«Көнче күбәләк»нең канаты көя

«Көнче күбәләк»нең канаты көя

Хөрмәтле укучым, үз-үзеңә бер кызыклы сорау биреп кара әле: табигатең белән син көнчеме? Үз-үзеңә ышанычың җитәрлек түгелмени соң? Ә ни сәбәпле? Ә кай җиреңне кешенекеннән ким дип саныйсың? Акылыңнымы? Белемеңне, йә булмаса, аң дәрәҗәңнеме? Җәмгыятьтә тоткан урының үз-үзеңдә ризасызлык уятамы? Хезмәт хакың башкарган эшеңә тәңгәл килмиме? Хезмәттәшләрең арасында абруеңның бигүк югары булмавы канәгатьләндермиме? Әллә тышкы кыяфәтеңнән риза түгелсеңме? Ялкау яки җилкуар түгелдерсең лә… Юк ла инде, дисеңмени? Алай булгач, абзар артындагы багана күләгәсеннән дә көнләшеп, нилектән берөзлексез хатыныңның колак итен ашыйсың?

Яраткан гәҗитебезне укучы гүзәл затлар да берничә сорауга җавап биреп карасын әле, юкса миңа үпкәләп куюлары бар. Үзе татлы йокыга талгач, ара-тирә ирегезнең кәчтүм-куртка кесәләрен тикшермисезме? Монда ирем яшереп саклаган «француз күчтәнәчләре», иннек-кершән ише бизәнгечләр, сездән яшереп калынган акчалары, сөяркәсенә (тфү-тфү, Аллам сакласын!) атап алынган бүләкләр чыкмасмы икән дип, ул күрмәгәндә машина бардачогына ревизия ясаганыгыз булмадымы? Ят хушбуй исе килмиме икән дип, ирегезнең юарга салган күлмәк якасын иснәп караганыгыз юкмы? Бер-берегезнең кесә телефонына килгән СМСкаларны укыштыргалап, өйдә кара тавыш чыгарганыгыз юктыр ла… Беләсегез килсә, үтә чыккан көнчелек хисе аркасында гомерлек яр итеп сайлаган, үзеңә тугрылыклы парыңны күрәләтә ялгыш юлга этеп чыгарырга, хәтта утка салырга була икән. Тормышта моңа мисаллар шактый. Эш узгач, терсәк тешләргә омтылудан гына файда юк…

…Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында «Казан» шифаханәсендә утыз биш яшьләр тирәсендәге Наилә исемле сөйкемле генә ханым белән бер бүлмәдә ял иткән идек. Ул, күз яшьләре түгә-түгә, үз башыннан кичкән гыйбрәтле вакыйганы сөйләде, күңелемдә уелып калган өлешен түкми-чәчми сезгә җиткерәм.

