булмас. Чөнки чит ил телен өйрәнгәндә татар теленең бер өлеше булган татар алфавиты бик уңайлы һәм файдалы икәнен аңладым. Ничек аңлый алганымны баштан ук язып китәм.
Мине чит илгә җибәрергә булдылар. Анда менә шул әйберләрне төзекләндерерсең, дигәч, ризалаштым. Бу әйберләрне заводта әзерләгәннән алып гамәлгә кертү һәм эксплуатацияләүдә актив катнашкан идем. Мәскәүдә миңа инструктаж ясаганда әйтәләр: «Сез, иптәш Мөхәммәдиев, чит ил хәрбиләрен укытачаксыз». Минем йөзнең үзгәргәнен күргәндер инде. «Нәрсә, сез аларны белмисезме?» – дип сорап куйды. «Юк, – дим, – мин аларны бик яхшы беләм. Әмма кешеләрне укытыр өчен тел дә белергә кирәк бит. Ә мин «хенде хох» белән «Гитлер капут»тан башка бер чит ил сүзен дә белмим». «Борчылмагыз, анда безнең тәрҗемәче бар, ул сезгә булышыр», – дигәч, тынычланып, ул илгә очтым. Барып төшкәч шунысы ачыкланды: тәрҗемәче бар, тик ул башка шәһәрдә яши. Уйлыйм, хурга калганчы, бу эштән баш тартыйм да кайтып китәрмен. Эш урынына баргач, урындагы түрә аңлатты: «Менә сезгә ике бүлмәле фатир, иртә белән сезне эш урынына китереп куярлар, эш беткәч шул ук машина белән кайтарып куярлар. Сезгә хезмәт хакы билгеләнә. Сез атнасына 1240 доллар алачаксыз». Бу сүзләрне ишеткәч, чәчләрем үрә торып, фуражкам күтәрелеп куйгандай булды. Нишләргә? Бу бит бер айга 6000 доллар дигән сүз. Ул вакытта мондый акчаларны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Ләкин аласы килә бит, ә тел белмим. Минем бәхеткә, эшкә шул ук көнне тотынасы түгел, ә 18 көнлек карантинны узасы. Тырыша-тырмаша 30га якын фигыль белештем, шул тирә ук исем белдем. Шулардан исемлек төзеп, берсен ашый торган өстәлнең алдына элдем: укый-укый ашыйм. Икенче исемлекне үзем йоклый торган карават каршына урнаштырдым: йокыга киткәнче дә, иртән күзне ачуга да шул исемлекне укыйм. Ә калган исемлекләрне бәдрәфкә һәм ванна бүлмәсенә элдем. Нәрсә генә эшләсәм дә, шул исемлекләрне кабатлыйм. Әмма ничек кенә тырышсам да, артык нәтиҗә күренмәде. Төпченә, актарына торгач, шуны белештем: латин графикасында барлыгы 22 хәреф кенә икән. Ә сөйләшә торган авазлар 40 тирәсе. Шул сәбәпле күп кенә хәрефләр сүзнең кайсы урынына, кайсы хәреф артыннан килүенә карап, ике-өч авазга, кайберләре алтышар авазга әйләнә. Төрле ысуллар белән яза башлап, ашыгыпмы, ялгышыпмы бер җөмләне татар алфавиты белән язып куйдым да үзем үк аптырашка калдым. Чөнки сүзләр теге телдә ничек яңгырый, татарның 39 хәрефле графикасы белән төп-төгәл языла да, укыла да икән. Шуннан соң гына минем тырышуым алга сикергәндәй булды. Мисал өчен «только» сүзенең тәрҗемәсен кирилица белән язганда «солома» килеп чыга. Икенче көнне «солома» диеп әйтсәм, мине бер кеше дә аңламый. Чөнки ул татарча «сөлөмә» диеп укыла да, ишетелә дә. Шулай итеп карантин беткәндә, мин чыктым аркылы күпер дигәндәй булса да, французча «сөйләшә» башладым. Һәрхәлдә мине яртылаш булса да аңлап була иде инде.
Татар алфавитының шундый күп кырлы булуын аңлап шатландым. Әгәр дә бүген бер француз җөмләсен татар графикасы белән язып, икенче көнне аны мәктәп баласына укырга бирсәң, ул аны нәкъ француз сөйләшкән кебек үк итеп, бер акцент та кертмичә укып бирәчәк. Бу француз теленә генә кагылмый. Татар графикасының шулай күп кырлы булуын ачыклап, аның мөһимлекләрен аңлатсаң, яшьләр үзебезнең телебезгә яңача карый башлаячак. Хәтта бүтән милләт кешеләре дә татар теле белән кызыксына башлаячак. Менә шушы булыр иде татар телен саклап калу гына түгел, аны киң таратуда иң беренче чын адым!
 

Равил МӨХӘММӘДИЕВ,
Байлар Сабасы

Комментарии