«Сез экстремист дип атарлык нәрсә эшләдегез? Берни дә!»

«Сез экстремист дип атарлык нәрсә эшләдегез? Берни дә!»

Узган шимбәдә Бөтентатар иҗтимагый үзәге, кар көртләрен һәм ясалма тудырылган киртәләрне ерып чыгып, Казан үзәгендә очрашу уздырды. Прокуратура, үзәкне экстремистик дип тануны сорап, Югары судка мөрәҗәгать иткәннән соң оештырылган бу җыенның төп темасы «Оешманы ничек саклап калырга?» дип билгеләнгән иде.

Тиешле вакытка билгеләнгән урынга – «Татарстан» кунакханәсенә – килгән кешеләр «монда бернинди дә очрашу булмый» дигән җавап ишетте. Вакыты килеп җиткәндә генә конференциянең урыны үзгәргән икән. БТИҮ берничә активистын «Татарстан»да бастырып калдырган. Алардан сорашып, очрашуның «Биләр» кунакханәсенә күчкәнен белдек һәм җәяүләп кенә шунда атладык. Әле ярый ара ерак түгел, вакыт күп югалмады.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев тә сөйләшүне шул ясалма тудырылган киртәләрдән башлады. «Без теләгәнчә булып чыкмады. «Татарстан»да рөхсәт бирмәгәч, бер «акыллысы» интернетка язып куйган. Фәндәс абый Сафиуллин шуны күргән дә, бөтенләй булмый дип, килмәскә уйлаган», – диде ул. «Татарстан»да үткәрә алмауны конференцияләр залында ремонт башлану белән бәйләп аңлатканнар. Ә бит залны белешкәндә төзекләндерү эшләре турында әйтелмәгән. БТИҮ җыеннарына йөрүчеләр мондый гына «ремонт»ларга күнеккән инде. Иҗтимагый үзәкнең берәр җыены җитә башласа, Казанда биналарның кисәк ватыла (кичекмәстән, шул ук көнне ремонт кирәк!), электр уты йә суы өзелә торган закончалык бар бит ул, чыннан да. Әле тагын очрашуга бер көн кала суд приставлары актсыз-нисез генә БТИҮнең компьютерын һәм Зәкиевнең шәхси ноутбугын алып чыгып киткән. Полициягә гариза яздык, дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Хуш, юлны табып килеп җитүчеләр күп булмаса да, бар иде. «Оешманы ничек саклап калырга?» дигән темага сөйләшү булырга тиеш иде бит бу. Аңлашыла инде: прокуратура судка биргән икән, димәк, суд юлын узарга кала (БТИҮне ни өчен экстремистик дип тануны сорауларын узган саныбызда язган идек: «Татар башына тагын тимер тарак: БТИҮ кемгә комачаулаган?», 20 гыйнвар, 2021, №2. Беренче утырыш 24нче февральгә билгеләнгән). Башка юлы юк. Җыенга килүчеләр дә моны аңлый һәм белә, әлбәттә. Ләкин менә шушылай җыелып, пар чыгарып алу, фикер уртаклашу барыбер кирәк булган икән. «Ничек саклап калып була» дигәнгә җаваптан бигрәк, теләктәшлек сүзләре яңгырады бу очрашуда.

