Иркә балалардан ниләр көтәсе?

Хәзерге балаларга наз артыгы белән күрсәтелә. Ата-аналар балаларын шулкадәр иркәли. Ашарына бар, өсте бөтен, кулында телефоны, өендә телевизор эшләп тора, китап укымыйлар. Мәктәптә дә ике тапкыр кайнар аш ашаталар. Җәяү йөрмиләр, автобус алып кайта, алып китә. Әле шулай да зарланалар.

Миңа 16 яшь тә тулмаган иде, күпергә өрлеккә дип Бәшәров Вәли һәм Хәмитов Морзахан абыйлар белән (икесе дә олы кешеләр иде) Минзәлә районы Игем дигән авылга алтышар метрлы нарат бүрәнәләре алып кайтырга киттек. Көн бик кызу иде. Чәчер авылы болынында безнең авыллар печән чаба иде. Шунда керәбез дә, җиләсләнгәч, үз юлыбыз белән китәрбез дип сөйләшкән идек. Мин болынга кердем, алар икенче юл белән киткәннәр. Шулай итеп, мин алардан аерылып калдым. Ә минем беренче генә баруым иде әле. Юлны үзем генә дәвам итеп, Игем авылына килеп кердем. Ул арада яшенләп, күк күкрәп яңгыр яварга тотынды. Кая барырга белгән юк. Бер авыз сүз русча белмим. Бер урысның ташландык абзарында кунып чыктым. Төне буе яңгыр яуды. Калинин районы буенча өеп куелган 6 метрлы агачлар. Юанлыгы 60-70 см булыр. Менә шуны сал да, алып кайтып кит! Анда Пучы авылы кешеләре урман кисә иде. Шулар салышып җибәрде. 3 чакрым кайттык микән, атым егылды. Умарта бакчасында эшләүче урыслар килеп җитте. Атны торгызып, агачларны ташлап, Чәчер авылына кадәр атымны җитәкләп кайттым. Ашау-эчү турында искә дә керми. Атны мал табибына күрсәтеп, дарулар эчертеп, Әгъләметдин абыйларга кереп кундым. Ул ашатып-эчертеп чыгарды. Бу язмам аңа дога булып барып ирешсен. Икенче көнне кайтып киттем. Пучы авылын чыгып килә идем, колхоз рәисе Әхмәтгали абый белән авыл советы рәисе Шиһабетдин абыйлар очрап, агач кайда, агач синең өстә, алып кайт, дип китеп бардылар. Ул агачларны күпер өчен өрлеккә җитәрлек итеп алып кайтырга куштылар. Күпер буена кайтып җиттем. Минем белән бергә барган иптәшләрем алып кайткан агачлар киртә генә иде. Икенче көнне икенче группа инвалид әтием белән икенче атны җигеп барып, алып кайттык агачларны. Моны ничек итеп арбага салдыгыз да, ничек итеп алып кайта алдыгыз, диделәр. Менә ул наз, укучым. Үзең укы да нәтиҗә яса.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии