Авыл мәктәбе генә димәгез…

Авыл мәктәбе генә димәгез…

Укытучы! Бу изге, кадерле сүз телгә килү белән мәктәптә узган елларыбыз еш искә төшә. Башлангыч белем алган мәктәбебез, һәр укучысы турында аналарча кайгырткан, шатлык-куаныч килгәндә синнән ныграк сөенгән, ә кайгы-хәсрәт ишегеңне какканда хәленнән килгәнчә сиңа ярдәмгә атлыгып торган, балаларның яхшы якларын ачучы, аларның кимчелекләрен шәхесен кимсетмичә генә төзәтә белүче, нык ихтыярлы, максатчан, гадел, йомшак күңелле, шул ук вакытта таләпчән дә булган укытучыларыбызны, тәмле ашлар белән сыйлаган, чиста, җылы классларда утырткан техник хезмәткәрләребезне ничек онытасың?!

Укытучылык, мөгаллимлек борынгы заманнарда да иң игелекле һөнәр саналган. 1869нчы елларда ук Яңавыл халкы: «Ите сиңа, сөяге миңа», – дип, үз өйләрендә дин белемен өйрәтүгә алынган дүрт мөгаллимгә – Фәтхулла хәзрәткә, Мөхәммәди Ибраевка, азанчы Абдулла Габдуллинга һәм Мәхүп абыстай Гобәйдуллинага балаларын тапшырулары мәгълүм. Сабакка 110 бала йөргән, хакы утын белән түләнгән.

1919нчы елга кадәр мәчет каршында эшләп килгән мәдрәсәдә Гаффар Гайнуллин балаларны гарәпчә укырга-язарга өйрәткән, дини белем нигезләрен төшендергән.

Совет власте урнашу белән, балаларга аң-белем бирү системасы да үзгәрә. 1921нче елны Сәгъдулла Сәгъдуллин йортын мәктәп итеп үзгәрткән бинада Әхмәдиев балаларны яңача укыта башлый. 1926-1927нче еллар тирәсендә Миңлебаев дигән кеше укыта.

1936нчы елны тулы булмаган урта мәктәптә 50 бала белем ала. Укытучылык эшен М. Кашапов һәм Газиз Фәйзуллин алып бара. 1937-1940нчы елларны Гомәр Шәйхиев, Гөлсем Мортазина, Гөлҗиһан Сөләйманова, Тәлгать Ганиевлар балаларга белем генә биреп калмаганнар, авылда наданлыкны бетерү курсларында халыкны укырга-язарга өйрәткәннәр.

Шул елларда укыган Габделхак Ибраев, Шамил Габдуллин, Кәбир Һәм Зиннәт Галләмовлар, Гайникамал, Сәйфетдин Минһаҗевлар авылның ныклы терәге, көзгесе булып гомер иттеләр. Сугыш еларында аягына чабата, өстенә ямаулы бишмәт киеп, кулына тастымалдан тегелгән букча тотып, кышкы суыклар башланганчы мәктәпкә яланаяк йөргән укучысын күреп йөрәге әрнегән укытучылар – Газзә Ибәтуллина, Оркыя Рәхимова, Кәримә, Факия Шәйхиева һәм башкалар шул авыр елларда да укучыларда белем алуга теләк уята алган. «Болыт астындагы кояшның – җылысы, халыкка күчмәгән белемнең файдасы юк», – диләр. Шушындый авыр елларда да белемгә сусаган укучылар: Гөлира Ибраева, Флера Мәхмүтова, Раушания Мөхәмәтгалиева, Әбрар, Харис, Вилсур Бариевлар, Венера һәм Мөбәрәк Гыйззәтуллиннар, Мулләхмәт һәм Мөдәррис Габдуллиннар югары уку йортлары студентлары булдылар.

Авыл ярлылыктан, мохтаҗлыктан арынмаган еллар. Сугыш ятимнәрен аркасыннан сөя-сөя укыткан вакытларын исенә төшергәндә Рәбига апа Габдуллинаның күзләре яшь белән тула иде. Әй ул еллар!..

1948нче елның 15нче августында педучилище тәмамлап килгән яшь мөгаллимәнең күңеленә сеңгән, хәтер капчыгына коелган хатирәләр: сугыштан соң өч кенә ел узган, авыр тормышны ялгыз канат белән тарткан тол хатыннар, ач, ярымялангач ятим балалар, уку-укыту әсбаплары юк дәрәҗәсендә. Ул чагында мәктәп директоры булып Гадения Мөхәмәтшина эшли.