– Инженер-химик мин, фәнни-тикшеренү институтында эшлим, – дип сөйләп киткән иде Наилә апа. – Башкарган вазыйфам ил буйлап командировкаларга йөрүне таләп итә. Башкала үзәгендәге өч бүлмәле фатирыбызны минем эштән бирделәр, хезмәт хакым да ярыйсы, тормыш алып барырга җитә. Ике улым, ирем бар. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем иде ул минем, бер вузда укыдык, соңгы курста өйләнештек. Ирем Мәсхүт инициативасызлыгы, битараф-үшәнлеге сәбәпле, эшендә югары баскычка күтәрелә алмады. Салырга яратуы аркасында, аны бер урында озак тотмыйлар. Иремә минем өйдә тормавым, чегән кебек шәһәрдән-шәһәргә йөрүем ошамый булса кирәк, юкка көнләшеп теңкәмә тия. Ә минем керемле яраткан эшемне, үземне хөрмәт иткән коллективны алыштырасым килми. Ни дисәң дә, тормыш йөген үзем җигелеп тартып барам бит. Мәсхүткә ике дөнья бер кәнди, аңа эчәргә, тәмле ашарга, туйганчы йокларга булсын. Мәктәптә укучы ике улымны аталары белән калдырып юлга чыгып киткәч тә, гаиләм өчен ут йотам. Тамаклары ач түгелме? Авырмыйлармы? Мин биреп калдырган акчаны тәртипләп тоталармы? Аталары исереп кайтып, газны яки суны ачык калдырмадымы икән, дип борчылам. Кайсы калага барып төшсәм дә, мөмкин кадәр (ул чакта кәрәзле телефоннар юк иде шул. Авт.) өйгә шалтыратып, хәлләрен белергә тырышам. Ерак юллар урап, арып-талып, бүләк-күчтәнәчләр төяп, якыннарымны ихластан сагынып, күңелем тулы сөю хисе белән өйгә ашкынып кайтып керәм. Бусагадан атлауга балаларым кочагыма сарыла, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, мәктәптәге, өйдәге яңалыклар турында сөйли башлый. Ә ирем ирен читенә мәсхәрәле елмаю чыгарып, теш арасыннан: «Ну, нихәл? Күңелле ял иттеңме? Миннән шәбрәк партнер таптыңмы? Аннан канәгать калдыңмы?» – дигән мәсхәрәле сүзләрне сытып чыгара. Бу мыскыллаулар күп тапкырлар кабатланды. Гөнаһсызга түккән күз яшьләремнең дә, аңа гына тугрылыклы икәнлегемә ант итүләремнең дә, ул аек чакта әлеге темага җитди итеп уртага салып сөйләшүләремнең дә файдасы булмады. Ирем күземә карап мәсхәрәләде, айлар-еллар буенча нахакка җаныма пычрак атуын дәвам итте. Ул мине үзе чиккә илтеп терәде. Чираттагы командировкадан кайтканда «Ленинград – Мәскәү» поездына плацкарт вагонга билет булмады, аптырагач, кыйммәт бәягә булса да, купега алырга туры килде. Ә анда һинд киносы актеры Радж Капурга охшаган, үтә дә чибәр, ачык йөзле, тәмле телле, юмарт подполковник белән Мәскәүгә чаклы икәүдән-икәү генә кайтырга туры килде. Ул мине вагон-ресторанга кичке ашка чакырды, каршы килмәдем. Ә аннан соң… иремә үч итеп, үз гомеремдә беренче мәртәбә чит-ят ир куенына кердем. Әлеге очраклы мәхәббәт уеныннан мин ләззәт кичермәдем. Иремнең даими рәвештә хаксызга рәнҗетүенә түзә алмаганга күрә генә әлеге юньcез адымны ясасам да, соңыннан үкенеп бетә алмадым. Кайткач балаларым күзенә туры карарга кыенсындым. Әйтерсең, хыянәтем маңгаема корым белән язылган. Ә иремнең чираттагы мыскыллы карашыннан элеккечә сыгылып төшмәдем. Аның эчә-эчә тоныкланган күзләренә туп-туры карап: «Котлыйм! Теләгеңә ирештең!» – дидем дә, күз яшьләремне аңа күрсәтмәскә тырышып, ванна бүлмәсенә кереп киттем. Миңа үз тәнем ят һәм үтә дә пычрак кебек тоелды, кат-кат юындым, әмма гөнаһымны, үкенечле хисләремне су агызып китми бит инде…

