- 28.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №51 (26 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Яңа ел минем өчен чыршы бәйрәме генә түгел, бу матур бәйрәм белән бәйле хатирәләрем бик күп. Яңа ел алдыннан мине – яшь егетне армия сафларына алдылар, без инде иң соңыннан киткән чакырылыш егетләре идек. Безне Ерак көнчыгышка, «Лазо» станциясеннән ерак түгел хәрби частька алып килделәр. Яңа елга бер атна кала солдат киемен кидек, ике ел хезмәт иткәннән соң янә Яңа елга 3 көн кала хәрби хезмәттән үземнең туып-үскән Олы Елга авылына кайтып төштем.
1971нче елның Яңа ел кичендә хатыным Рәхилә Касыйм кызы белән никахлаштык. Аның ирне гаилә башлыгы итеп хөрмәтләп, кирәк чакта киңәш биреп, тиешле вакытта ярдәм кулы сузып, урынында сабыр булып, олыны олылап, кечене кече итә белүе, минем өчен Ходай биргән Яңа ел бүләге булды инде.
Безнең олы тормыш юлында шулай бер-беребезне табып, кавышып инде 41нче Яңа елыбызны исән-имин, балаларыбыз, оныкларыбыз белән каршы алуыбыз. Яна ел кичендә әти-әниләребезнең: «Бәхетле булыгыз, балалар, хәерле сәгатьтә!» – дип теләгән теләкләре кабул булды.
Киләчәк Яңа елларда ялгызлар кавышсыннар, кавышканнар гаиләләрен, бәхетләрен саклап яшәсеннәр. Безнең халыкның «Ир – баш, хатын – муен», – дигән мәкале бар, ягъни муен кайсы якка борса, баш шул якка борыла. Моның өчен хатын-кызның зирәк акыллы, сабыр, тыйнак, кирәк чакта үзләренә генә хас хәйләкәрлекләрен куллана белүе кирәк.
Яңа еллар илебезгә, барчабызга да исәнлек, саулык, иминлек алып килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын, бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк.
Кавыштык без Яңа елда
Урамда – кышкы салкын.
Иңнәрдә – очар канатлар
Ә йөрәкләрдә – ялкын.
Кавыштык. Күк йолдызлары,
Сибелде юлыбызга.
Гомер бирдек кызыбызга
Һәм дә ки улыбызга!
Кызыбызга инде кырык,
Кырык бер ел яшибез.
Яшәү кызык, онытылган
Ахыры инде яшебез.
Җаннарда мәхәббәт булса,
Кышларда да юк салкын.
Әле дә яшибез без
Сөюдән алып ялкын.
Инде итәк тулы онык
Ике малай, бер янсәр
Алар да җирдә сөюдән
Коч-ялкын алып яшәр.
Алтын туйга күп калмады
Тугыз ел гына тагы.
Гомерләрнең алтын көздәй
Өлгергән, пешкән чагы!
Вакыйф КЫЯМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии