Сиңа охшаган кызым бар иде…

Мелита акционерлык оешмасының мәдәният сараенда «Казансу таңнары» иҗат берләшмәсенең концерт программасын әзерләп йөргәндә үзем белән үскән, укыган дусларымны, танышларымны чакырасым килеп, аларның телефон номерларын эзләргә тотындым. Күптән түгел генә сыйныфташым биргән номерны табып, бераз уйланып тордым да шалтыратырга булдым. Әлеге адресатым бергә уйнап үскән, бер мәктәптә күрше сыйныфта укыган, үсә төшкәч, кичке уеннарда да бергәләп катнашып йөргән Юрис иде. Уйлануымның сәбәбе дә бик җитди иде шул. Сыйныфташым аның телефон номерын миңа биргәндә Юриснең бик катлаулы чиргә дучар булганлыгын хәбәр иткән иде. Инсульт өянәге кичереп, исән калган, тик бөтенләй үк терелеп бетмәгән кешене концертка чакыру килешерме икән дип шикләнеп торган идем мин ул чакта. «Авырганыңны беләм, шулай да чакырырга уйладым, чыгып йөри аласыңмы соң?» – дип сорагач: «Хатыным белән әле аннан ераграк җирләргә дә чыккалыйбыз», – дип, чакыруымны рәхмәт әйтә-әйтә кабул итте Юрис. Тик, әле шалтыратып сөйләшкәч тә аның килә алуына өметем зур түгел иде, шулай да минем өчен аның хәлен белешеп алу да зур шатлык иде инде, билгеле.

Язның ниндидер җилле, тузанлы көне, җитмәсә, транспорт та начар йөри. Күпкә алданрак чыккан булсам да, нәкъ вакытына гына килеп җитеп барам, ә соңга калырга һич ярамый, чөнки концертны мин алып барам. Сәхнә ягына таба атлап түгел, чабып диярлек барганда бер күркәм генә ир-ат каршыма чыгып: «Миңа Әлфия исемле ханым белән сөйләшергә кирәк иде», – диде. «Мин булам Әлфия, тик сөйләшеп торырга бер генә минут вакытым да юк, ачуланмагыз», – дип узып китәргә мәҗбүр булдым. Чыгышларыбыз башлангач, билгеле инде, тагын вакыт булмады, җитмәсә әле җыр белән дә катнаштым мин концертта. Җырлап бетергәндә миңа иң матур роза чәчәкләреннән торган бик зур букет тапшырдылар. Дулкынланудан чәчәкләргә дә бик әһәмият биреп тормадым, чыгышлар дәвам итте, мин һаман да сәхнәдән бушамадым. Тик күңелемдә үзеннән-үзе бер сорау туды. Кем тапшырды икән соң миңа шундый матур чәчәк бәйләмен? Җитмәсә әле концертта катнашучылар да: «Кем ул шундый чибәр кеше?» – дип сорый башладылар. Үземнең дә бу сорауга җавап таба алмаганыма һич ышанасылары килми иде. Инде кайтыр юлга чыккач кына әлеге кешенең кем икәнлеген белмәгәнлегемә ышандылар дусларым. Инде үзем бу сорауга җавап эзли башладым, тик башыма бер генә дә акыллы фикер килми иде. Шул ачыкланмаган серле уйлар белән йокларга яттым.

Бөтен җитди нәрсәләр кеше башына төнлә килә бит ул. Кисәк кенә уянып китеп, Юрисне, аңа теге чакта шалтыратканымны искә төшердем. Иртәмне көчкә-көчкә көтеп җиткердем, тик шалтыратып белер өчен әле иртәрәк булыр дип, тагын бер-ике сәгатьләр көттем. Ниһаять шалтыратып: «Син кичә концертта булмадыңмы?» – дип сорадым.

– Мине танымадыңмыни? – диде Юрис. – Синең белән шулкадәр сөйләшәсем килгән иде, кызганыч, нишлисең бит, язмагандыр.