Теләктәшләрдән, мәсәлән, «Яблоко» фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин бар иде. «БТИҮне радикаллыкта гаепләве прокуратураның вазифаи яктан яраксыз орган булуын күрсәтә. Әгәр кемдер кайчандыр митинг уздыру тәртибен бозган икән, аны бит оешма түгел, физик зат бозган. Шул ук мантыйк буенча барсалар, «Бердәм Русия» фиркасен дә җинаятьчел төркем дип ябып куярга тиешләр алайса. Икенчедән, БТИҮ уставы Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм ничә ел буе аңа бернинди дәгъва булмаган, ә хәзер кисәк барлыкка килгән икән, бу шулай ук прокуратураның йә уйлап чыгаруы, йә вазифаи яктан яраксыз булуы хакында сөйли. Утыз елдан артык бернинди канун бозу күрмәгәннәр бит. Ни өчен алар бүген оешманы тыю турында сүз алып бара? Әгәр закон үзгәргән икән, ник башта «сезнең уставта менә шундый урыннар бар, әйдәгез башкача языйк» дип әйтмәгәннәр? Татарстанда Кремль сәясәте белән туры килмәгән һәр хәрәкәт экстремистик дип бәяләнә. Татар иҗтимагый үзәген дә, үз сүзен әйтүе өчен, экстремистик оешма дип атарга тырышалар. Без мондый хакимиятнең гамәлләрен хупламыйбыз һәм сезгә теләктәшлек күрсәтәбез, – дип сөйләде ул. Аны алкышларга күмделәр.

Терәк булырга дип килүчеләр арасында «Сул фронт» координаторы Владимир Колодцев та бар иде.

– Путин хакимияте прокуратура ярдәме белән сезне экстремист дип тапса, татар теленең хокукын кем яклаячак? Сез экстремист дип атарлык ни эшләдегез? Берни дә! Сез бары тик республикадагы милли мәнфәгатьләрне генә яклыйсыз. Бу хәл безнең бөтенебезгә дә кагыла. Бүген сезгә, Навальныйга басым ясыйлар икән, иртәгә «Сул фронт»ка ябышырга мөмкиннәр. Алман пасторы Мартин Нимёллер болай дигән: «Германиядә фашистлар коммунистлар артыннан килгәч, мин аларны яклап чыкмадым – чөнки мин коммунист түгел идем. Фашистлар яһүдләр артыннан килгәч тә чыкмадым – чөнки мин яһүд түгел. Ә минем арттан килгәч, инде мине яклап чыгарлык кеше калмаган иде». Шунысы күңелне борчый: хакимияттә утыручылар газ, нефтьне үз кулларына алганчы, аларга Бөтентатар иҗтимагый үзәге кирәк булды, сезгә теләктәшлек күрсәтеп тордылар, ә хәзер баегач, сез экстремист булсагыз да ярый», – дип сөйләде ул. Сүз уңаеннан, заманында БТИҮне Карл Маркс урамы, 41нче йортта урнашкан офисыннан нәкъ менә «Сул фронт» җитәкчесе Сергей Удальцовны чыгыш ясарга бинага керткәне өчен куып чыгарганнар иде.

Берничә тапкыр чыгышлардан соң: «Оешманы ничек сакларга, шуны әйт син!» дигән сүзләр яңгырады. Берсендә җавап итеп шулай ук залдан кычкырдылар: «Сакласа, Аллаһ кына саклап кала ала инде».

Әйтүләренә караганда, БТИҮ әгъзалары да суд җиткәнен көтеп, кул кушырып утырырга җыенмый. «Судларга бармый мөмкин түгел, барабыз. Әмма аңарчы юристлар белән сөйләшеп, үтенеч язарга тиешбез, безнең чыгышларга һәм плакатларга кемнәр экспертиза ясавын ачыкласыннар. Алар арасында татарча белүче юк, тәрҗемәләр дөрес эшләнмәгән. Суд карарларын, милли хәрәкәткә һөҗүм фактларын туплап, халыкара оешмаларга да җибәрергә кирәк», – диде БТИҮ әгъзасы Галишан Нуриәхмәт. Интернетта имза җыюны оештырырга кирәклеге турында да сүз булды. Иң зур «кирәк»ләр исемлегендә – корылтай. Судка кадәр БТИҮ корылтаен уздырып, утырышка әзер резолюция белән барырга кирәк, диештеләр. «Кирәк дисезме?», «Җитешербез микән?», «Көн тәртибен ничек дип куябыз?» дигән озакка сузылмаган фикер алышулардан соң, 13нче февральдә корылтай җыярга дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тарихчы Илнар Гарифуллин:

– БТИҮгә һәм башка милли оешмаларга ниндидер ярлык тагарга тырышалар. Менә монда – шовинистлар, тегендә – милләтчеләр, анда – расистлар утыра. Татарлар урысларны, башкортларны бетерергә тырыша, дип әйтәләр. Без менә шуңа каршы торырга тиеш. Бүген безгә иң мөһиме – үзебезне җәмәгатьчелек алдында аклау. Без башка халыкларга каршы чыкмыйбыз, үз хокукларыбызны гына яклыйбыз. Һәр почмакта моны кабатлап торырга тиешбез. Күбрәк матбугат аша халыкка аңлатырга, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 30 ел буе нәрсә өчен көрәшүен күрсәтергә кирәк», – дип үз тәкъдимен кертте.

Татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Чаллыдан килгән активист Зиннур Әһлиуллинның да тәкъдимнәре бар икән. «Әлбәттә, судларга йөрергә кирәк. Ләкин уен өчен генә. Моңа күп көч сарыф итмәскә. Параллель рәвештә оешманың эш формасын алыштыру юнәлешендә хәрәкәт башларга кирәк. Элитаны саклау зарур. Элита – милли хәрәкәт ул. Милли хәрәкәт бар икән – татар да бар. Хәзер безнең төп юнәлеш – яшьләр белән эшләү. Интернет зур мөмкинлекләр ачты. Безгә милли рухлы блогерлар да кирәк. Кырымтатарларда, башкортларда бар, бездә әлегә күренми. Һәркайсыбыз ким дигәндә ике кешене тәрбияләргә тиеш! Байлар белән уртак эш башлап, мәктәпләр дә ачарга кирәк», – диде ул.

Юрист Руслан Гарифуллин җыенда чыгыш ясамады. Аның белән соңыннан сөйләштек.

– Оешманы экстремистик дип тану өчен, прокуратура аның максаты нинди, әйтик, милли яки дини мәсьәлә буенча социаль өстенлек яулауга яки башка группаларга карата дошманлык хисе тудыруга корылганын ачыкларга һәм шуны исбатларга тиеш. БТИҮнең эшчәнлеге ниндидер бер группа кешеләренең милли яки дини кыйммәтләрен кимсетүгә юнәлдерелмәгән. Прокуратура, үзәктә экстремистик состав буенча җаваплылыкка тартылган затлар бар, дип барыр, мөгаен. Бу затлар БТИҮгә дә йогынты ясый, дип исбатларга тырышыр – шулай фаразлыйм. Әгәр суд гадел һәм объектив булса, бу аргументларга колак салмас. Аннан соң, ул затларның (сүзнең Рафис Кашапов турында барганын аңлагансыздыр. – Авт.) чынлыкта нәрсә өчен җаваплылыкка тартылганын беләбез бит. Фактта берсе дә экстремистик эшчәнлек алып бармаган, – диде ул.

«Практикада ничек, прокуратура экстремистик дип тануны сорап та, суд дәгъваны канәгатьләндермәгән очраклар бармы?» – дигән сорауга юрист: «Кызганычка, хәзерге Русиядә мондый дәгъваларда судларның прокуратура таләбен канәгатьләндермәгән очрагын белмим. Әлбәттә, оешманы яклау хокукы бирелгән. Прокуратура дәлилләрен кире кага торган язма документлар әзерләргә кирәк», – дип җавап бирде.

Дөрес, әлегә тәгаен ябылу турында сүз бармый. Очрашуда берәүнең: «БТИҮне япсалар, башка оешма төзеп була», – дигән сүзен дә тиз кистеләр: «Бетмәгән бит әле үзәк, япмаганны ник яптылар дип сөйләргә»… Шулай итеп, корылтайга кадәр дип хушлаштылар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии