- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
2010 ел – Укытучылар елы. Мари республикасы төзелүгә 90 ел. Янә бер бәйрәм. 5 октябрь – Яңавыл авылында шатлыклы көн буларак тарихка кереп калыр. Чөнки биредә яңа мәктәп-бакча комплексы ачылу тантанасы булды. Объектның уң канатында 60 балага исәпләнгән мәктәп, сул ягында 32 балага бакча, уртада татар-башкорт көрәше уздырылачагын күздә тотып төзелгән искиткеч зур спортзал, иркен ашханә, медицина ярдәме күрсәтү кабинеты, китапханә, интернетка тоташтырылган компьютерлаштырылган, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәсе урнашкан. Болар барысы да халкы 650 кешедән торган авыл өчен ата-бабалар төшенә дә кереп карамаган чиксез зур бүләк булды.
Ачылу тантанасына Мари республикасы Президенты, район хакимияте башлыгы һәм башка җитәкчеләр дә чакырулы иде. Авыл халкы, мәктәп коллективы, укучылар Президентыбыз Леонид Маркеловка, хакимият башлыгы Әлфит Ибраевка, объектны 11 ай эчендә төзеп өлгерткән Фәрхәт Гаязов кул астындагы Бәрәңге ПМКсы төзүчеләре коллективына зур рәхмәтләрен җиткерде.
1960 елларда салынган агач бинада кабул итү комиссиясе укытырга рөхсәт бирмәгәнлектән, төрле инстанцияләргә йөреп, балалар бакчасына күчеп булса да мәктәпне саклап калган директор Алсу Габдрахманованың Ф.М Гаязов кулыннан символик ачкычны кабул итеп алганда ниләр кичергәнен аңлау кыен түгелдер. Укытучы өчен моннан да зур шатлык булу мөмкинме?
Бу көнне тантанада район мәктәпләре коллективларыннан вәкилләр һәм башка кунаклар катнашы. Балаларның концерт номерлары бәйрәмгә якты төсмер өстәде. Алар үз чиратында “5”легә генә укырга сүз бирде.
Ә шулай да бәйрәмгә чакырылган кунакларның иң кадерлеләре, бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган яраткан беренче укытучыларым – Халык мәгарифе отличниклары Гөлира Ибраева һәм Рәбига Габдуллиналарның мәктәпне карап чыкканнан соң дулкынланып:
– Авыл мәктәбе генә димәгез! – дип сокланып әйткән сүзләре иң югары бәя булгандыр дисәм дә ялгышмам, мөгаен.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
Милләтем белән горурланам
Халык санын алу кампаниясендә кешенең милләтен тануын искәртеп, төрле роликлар әйләнде. Билгеле, аларны карамыйча да, һәркем кемлеген белергә тиеш. Этник төркемнәргә бүлүгә килсәк, бу – юләрлек. Моны гади генә авыл мисалында аңлатып була. Мәсәлән, шунда өч Әхмәт яши, ди. Кайсысы турында сүз барганын тизрәк аңлар өчен, аларга кушамат тагыла. Татарда этник төркемнәр шул кушамат кебек. Түбән оч Әхмәте белән Югары оч Әхмәте булган төсле Себер татары белән Кырым татары да бар. Алар бары тик гомер иткән мохитенә генә җайлашкан. Этник төркем аның нинди җирлектә яшәгәнен белү өчен генә кирәк булганлыктан, күп еллар, гасырлар гадәткә кергән әйбер генә.
Ә үз милләтеңне танымыйча, аның белән горурланыйча буламы соң! Менә август ахырында Муса Җәлил һәм Җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелде. Бу чарадан соң татарларның горур, дөреслек өчен көрәшүче халык булуына тагын бер кат инандым. Нинди мәхшәрдә дә алар шигырь иҗат итә. Аларны дуслары ятлый. Туган илгә күпләрнең шигырьләре иптәшләре күңелендә кайта. Хәтта 17 шигырь ятлап кайткан кеше дә була. Онытмас өчен алар көн саен әлеге шигырьләрне эчтән генә кабатлый. Бу сугышта күп ил катнашкан. Ә безнең татар егетләре кебек иң батыр йөрәклеләр, палач балтасы астында елмайганнар булмаган. Алар “Туган тел” җырын җырлап басып торган дигән сүз дә бар. Каннары белән шигырь язган безнең Җәлилчеләр! Ә шигырьләрнең бер юлында гына да күпме сер, мәгънә салынган. Һәрберсе олы романга тиң. Менә шуларны белә торып, милләтең белән горурланмый мөмкин түгел.
