Ана теле кайда да кирәк

Ана теле кайда да кирәк

Рушад Хисаметдинов Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында немец армиясенә әсирлеккә эләгә. Берничә лагерьда һәм төрмәләрдә була. Муса Җәлил оештырган яшерен оешмада аның ярдәмчесе була. Бу оешма немецлар әсирләрдән партизаннарга каршы көрәшү өчен оештырган 4 батальонны Кызыл Армия һәм партизаннар ягына чыгаруны оештыра. Немецлар яшерен оешманың эзенә төшкәч, Муса Җәлил һәм аның ярдәмчеләренең Моабит төрмәсендә башлары киселә. Калганнары төрле срокларга төрмәләргә ябыла. Шуларның кайберләре төрмә тоткынлыгыннан качып, Франция партизаннарына кушыла.

Ләкин сугыш беткәч яшерен оешмада һәм партизан отрядларында немецларга каршы көрәшкән кешеләр барысы да Сталин хөкүмәте лагерьларына озатыла, аларга «САТЛЫКҖАН» тамгасы тагыла. Хәтта гаиләләре дә озак еллар шул ук тамга белән мәсхәрәләнә, кыерсытыла. Бу мәсхәрәләр Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» Бельгия кешесе Андре Тиммерманс аша Константин Симонов кулына килеп ирешкәнче дәвам итә. Шуннан соң гына яшерен оешмада катнашып, немецларга каршы көрәшүчеләргә караш үзгәрә, алар төрмәләрдән, лагерьлардан азат ителәләр.

Сүз башым Рушад Хисаметдиновтан башланган иде. Муса Җәлилнең көрәштәшләреннән «САТЛЫҖАН» тамгасы алына башлагач, патриотик тәрбия идеологиясенә ярдәм итү өчен, аларны халык белән очраштырулар оештырылды. Х. Рушад аганың Түбән Кама шәһәрендәге «Җидегән чишмә» клубында оештырылган очрашу вакытында сөйләгәннәреннән өзек китерәсем килә. Анда аңа шундый сорау биргәннәр иде: «Гомер буе туган илдән читтә яшәгәнсез, ана теленә карашыгыз ничек?»

Менә аның җавабы: «Урта Азиядә казахлар, кыргызлар, үзбәкләр арасында үстем. Әти әйтә иде: «Син, улым, күп төрле милләтләр арасында яшисең, шулар белән тату бул, берәүне дә кимсетмә. Берәүне рәнҗетсәләр, син ярдәм итәргә тырыш. Шунда гына тормыш юлың бәхетле булыр», – дип. Төрле халыклар күрдем, телемә чит сүзләр кереп китүе дә мөмкин. Муса Җәлил һәм аның якын көрәштәшләре – соңыннан минем якын дусларым белән фашист лагерьларында, төрмәләрдә бергә булган вакытта татар телен өйрәнергә тырыштым. Татар халкын чын күңелемнән яраттым мин. Кайда гына булсам да, ана теленә хыянәт иткәнем юк. Тел турында мин сезгә гыйбрәтле бер вакыйга сөйлим хәзер. Шулай, Себердә җан асрап яткан вакытта, этап белән лагерьга бер яшь егет килде. 19-20 яшьләрендә генә әле. Руслар арасына кереп кысылган бу. Андый җирдә халык төркем-төркем булып, һәркем үз милләттәше тирәсендә булырга тырыша. (Армиядә дә шул ук хәл!) Фамилиясе Хәбибуллин моның, үзе Харитонов булып йөри. Исеме Барый икән, ул үзен Борис дип атый. Рус егетләре әйткән моңа: «Син болай үз милләтеңне сатып йөрисең бит, бер көн килеп, безне дә шулай сатарсың! – дигәннәр. – Син үз милләттәшләрең янына бар, мөселманнар янына, алар күп монда». Китә бу шуннан чеченнар катына: «Здравствуйте, я мусульманин. Можно мне к вам?» – ди. «А почему по-мусульмански не здороваешся? Какой же ты мусульманин?» – ди икән тегеләр. «Я татарин, татарин!» – ди бу. «Вон там ваши татары, к ним и иди», – дип куып җибәргәннәр егетне. Күрсәткән якка китә мескен. Анда Абдулла абый дигән кешегә туры килә, Себер татарына. «Вот, я – татарин, – ди икән. – Меня вон те прогнали, и русские прогнали!» «Син кай якныкы?» – дип сорый карт. Теге лып-лып күзен ача да йома, бер сүз аңламый. «Төшенмисеңме әллә татарча?» «Я не знаю?» – ди теге. «Тогда пшел вон отсюда! Какой ты татарин, языка матери своей не знаешь!» – дип, җилкәсеннән этеп җибәргән тегене. Чыгып, мескенләнеп тора инде. Яшь бит. Санчастьта минем Ремицан дигән латыш дустым бар иде. Монда лагерьда берүзе каңгырып йөргән латышны дус итеп, үз янымда йөртәм. Ремицан әйтә моңа: «В санчасть иди, там у нас Рушад Билялыч, очень хороший человек. Он не обидет, к нему иди», – дип алып килә теге малайны. Палаткада без. Шуннан, килү белән, исәнме юк, саумы юк – башын баганага орырга тотынмасынмы егетем! «Я проклинаю своих отца и мать, что родному языку не научили! Ненавижу их!» – дип кычкыра башлады. Нервысы тоткан, тавышы калтырый. Мин килдем дә: «Сынок, погоди, зачем ты так! Почему расстраиваешься?» – дим. Елый теге: «Разве я виноват?! Это отец с матерью родному языку не научили! Как же мне жить?! – ди. – Русские прогнали меня, чеченцы прогнали и старик-татарин прогнал!» «Ну-ка, Ремицан, позови Абдулла абый», – дим. Карт килде дә күрә: мин малайны иңеннән кочып утырам. «И-и Рушад, бу сиңа нәрсәгә кирәк? Түргә утыртып куйгансың! Ана телен белми бит ул. Аннан куылган, моннан куылган! Чыгарып җибәр үзен!» «Юк, – мин әйтәм, – алай түгел. Аллаһ Тәгалә бөтенебезне дә тигез яралткан, аның бәндәләре бит без. Ничек итеп моны куасың? Ата-анасы бернәрсәгә дә өйрәтмәгән үзен. Әле бу яшь кеше, өйрәнер, гаепле булабыз бит, – мин әйтәм, – читкә каксак. Син куй ул сүзеңне, Абдулла абзый!» Шулай итеп малайны үз арабызга алып, башта исәнләшергә өйрәттек, кай яктан икәнен әйтергә һәм әкренләп башкасына… Ана теленең читтә дә кирәге чыга икән ул адәм баласына! Әйе, туган тел һәркемгә кадерле. Руслар әнә үз телләре белән горурлана белә. Бер тапкыр, геология партиясендә эшләп йөргәндә, мине разведком председателе итеп сайладылар. (Профсоюз инде ул.) Шунда Войтенко дигән инженер-геолог миннән сорый: «Товарищ председатель, как ваше имя-отчество по-русски?» Мин әйтәм: «У нас не переводится. А как ваше имя-отчество по-татарски?» – дидем. Теге кычкырып көлә, ачуым чыкты: «Где вы воспитывались? Какой институт кончали?! Как смеете так унижать, смеяться над другим языком?!» Теге, чын күңелемнән рәнҗүемне күргәч, кочаклап алды. «Рушад Билялович, я нарочно задал вам этот вопрос, потому что многие татары меняют свои имена. Вот Тихоном зовется, а сам Талгать. (Геология партиясе начальнигы турында әйтә бу.) Спасибо вам, – ди, – кто любит свой народ, тот и Родину не предаст», – ди. Тәлгать дигәне килгән безгә беркөнне. «Рушад абый, минем әти сезгә охшаган кеше булырга тиеш. Мин детдом малае бит. Войтенко сөйләгәч, аңыма килдем», – ди. «Ата-ана биргән исемне алыштырырга ярамый шул», – мин әйтәм. Күз яшьләре белән елап утырды. «Оялтты бит мине Войтенко!» – ди. Анысы ярдәмче генә югыйсә, ә бу начальник инде. Ана теле кайда да кирәк шул…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Язмага материал «Мәдәни Җомга» гәҗитеннән алынды.

Комментарии