Кеше гомере, хезмәт юлы еллар белән үлчәнә. 1954нче елны мәктәп бусагасын яшь укытучы Гөлира Ганиевна Ибраева атлый. 32 ел мәктәптә эшләү дәверендә ул укытмаган бала авылда юктыр. Укучыларыннан шундый канәгать укытучы сирәк очрый. Үзе дә гомер буе олыны – олы, кечене кече итеп, авылдашларыннан үзен аермый, алар белән бер булып яшәде. Мәктәп тормышы аның гомеренең бер өлеше булды. Үзе турында сөйләтеп булмады. Ул күбрәк хезмәттәшләре, укучылары, аларның ата-аналары, техник хезмәткәрләрнең хезмәте – 120 балага ике тапкыр казан астына утын ягып аш пешерүләрен, иртәнге өчтән килеп, мичләргә ягып, коедан су ташып, мәктәпне чиста тотулары хакында, укучыларының уңышлары һәм ата-аналарының хезмәтен мактап сәгатьләр буе сөйли ала иде, тик үзе турында гына түгел. (Халык Мәгарифе отличниклары Рәбига һәм Гөлира апалар минем беренче укытучыларым, яклаучыларым иде, икесе дә мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын!) Мәктәп ул елларны гел макталып торды, конференцияләрдән Мактау грамоталары, күчмә әләмнәрсез кайтмаганнар. Мәктәп тормышын Кәүсәрия Галләмовадан башка күз алдына да китерүе кыен.

Беренче яңа мәктәп 1960нчы елда төзелә. Колхоз рәисе Шамил Габдулла улы Габдуллин кул астындагы 15 кешелек төзүчеләр бригадасы, укытучылар, авыл халкы ярдәме белән, шул ук елның 1нче сентябренә мәктәпне өлгертәләр.

Гомер уза, еллар белән кешеләр генә түгел, мәктәпләр дә картая, туза. 2000нче елдан укулар балалар бакчасы бинасында дәвам итә.

Әлбәттә инде, мәктәпнең мактанычы – аның укучылары. Алар тормыш юлында һәрберсе үз урынын тапты. 16сы укытучы һөнәрен сайлады. Мәктәп укучылары арасында хәрбиләр: Әбрар Бариев, аның улы – Русия Герое Радик Бариев, районның элекке баш табибы Харис Бариев, табиблар, завод-фабрика эшчеләре, җитәкчеләре, терлекчеләр, механизаторлар, төзүчеләр һәм башка күп кенә һөнәр ияләре үз эшләренең осталарына әверелеп, илебез куәтен үстерүгә үзләреннән күп өлеш керттеләр. Хәзерге көндә күп кенә укучыларыбыз җитәкче постларны били.

Их, авылыбыздан бер министр да чыкмады, ичмасам, дип уфтанып утырасы түгел. Аңа без югарыдан күренмәс тә идек. Ә үзебезнең мәктәптә белем алган, туган җир, туган авыл, дип җаны өзгәләнгән, халыкка яхшы булсын, дип яшәгән түрәләребезнең кайда гына эшләсәләр дә, теләкләре бер: үзләреннән соң якты эз, матур хатирәләр калсын.

Шамил Габдуллин җитәкчелегендә салынган мәктәптә ничә буын белем алды. Үзе район үзәгенә киткәндә истәлеге итеп мәдәният йорты балкып калды.

Социаль объектлар: ашханә, типовой кибет, ФАП, күп фатирлы йортлар, идарә бинасы, яңа терлекчелек биналары һәм башка төзелешләр – Габделхак Ибраевның туган төбәге өчен ни дәрәҗәдә янып эшләүче җитәкче булуына бер дәлил. Лаеклы ялга чыккач та ял итим димәде, авылыбыз өчен зур изгелек эшләп калдырды: мәчет манарасыннан яңгыраган азан моңы мәрхүм Габделхак абыйның гомер юлларында кылган яхшылыкларының бер әҗере булып авыл өстендә тибрәлә.

Авылыбызда (Мари иле, Бәрәңге районы, Яңавыл) бүген зур шатлыклы вакыйга – укучыларыбыз республикада тиңе булмаган яңа мәктәптә белем алу хокукына ия булдылар. Район хакимияте башлыгы Әлфит Ибраев эшләгән бу игелекне язып та, аңлатып та бетерерлек түгел.

Бәхет төсендәге ак өмет булып балкыган яңа мәктәпнең интернет челтәренә тоташтырылган компьютерларын, суперзаманча җиһазландырылган кабинет-классларын, спорт залын, иркен ашханәсен күздән кичергәч, укытучыларның, авыл халкының, килгән кунакларның, горурланып: «Авыл мәктәбе генә димәгез!» –диясенә иманым камил.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари иле, Бәрәңге бистәсе

РЕДАКЦИЯДӘН: «Безнең гәҗит»нең чыга башлаган елларыннан ук гыйбрәтле, мавыктыргыч язмалары белән газетабызны бизәп торган иң актив авторларыбызның берсе Гөлзифа апа шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үткән икән. Авторыбызны бәйрәме белән котлап, аңа иҗат уңышлары, терәге Камил абый белән балалары, оныклары куанычын күреп, хәерле, хәләл, сәламәт гомер телибез!

Комментарии