«Психолог-журналист Наталья Правдина: «Үз-үзен яратырга, хөрмәт итәргә сәләтле кеше башкаларга эчке дөньясында казынырга рөхсәт бирми, үзе дә казынмый. Әлеге халәттән хыянәткә мөнәсәбәтне үзгәртеп кенә котылып була. Әгәр иреңнең хыянәтен сизенсәң, күз яшьләре, тавыш-гауга чыгару юлы белән аны үзгәртә, вәзгыятьне көйли алмыйсың. Бер хезмәттәшемнең ире «уҗымга» йөри башлаган иде. Танышымның гаилә, бала мәшәкатьләренә чумган, үз-үзен карарга, кадерләргә вакыт тапмаган чагы. Зирәк хатын, эшнең асылын сизгәч, бала караучы яллады. Эшенә чыгып, әйбәт хезмәт хакы ала башлады, кеше арасында дәрәҗәсе артты. Ул тышкы кыяфәтен үзгәртте, яңа өс-баш алды, матурлык салоннарын читләтеп үтмәде. Нәтиҗәдә, башка ир-атларның да күзе төшәрлек сөйкемле, җитез, дәртле, очкынлы карашлы, булдыклы хатынга әверелде. Ире тиз генә аңына килде. Гаиләдә тигезлек урнашты. Ял җитүгә: «Кадерлем, бу юлы кая барабыз? Көнебезне ничек кызыклы итеп үткәрәбез?» – дигән сорауларны ул зирәк хатын чит-яттан түгел, ә үз иреннән ишетте», – дип яза. Тормыштан алынган бу мисалда әлеге хатынның аек акылы, эчке сизгерлеге ярдәмгә килгән. Кайберәүләр кебек, мескенләнү, үзенә яхшы мөнәсәбәт теләнү юлына басмаган. Үзен, гомерлек парын түбәнсетеп, сөяркәләрнең чәчен йолкып, тәмсезләшеп, талашып йөрмичә генә, ирен йөгәнли алган. Ир-ат аш-суны тәмле пешерүче, баланы оста караучы, тузанны даими сөртүче, керне чиста юучы булганыбыз өчен генә мөкиббән китми шул, тормышта һәрьяклап үз-үзен раслаган, аягында нык басып торучы замана хатын-кызының үз өендә дә кадере зуррак. Чөнки аның тышкы кыяфәте күз төшәрлек булуы өстенә, эчке дөньясы да гармониядә, аның үз кадерен үзе белүе, күңел көрлеге сизелеп тора. Ир-ат халкы хатын-кызны буйсындырырга яратса да, колбикәне яратмый.

Әгәр өйгә хыянәт керсә, нишләргә? Авыр булса да, башны аска имәгез, мөнәсәбәтләрнең тамырына балта чабу сезнең файдага түгел. Әлеге хәлнең ни сәбәпле килеп тууын салкын акыл белән анализлап каравыгыз хәерле. Ялгышны кайчан, кайда җибәрдегез икән? Гаепне иң элек үзеңнән эзләү отышлырак, хаталарны тизрәк төзәтергә ярдәм итәчәк. Иң мөһиме: бөтен дөньяга ачу сакламавың, вату-җимерү юлына басмавың, чөнки артыгын кыланып, көл өеме өстендә ялгыз басып калуың бар. Ир-атның күңеленә иң туры юл ашказаны аша. Үз-үзеңне тәртипкә китереп, тәмле ризыклар әзерләп, көнчелек хисен йөгәнләп, матурлыгыңны җуймыйча, тәмле телеңне, иркә-назыңны кызганмыйча, иреңнең табигый ихтыяҗын үз ятагыгызда канәгатьләндереп, аны гаилә мәшәкатьләренә, бала тәрбияләүгә, төрле бәйрәмнәргә җәлеп итеп, вакытлыча кризисны сабырлык белән уздырып җибәрә белгән хатыннар ялгызлыкка дучар булмый, балаларын да әтиледән әтисез ятим итми. Сөяркәсенең һәр капризын, кыланмышын синеке белән чагыштырганда, акыллы, сабыр, эшлекле-уңган, сөйкемле-зәвыклы хатын өстен чыгарлык булсын!

Үзеңә юк акылны кешегә бирергә маташып утырма әле, дисеңме? Үземә дә көн иткәндә төрлесен күрергә, күз яшьләремне эчкә йотып, елмаерга туры килгәләде, сабыр иткән – морадына җиткән. Беренче иремнең (ул 1997нче елда мәрхүм булды. Авт.) хыянәт ачысын эчемә йотып, улларым тигез канат астында үссен дип, тавыш-гауга чыгармадым, үч алу юлына басмадым, һәрдаим камиллеккә омтылдым, эшемдә югары баскычлар яуладым, әдәби иҗат белән мавыгып, күңел күгемне баеттым, рухымны сындыруга юл куймадым һәм моңа һич кенә дә үкенмәдем. Нәтиҗәдә, гаиләдә көтеп алынган иминлек урнашты. «Көнче күбәләк»нең канаты көя, сабыр канатларын юкка сындырмагыз!

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

«Көнче күбәләк»нең канаты көя, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии