- 29.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бу язманы язарга минем генә түгел, күп сугыш ятимнәренең иңрәп, күз яшьләрен агызып, йөрәкләребездән кан саркытып торган рәнҗешле гаделсезлек этәрде. Янган ут өстенә бензин сипкәндәй, ТР Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улының телеэкраннан: «Сугыш чоры балаларына ярдәм итәргә безнең мөмкинчелегебез юк», – дип әйтүе йөрәк яраларын яңадан кузгалтты. Без сугыш чоры балалары гына түгел, ә сугыш ятимнәре дә. Без – сугыш ятимнәре аерым статуста булырга тиешбез, чөнки сугыш чоры балаларына әтиләре канаты астында безнең кебек җәбер-золым, ятимлек ачысын күрмичә үскән балалар да керә бит. Күбесенең әтиләре шул сугыш ветераннары бит инде. Әтиләре – әйдәп баручылары булгач, аларга югары урыннар кәнәфиендә урын да табылды. Минтимер Шәймиев тә сугыш чоры баласы категориясенә керә. Нигә мөмкинлек булмасын? Татарстанның байлыгы чиксез, Аллага шөкер. Миллиардерларыбыз никадәр?! Афәрин, дип әйтәсе килә, дөрестән дә, «булдыралар». Ул эшләп тапкан малларыдыр… Менә мин югары белемле белгеч булып, өзлексез 55 ел буе тир агызып эшләп, андый байлык туплый алмадым. Колхозчы хезмәт хакы белән булдырып булмады шул.
Без бит ач-ялангач килеш, 12 яшьтән, буыннарыбыз да ныгып җитмичә тыл фронтында, сугыштан соңгы җимерекләрне күтәреп, сәламәтлекләребезне бетердек. Бездән бит, сезнең мөмкинлекләрегез бармы, дип сорап тормадылар. Төрмә белән куркытып елата-елата, ничәшәр мең сум займ, ит, сары май (терлек-туар булмаган көе) һәм башка төрле салымнар түләтеп, җелегебезне суырдылар. Сугыш ятимнәренең яшьлегендә дә җәбер-газап булды. Олыгайгач та тормышлары җиңел түгел.
Хөкүмәт башындагы бабайларга җиткерәсе килә: гомерегез буе бер-берегезне макташып, бер-берегезгә бүләкләр биреп, «Без булдырабыз!» – дип күкрәк сугып, кәнәфиләрегездә тамыр җәйгән кебек утырмассыз. Шул җылы, йомшак кәнәфиләрегездә утыруыгыз белән сугышта һәлак булганнарга сез дә бурычлы түгелмени? Безгә – сугыш ятимнәренә һәм сугышта һәлак булган әтиләребезгә, дәүләт тарафыннан игътибарны җанландырырга кирәк. Безгә күп кирәкми, без финишка килеп җиткән буын инде.
Безнең әтиләребез сугышның беренче һөҗүмнәрен күкрәкләре белән каплап һәлак булдылар, иң авыры сугышның беренчеләренә эләкте шул. Бәхетле киләчәк өчен сугышып, шунда корбан булган әтиләребез рухын, аларның ятимлек газабын күреп үскән ятим балаларының күңелен рәнҗетмәгез, рәнҗеш яхшыга илтмәс. Теләк булгач, Украинага ярдәм табылды бит.
Наил ҖАМАЛИЕВ,
Тукай районы, Новый бистәсе
Комментарии