Хокук тигез булырга тиеш

Хокук тигез булырга тиеш

Туган телебез – татар теленең киләчәк язмышына борчылырлык хәлләр шактый. Татар милләтеннән булган кешеләрнең дә күпчелеге урыс телендә сөйләшүләренә бераз ачыклык кертергә тырышып карыйк. Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, телебезнең әкренләп урыслаша баруына әллә үзебез гаеплеме, дип язган иде. Мисал өчен, йөз кешелек залда бер генә урыс кешесе утырса да, киңәшмә урыс телендә генә алып барыла. Мондый уңайсызлыкны үземә дә кичерергә туры килде.

Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгының автобаза директоры булып эшләгән вакытымда өч йөзгә якын эшчеләрнең уникесе урыс кешесе иде. Ягъни бу дүрт процент була инде. Билгеле инде, күбесе авылдан килгән татар егетләре булса да, киңәшмәләр урыс телендә генә алып барылды.

Бер җыелышта урыс милләтеннән булган кешеләргә мөрәҗәгать итеп карарга булдым. «Хөрмәтле иптәшләр, без, татарлар, сезне – урыс милләтен хөрмәт итәбез һәм бернинди авырлыксыз урыс телен өйрәнә алдык. Без бергә Татарстан дигән республикада яшибез. Әгәр теләсәгез, сез дә бер авырлыксыз татар телен өйрәнә алыр идегез. Сезнең бит бөтен дусларыгыз, танышларыгыз, күршеләрегез татарлар. Безнең ни сөйләшкәнне аңлап торсагыз, үзегезгә дә күңелле булыр иде», – дип әйтеп бетерүгә, әлеге дүрт процентны тәшкил иткән төркем шаулаша башлады. Янәсе, иптәш директор, сез нәрсә безгә булмаганны сөйлисез? Аларга минем Татарстанда яшәүче марилар, чувашлар, башка милләтне дә хөрмәт итә белгәч, татар телендә иркен сөйләшәләр бит, дип әйтүем дә ошап бетмәде, ахрысы.

Узган гасырның 90нчы елларында безнең депутатлар республикада ике телнең дә тигез хокуклы булуы турында закон кабул иткәннәр иде. Радиодан һәр көн иртән «Татарча сөйләшергә өйрәнәбез» дигән бик аңлаешлы, кирәкле тапшыру алып барыла иде. Бу тапшыруны игътибар белән тыңлаган урыс кешесе, һичшиксез, бераз булса да татар телен өйрәнә алган булыр иде. Соңрак бу тапшыру да туктатылды. Күрәсең, урыс иптәшләрнең аны бер дә тыңламаулары мәгълүм булгандыр.

Без үзебез гаепле, дигән сүзгә берничә мисал китерим. Баулы шәһәренең Березка санаториенда ял иткәндә бер шәфкать туташы үзен психотерапевт дип таныштырып, безне – унбишләп ял итүчене бүлмәсенә чакырып, саф татар телендә күңелле генә уеннар үткәрде. Берничә көннән безгә бер урыс хатыны килеп кушылгач, үзе дә урыс кешесе белән яшәүче милләттәшебез, ягъни безне өйрәтүче әлеге шәфкать туташы: «Иптәшләр, без Русиядә яшибез һәм без урысларны хөрмәт итәргә тиеш, бүгеннән дәресләрне урысча алып барачакмын», – диде. Мин урынымнан торып, Русиядә Татарстан дигән республика барлыгын, безнең Конституциядә ике телнең дә тигез хокукта булуы турында искәртеп, әгәр бер урыс кешесе кушылганга татарча сөйләшмибез икән, гафу итегез, дип чыгып киттем.

Ике көннән соң бу шәфкать туташы белән теге урыс хатыны икесе генә утырып калганлыгы мәгълүм булды. Соңыннан өйрәтүчебез бүлмә саен кереп, безне чакырып йөрсә дә, берәү дә бармады.

Азнакай санаториенда ял иткәндә Лениногорск шәһәреннән ике җырчы егет концерт куярга килде. Залда иллеләп кеше җыелды. Күбесе авылдан килгән ак яулыклы апалар, әбиләр. Егетләр берничә татар җыры башкаргач, залда урыс кешеләре дә бармы, дип сорадылар. Залда тынлык. Кат-кат, нишләп, берәү дә юкмыни, дип сорый торгач, кыенсынып кына бер әби кул күтәрде. Егетләребез әйтерсең шуны гына көткән. Ак яулыклы апалар аптырап бер-берсенә карашып утырсалар да, концертның күпчелек өлеше урыс телендә барды.

Ирексездән, ник соң без болай, дигән сорау туа. Бу кемгәдер ярарга тырышумы, үз милләтеңә, ана телеңә хөрмәт белән карау җитмиме? Соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен укытуны кыерсыту гына җитмәгән, һәр җирдә шушындый хәлләргә тыныч кына карап йөрергә күнегеп киләбезме? Өйдә әйбәт кенә татарча сөйләшкән баланың балалар бакчасына йөри башлагач урысча сөйләшә башлавына гадәти хәл кебек карап, шулай тиешле итеп, бу хәлгә без битараф булып йөрергә тиешме? Бу хәлләргә югарыдагыларга ишетелерлек итеп чаң сугарга кирәктер.

Бер «Ком сәгате» тапшыруында милләтебез өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе, күренекле галим Рүзәл Юсупов: «Безгә әзрәк кыюрак та булырга кирәк, гел басынкы гына яшәү дөрес түгел», – дигән иде. Бик тә дөрес фикер бу. Арабызга килеп кушылган бер урыс кешесенә ярарга тырышып, үзара да урысча сөйләшә башлау, шулай сөйләшә торгач, урысча гына сөйләшергә күнегә баруыбыз ана телебез файдасына түгел. Шуны онытмыйк: Татарстан дигән республика дөньяның бер илендә дә юк. Ул – бер генә. Ана телебезне саклау барыбызның да изге бурычы. Бөек шагыйребез Һади Такташ телебез өчен борчылып:

Сүз юк – урыс телен белү кирәк нәрсә,

Ләкин кирәклеген аның бутыйлар.

Татарларга, татар була торып,

Русчалатып доклад укыйлар, – дип язып калдырган.

Хөрмәтле укучым, бу язмам һич кенә дә ике милләтне бер-берсенә каршы кую теләге белән язылмады. Күп вакыт бигрәк тә шәһәрләрдә яшәүче татар кешеләренең үзара урыс телендә сөйләшүләре инде гадәткә кереп бара. Алай гына да түгел, соңгы вакытта татар авылында яшәүче укучы балаларның да үзара урыс телендә сөйләшүләрен ишетүне бик аяныч хәл дип бәяләргә кирәктер.

Рәдиф ХАННАНОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии