Бизмән кая авышыр?

«Кытайга барып булса да гыйлем ал» диелсә дә, үз илебездәге кануннар нигезендә үзебезне яклый алмавыбыз аяныч. Гыйлемебез җитми. Әйтик, нәрсә соң ул «экстремизм»? Йә булмаса, «экстремизм билгесе»?

Мисал. Прокуратура хезмәткәрләре татар теленең рәсми рәвештә укытылуын мәктәпләрдә тыеп йөрделәр. БТИҮ татар теленең рәсми рәвештә укытылуын туктатулары канунсыз икәнлеген әйтте. Кемдә гаеп? Кем экстремист? Тыючымы, әллә бу турыда әйтүчеме?

Миңа калса, таләбеңне кануни рәвештә түгел, көч кулланып гамәлләштерү экстремизм дип атала түгел микән?

Русиянең Татарстандагы Прокуратурасы яңа 2021нче елны БТИҮне, экстремизмда гаепләп, 14нче гыйнварда Татарстанның Югары мәхкәмәсенә биргәнлеге мәгълүм булды. Бер яктан, эш катлаулы түгел. Русия һәм Татарстан күләмендә кабул ителгән Конституцияләр, аларда теркәлгән хокуклар бар. Тик… Алар кем тарафыннан үтәлми? Эшнең катлаулыгы, минемчә, судьялар күзлегеннән караганда, менә нәрсәдә. Прокуратура гаепләвен таныйсың икән, Конституциядә теркәлгән хокукларны танымавыңа китерүе ихтимал. Ягъни, «Кыргый Көнбатыш»тагыча, «индеецлар һәрвакытта да гаепле»гә китерәчәк. Гаепләүне танымыйсың икән, эшсез калуың, картлык көнеңдә мул пенсиясез дә калуың ихтимал.

Бизмәннең кайсы башы тартыр, озакламый билгеле булыр.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы рәисе

Комментарии