Озак сөйләштек без телефон аша, хәтта яшь чактагы хисләребезне дә искә алдык. Мин бераз шикләнебрәк: «Бу темага сөйләшүне хатының ошатырмы соң?» – дип сорап куйдым. Менә хатыным Фәния янымда, сине икәүләп кунакка чакырабыз, үзе чәйләр әзерләп торыр, килергә тырыш», – диде Юрис. Сөйләшә торгач, теге көнне миңа күрсәтер өчен кызының фотоларын да алып килгәнлеге турында әйтте. «Сиңа охшаган кызым бар иде бит минем, без бик зур кайгы кичердек, кызыбызны югалттык шуңа да концертка барган көнне синең белән бик сөйләшәсем килгән иде», – диде Юрис тагын бер кат.

Менә беркөнне аларга киттем. Мин төшкән тукталышта Юрис көтеп тора иде инде. Әйе, менә шушы кеше тапшырды шул миңа роза чәчәкләре бәйләмен! Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкәнебез булмаганга без бер-беребезне танымыйбыз да икән инде… Шактый олыгайган һәм шундый каты авыруга дучар булса да, Юрис үзенең күркәм кыяфәтен югалтмаган, зур кайгы кичереп тә үз-үзен тотышын үзгәртмәгән, һаман да шундый тәртипле, пөхтә һәм җыйнак. Өйләренә кереп, бераз сөйләшеп алгач та, Юрис мине кызының бүлмәсенә чакырды, вафатыннан ярты еллар чамасы вакыт узган булса да, аның бүлмәсе үзе исән чактагыча тора икән. Компьютер өстәлендә, әйтерсең, әле генә эшләгән дә, вакытлыча башка бүлмәгә чыккандыр сыман Юриснең кызы. Бик иртә киткән шул ул якты дөньядан, бары 31 генә яшь булган бит әле аңа. Инде юридик югары белем алып өлгергән, адвокатлык эшендә эшләп йөргән кызга терелә алмаслык яман чир каян килеп чыккандыр, югыйсә, үзе турында бөтенләй диярлек онытып, авыру әтисен карый торган була әле кыз үзе дә авырый башлаганда. 3-4 сәгатьләр чамасы сөйләшеп утырдык. Бергә укыган чакларны, әти-әниләрне, дусларны искә төшердек, тик, вакытның күбрәген Юриснең кызы турында сөйләшеп, аның искиткеч матур сурәтле фотоларын карап үткәрдек без. Юриснең хатыны Фәния, ничектер, улларына, ә Юрис исә кызларына якынрак булганнар. Күп гаиләләрдә бу шулай була бугай да әле. Уллары гаилә корып, Мәскәүдә яши икән, кайтып йөрсә дә, ата-ана кайгылы чакларындагы ялгызлыкны бик авыр кичерәләр.

Юрисләргә кабат концертларыбызның язмалары төшерелгән дискларны алып бардым, чөнки беренче баруымда ул, конструкторлар бүлегендәге хезмәт юлын тәмамлагач, үзенең дә элегрәк елларда без йөри торган Химиклар мәдәният сараенда гармунда уйнаганын һәм безнең иҗатыбыз белән кызыксынганын белдергән иде. Бу юлы инде мин аның улы белән дә таныштым. Мәскәүдән әти-әнисенең хәлен белергә еш кайтып йөри икән ул. Гаҗәеп тәртипле яшь ир-егет без бергә үскән вакыттагы Юриснең нәкъ үзе кебек акыллы, ачык йөзле. Аның белән бергәләп концерт язмаларын карадык һәм тагын бер кат Юрис белән Фәниянең кызын искә төшереп, сөйләшеп утырдык. Юриснең әтисе урамыбызда дини булуы белән танылган кеше иде. Инде Юрис үзе дә дин юлына баскан, кайгыларын догалар укып тарата икән. Бергәләп аның һәм минем әти-әниләребезне искә алып, догалар да кылыштык без ул көнне. Ходай кабул итсен.

Юрис белән Фәниянең кайгысы гаҗәеп зур, авыр, тик, әлеге акыллы, белемле парларның тигезлеге аны җиңәргә ярдәм итәр кебек миңа, бәхетләренә әле уллары да бар. Шуның өстенә мин аларга сабырлык, исәнлек-саулык телим.

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Комментарии