Безнең Татарстан бүген дә гел алдынгылар рәтендә. Бу бигрәк тә спорт өлкәсендә күренә. “Ак барс” хоккей, “Рубин” футбол командалары гел беренчелек яулый. Тик, кызганыч, андагы татарлар бер кул бармаклары белән санарлык та юк. Ә бит әлеге командалар белән реклама роликлары ясап, аларның: “Без бер, без көчле, җитез, горур”, – дип кабатлавы үрнәк булып торыр иде. Югыйсә күпме акча сарыф итеп, чит ил спортчыларын сатып алалар. Бөек, горур Җәлилчеләре булган милләтнең яхшы итеп хоккей белән футбол уйнарлык егетләре булмауга мин ышанмыйм.
Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.
Саба районы, Олы Арташ авылы.
Тыныч йокла, хөрмәтле укытучым!
Дөньяда төрле кешеләр яши: яхшысы, начары, усалы, киң күңеллесе, дуамалы, тыныч характерлысы… Кемдер гасырга якын яши, кайберәүләр исә арабыздан бик иртә китеп бара. Тик аз гына гомер кичереп тә, башкаларга әллә никадәр изгелек эшләп, кешеләр күңеленә, хәтеренә мәңгелек уелмас эзләр калдырып китүче җан ияләре дә була.
Безнең Чирмешән районы, Иске Кади урта мәктәбендә белем биргән Мәрьям апа Йосыпова да шундый иде. Кызганыч, әлеге йомшак күңелле, ярдәмчел, дини укытучым хакында үткән заманда сөйләргә генә калды. Әле 62 яшен август аенда гына тутырган Мәрьям апабызны авыру арабыздан алып китте.
Бишенче һәм алтынчы сыйныфларда укыганда ул безгә тарих белән җыр дәресләре биргән иде. Бишенче сыйныфта тарих дәреслегендә сүз күбесенчә Рим империясе, фиргавеннәр, греклар, феодаллар хакында. Мәрьям апа Римдагы патшалар, Мисырдагы пирамидалар хакында дәресне аңлатып кына калмыйча, ул безгә тарихны әкият итеп сөйли иде! Без үзебезне шул пирамидалар арасында, фиргавеннәр янында йөргән, алар белән бер чорда яшәгән кебек хис иттек. Кырык биш минутлык дәрес бик тиз үтеп китә, икенче тарих дәресен түземсезлек белән көтеп алабыз. Сыйныфыбызда бик шаян, шук малайлар бар иде. Әмма Мәрьям апа аларга да, башкаларга да бер кайчан да тавыш күтәреп кычкырмады, орышмады. Мәрьям апаның тагын бер гадәте истә: ул, безгә, укучыларына, бер вакытта да исем яисә фамилия белән эндәшмәде. Һәркайсыбызга “бәбкәм” яисә “балам” дия иде, бәлки, шуңадыр безгә әниебез кебек якын булды.
Әйткәнемчә, мәрхүмә укытучым тарих кына түгел, җыр дәресләре дә укытты. Тарихны яхшы белгәнгә, яраткангамы, җыр дәресләрендә дә ул безгә халык җырларын өйрәтергә тырышты. Алар хәзер дә миндә саклана. Үзе укыган, яттан белгән мәгънәле шигырь юлларын да дәфтәр читенә яздыра иде укытучым. Без кечкенә балалар ул чагында бу шигырьләрнең нигә икәнен аңламаганбыз да, кирәк дип тә тапмаганбыздыр. Еллар үтеп, үсеп җиткәч, бераз акыл керә башлагач кына, шул шигырьләр аша Мәрьям апаның безгә тәрбия, үгет бирергә теләгәнен аңладым. Җыр дәфтәремә Мәрьям апа яздырган шундый юлларның берсе:
“Дөрес яшә, булганына гел шөкер кыл.
Хөр гомер кич, ирекле һәм намуслы бул!
Күзең кызмасын һич күреп үзеңнән байны
Санап бетергесез синнән ярлы”.
Кызганыч, әлеге юлларның авторы да, исеме дә язылмаган, әмма бу шигырь юллары Мәрьям апаның үзе хакында язылган шикелле. Мин аның бер кайчан да зар елаганын, байлык артыннан куганын, алдаганын ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Ул баласын югалткан, әмма сагышын эчкә йотып булса да алга таба яшәргә үзендә көч тапкан. Үзенең вафат булган баласына бирә торган тәрбияне, акыл-белемне без укучыларына бирә алган. Белеме белән генә түгел, ә йөрәк җылысы белән дә бүлеште ул. Ире каты авырып киткәч, аны бала караган кебек тәрбияләде. Лаеклы ялга чыгу белән намазга басты, догалар өйрәнде. “Тавышың матур, моңлы” дип күпме мәҗлесләргә Коръән укырга чакырды үзен авыл халкы! Берсен дә кире какмады, вакытым юк, эшем бар дип тормады, чакырган җиргә барып, Коръән укыды. Урамда очрашсаң, хәлеңне, укуың, тормышың хакында сорашмыйча үтеп китми иде.
Ике ел элек авылыбыз да, мәктәбебез дә зур югалту кичерде. 2008 елның октябрь аенда шулай ук мәктәптә озак еллар хезмәт куйган Әлфия апа Гыймранованы җирләдек. Хәзер Мәрьям апабыз да безнең арадан китеп барды. Алар икесе дә әле бик яшь, тормыштан туймаган, оныкларын сөеп, тәрбияләп үстерә торган чакларында вафат булды. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, укытучы апаларым! Сәздәй кешеләр мәңге күңелләрдә яши…
Лилия ЛОКМАНОВА
Ямьсездә дә матур табучым
Бүген укытучы булырга шактый авыр. Күпме җаваплылык алар өстендә. Никадәр сабырлыкка ия булырга кирәк. Иң беренче чиратта, алар балаларны яратырга, алар белән аралаша белергә тиеш.
Эльвира Тимерҗановна – итагатьле, ягымлы, дәресне укучыларга җиткерә белә торган укытучы. Аның дәресләрендә укытучы белән укучы арасында була торган киртә юк. Укытучыбыз сөйли башласа, таң калып тыңлыйсың. Эльвира Тимерҗановна сыйныф җитәкчебез булмаса да, һәрчак хәлләребез белән дә кызыксына.
Ул үзе Мамадыш районы Сәртек авылыннан. Укытучыбызга исемне дә бик кызык кушканнар. Әтисе өстәлдә яткан “Азат хатын” журналы тышлыгындагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Хәмидуллина рәсеменә игътибар иткән. “Кызыма да Эльвира исеме кушам, ул да укытучы булсын!” – дигән ул. “Әтиемнең теләге фәрештәләрнең “Амин!” дигәненә туры килгәндер”, – ди мөгаллимебез.
– Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, – диде миңа укытучы апам. – 22 ел эчендә бу хезмәт, мәктәп тормышы минем һөнәрем генә түгел, ә яшәү рәвешемә әйләнде. Һәр балада ниндидер сәләт бар һәм укытучының бурычы – шуны кечкенәдән күреп алып, алга таба үстерү.
“Укытучы бәхете нәрсәдә?” – дигән сорауга да Эльвира Тимерҗановна, гадәттәгечә, матур сүзләр белән җавап кайтарды. “Иртән укучыларыңны сагынып эшкә бару, кич ышаныч белән гаиләң янына кайту, һәр балага мәхәббәтеңне тигез өләшү һәм үз хезмәтең нәтиҗәсен күрү, кечкенә генә җиңүләренә дә куану, хезмәттәшләрең хөрмәте, укыткан балаларың рәхмәте – минем өчен иң зур бәхет”, – диде ул.
Укытучыбыз белән горурланмыйча да булмый! Аның укучылары инде 10 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты буенча алдынгы, мактаулы урыннарга лаек була. Шуларның унтугызы республика күләмендәге олимпиадаларда беренче унлыкка эләгеп, дүрт алдынгы урынны яулады. Ел саен аның укучылары иҗади бәйгеләрдә, фәнни-тикшеренү эшләрендә, конференцияләрдә катнаша, аларның эше республикакүләм газета-журналларда бастырыла. Ул иң беренчеләрдән булып укытучылар арасында ноутбук белән бүләкләнә һәм Русия Федерациясенең “Алдынгы укытучыларны бүләкләү” бәйгесендә иң яхшы укытучыларның беренче йөзлегенә керә. Укытучым 1997 елдан бирле олимпиада һәм иҗади эшләрне тикшерү комиссиясенең әгъзасы булып тора. 2004 елдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар методик берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Шулай ук Эльвира Тимерҗановна Мактаулы грамота һәм дипломнар белән еш бүләкләнә.
Безгә мәктәптә укырга алай ук күп тә калмады. Әмма тормыш юлыбызда Эльвира Тимерҗановна шикелле кешеләр ешрак очрасын иде. Хезмәт юлын башлаганда ук, ул үзенең максатын кечкенә генә шигырь юлына салган:
Матурны матур дип кем дә әйтер,
Ямьсездә дә матур таба бел.
Йомшак, кайгыртучан кулларда
Чәнечке дә – гөл!
Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА,
Алабуга шәһәренең 10нчы мәктәп укучысы.
Авыл мәктәбе генә димәгез!,
Комментарии