- 28.08.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №33 (25 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Миңа 11 яшьләр иде. Урамнан кайтып барам. Харрас абзый капка төбендәге урындыкта тальян гармун уйнап утыра. Мин бик кызыгып карап торам. Ул мине чакырып әйтеп куйды: «Әгәр гармун кирәк булса, сатам. 100 сумга». Ә без ишле гаиләдә яшибез. Мин талдан каз-тавык оясы ясап, шуларны сатып акча җыя башладым. Сиксән сум акча җыелды.
Урамнан үтеп барам. Теге абзый тагын гармун уйнап утыра. «Нигә, гармун кирәк түгелме әллә? Таптыңмы?» – дип, миңа эндәшә. «Кирәк тә бит, акчам сиксән сум гына», – дим. Ул миңа шул бәягә сатарга булды. Йөгереп кенә акчаны алып килеп бирдем. Ә ул миңа гармунны тоттырды. Шатланып, рәхмәтемне әйтеп кайтып киттем.
Гармун алу бер хәл, аны уйнарга өйрәнергә дә кирәк бит әле. Бу иске гармунның күрекләрен камыр сылап кына уйнарлык хәлгә китердем. Аннары миндә моң сәләте бик булмаган да икән. Бер еллап вакыттан соң гына җиңел бию көйләрен өйрәнә алдым. Эштән кайткач, кич клубка чыга идем. Анда яшьләр җыелып, күңел ача, төрле биюләр бии. Ә гармун уйнарлык кеше юк. Мине көтеп утыралар иде. Мин аларны көн дә 3-4 сәгать биетеп кайтам. Армия хезмәтенә киткәнче, көн дә шулай эштән соң клубка йөрдем.
Менә шулай гомер үтеп китә икән ул. Ни арада 82 яшь тә тулган. Үткән гомерне кире кайтарып булса иде ул...
Әнвәр ХӨСӘЕНОВ,
Ютазы районы, Кече Уруссу авылы
Комментарии