- 29.08.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №33 (24 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Татарстанда рус телен саклау һәм үстерү өчен аерым комиссия төзелүе, татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе үзгәртелеп, хәзер ул татар телен генә түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк дип аңладым. Татарстан Конституциясе буенча, Республиканың дәүләт теле булуга карамастан, татар теленең республикада яшәүчеләрнең телләре белән бер дәрәҗәдә калдырылуын ничек аңларга? Монысы тагын нинди адәм көлкесе икән?
Бу туган тел мәсхәрәсенең кем тарафыннан кабул ителүе турында әйтелмәгән, һәм ул серле рәвештә генә кабул ителгәнгә охшап тора. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы рус теле комиссиясен премьер-министр Алексей Песошин җитәкләячәк, аның өч урынбасары, гомумән, бу комиссиядә 36 кеше булуы турында әйтелгән. Монысы тагын нинди могҗиза була инде? Бу кадәр күп кешедән торган комиссия әгъзалары ул рус телен тагын да ничек итеп үстерә алырлар икән? Рус теленә карата бер яктан да бетү куркынычы янамый бит. Ул болай да дөньяның иң алга киткән телләре арасында, дип, горурланып язып та торалар әле.
Русиядә урыс булмаган башка халыкларның телләрен бетерүгә багышланган законнар эшләп торганда, телләрне үстерү буенча үзгәртелгән комиссия бу халыкларның телләрен ни рәвешле үстерә алулары турында әйтелмәгән. Ул телләрне үстерү кирәк булгач, телләрне бетерүгә багышлап, мәктәпләрдә ана телен укытуны тыюлар нигә кирәк булды икән? Шуның кебек, кеше башын катыра торган сәерлекләр бик күп монда. Конституция буенча татар теленең дәүләт теле булуы турындагы закон гамәлдән чыгарылмаган вакытта, безнең туган телебезнең шул дәрәҗәдә кыерсытылуы сәбәпле, тагын да зуррак фаҗигаләр китереп чыгармаслармы дип уйландыра.
Бездә яшәүче башка халыкларның телләре аларның үз илләрендә саклана. Безнең телебезнең башка җирдә саклану мөмкинлеге юк. Шулай булгач, үз телебезне үз илебездә саклый алмасак, телебез юкка чыгу алдында калачак. Ул вакытта үз телебезне өйрәнү өчен Финляндиягә яки башка илгә барырга туры килмәгәе безгә.
Телне саклау комиссиясенең булдырылуы кеше башын бутау өчен уйлап чыгарылган шикле гамәл икәнлеге күренеп торды бит инде. Бу комиссия рәисе никадәр булдыклы, тырыш кеше булуга карамастан, аның карамагындагы телне саклап калу мөмкинчелеге, андый мәктәбе юк иде. Ана телен балаларга мәктәпләрдә укытканда гына саклап калып булганы аңлашыла бит инде. Телне саклап калу кирәк дип санасак, аның өчен булды-булмады сәерлекләр белән түгел, мәктәпләрдә элеккеге милли телдә укыту системасын кире кайтару кирәк безгә. Шулай булганда гына телне саклап калуга өмет булачак.
Ә бу үзгәртелгән комиссия дигәннәре телне саклап калу өчен түгел, киресенчә, вакыт уздырып, кеше башын катырып, телне бетерү өчен эшләнгәне аңлый белгән кешегә аңламаслык түгел.
Хәзерге вакытта Украинада барган фаҗигале хәлләр дә анда яшәүче урыс халкының телен кыерсыту аркасында килеп чыкты түгелме? Шулай булгач, үз илебездә яшәүче халыкларның телләрен кыерсытуны ничек итеп аңларга? Илдә яшәгән халыкларны сортларга бүлеп, мәктәпләрдә балаларга үз ана телендә укуны тыю гадел булмаган ният белән, халыклар арасындагы татулыкны бетерү өчен эшләнә кебек күренә түгелме?
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии