Яңа ел китергән кайгы

Яңа елны, яңа гасырны авыл халкы куркыныч хәбәр белән каршылый. Тыныч кына көн иткән җирдә кеше атып үтерелә. Әлеге җан күккә күтәреләсе бу көнне бертуктамый ап-ак кар ява. Әйтерсең Ходай Тәгалә дә гаепсезгә түгелгән кан эзләрен капларга тели…

…Йорт хуҗасы Вадим хатыны Валяның абыйсын һәм аның гаиләсен үзләренә кунакка чакыра. “Ә нигә бармаска, бәйрәм бит. Рәхәтләнеп бергә гәпләшеп утырырлар, күңел ачарлар. Кызу мунчада каен себеркесе белән чабына-чабына бар борчуларны юып төшерерләр дә чип-чиста булып Яңа елга аяк басарлар…” Шундый уйлар белән Роман гаиләсен алып, сеңелкәшләренә кунакка килә. Кем белсен соң аның мәңгелеккә шунда күзләрен йомасын…

Күп мал асрап көн күрүче тракторчы Вадимның мондый эше авыл халкын гына түгел, район милициясен дә аптырашта калдыра. Күрше-күләнгә гел ярдәм итеп яшәгән тыныч егетне әйтерсең бөтенләй үзгәртеп куйганнар. Башка сыймаслык хәл: Романны ау мылтыгы белән атып үтерә. Пуля аны йөрәге аша үтәли тишеп чыгып, стенага барып бәрелә.

…Кичке алтылар тирәсендә кунаклар өстәл артына утырыша. Бераз ашап-эчеп алганнан соң, Романның ике кызы фотосурәтләр карарга дип, күрше бүлмәгә кереп китә. Ә сеңелкәш белән савыт-саба юарга һәм ирләрсез генә бераз гәпләшеп алырга дип, аш бүлмәсенә чыга.

Инде яхшы гына кызмача булган ике ирнең исә үз сүзләре. Тик арадан кинәт кара мәче үтеп китә бит… Матур гына барган сөйләшүнең бер-берсенә пычрак, ямьсез сүз әйтүгә әйләнүен сизми дә калалар. Ачуы чыккан Вадим диван астыннан ау мылтыгын тартып чыгара да куркытам гына дип, туп-туры абый кешегә төзи. Әмма, ни өчендер, бармак тыңламый, курокка басып җибәрә… һәм Роман шул секундта ук идәнгә ава. Тавышка йөгерешеп килгән балалар һәм ике җансыз гәүдәне күреп хәйран кала. Ә Вадим исә мылтыгын идәнгә ташлый да йөгереп чыгып китә. Ул паркка – янгын сүндерү бүлегенә юл тота. Андагы телефоннан милициягә шалтыратып, үзенең ни кылганын сөйләп бирә. Алар, билгеле, озак көттерми: бер сәгать дигәндә биредә булалар инде. Вадим исә бары бер сүз кабатлый: “Мине бу эшкә “яшел елан” котыртты. Ул гына гаепле. Үкенсәм дә соң, җавабын алырга әзермен”, – ди.

Ә чынлыкта исә Роман ирнең иң авырткан җиренә тия: сеңелкәше белән ничә ел яшәп тә, һаман балалары булмауда кияүне гаепләп ата, көлеп куярга да күп сорамый. “Син әти була алмыйсың, димәк, ир түгел. Сеңлем бала алып кайтмакчы була, син гарип ир аркасында хыялын тормышка ашыра алмый”, – дип, ямьсез сүзләр белән мыскыл итә. Бу хурлыкны күтәрә алмаган ир мылтыкка үрелгәнен сизми дә кала. Ә бит үзе бала булмауга хатынының сәламәт түгеллеге сәбәпче икәнен белә. Валясы беркемгә дә белгертергә кушмады шул. Җитмәсә, ике ир дә тыныч кына аңлашырлык, хисләрне кулга алырлык хәлдә түгел: аракы градусы башны яхшы гына әйләндерә.

Хөкем карары белән 17 елга ирегеннән мәхрүм итсәләр дә, тәртипле булуы сәбәпле, Вадимны амнистия карары белән 5 елдан соң иреккә чыгаралар.

Ә ул кайтканчы Валя, абый үлгән йортта яши алмыйм дип, өйдәге малны һәм йорт-җирне сатып, күрше-күлән белмәгән якларга китеп, эзсез югалган була.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

шәһәре.

(Исемнәр үзгәртеп алынды)

Әниемне сагынып…

Телевизордан “Жди меня” тапшыруын карап утырам. 30нчы еллардагы ачлык чорында югалтмаска тырышып, ахыр килеп, барыбер ялгыз калган малай, хәзер инде 80 ягындагы абзый сөйләгәнен күз яшьләре белән тыңлыйм. Күрәсең, бу газаплар, югалтулар гомер буе эзәрлекләгән, исеннән чыкмаган. Бөтен ваклыклары белән хәтерли. “Әти-әни үлгәч, кечкенә сеңлем белән, ачтан үлмәс өчен, йорттан-йортка кереп, хәер сорыйбыз. Үзем дә кечкенә малай, сеңлем югалмасын дип, гел кулыннан җитәкләп йөрдем. Каядыр кереп чыккач, сеңлемне таба алмадым”, – ди. Шул югалтудан соң бер-берсенең кайда, исәнме-юкмы икәнен дә белми яшәгән бу ике бала 70 ел үткәч күрешә.

Искиткеч дәһшәтле авыр еллар. Болар барысы да безнең әти-әни башыннан үткән михнәтләр. Ачлык, сугыш еллары, аннан соңгы авыр, хәерче заманнар… Әниләребез исән чакта без, ваемсыз балачагыбыз беләнме, алар шул елларны, гыйбрәтле авыр хәлләрне искә алып сөйләгәндә, ничектер, бик игътибарга алмыйбыз. Ул кыен хәлләр әллә кайчан, бик күптән булган кебек.

Үсеп, әти-әни яныннан киткәч тә, дөнья куабыз. Башта балалар кечкенә, аннан мәктәп, тормыш мәшәкатьләре. Соңыннан балаларны башлы-күзле итү, эш дибез, тегесе җитми, бусы кирәк. Тормыш ыгы-зыгысына чумып, әниләр, ничектер, читтәрәк, игътибар уңыннан тайпылыбрак тора. Һәм менә балалар да үсеп, үз ояларын корган, тормыш та бераз көйләнгән, инде үзебез дә д әү әни, дәү әти. Әниләребез белән рәхәтләнеп, өлкәннәрчә балалар, оныклар турында сөйләшәсе килә. Тик соңга калганбыз. Әниләребез инде юк икән. Яшь барган, тормыш тәҗрибәсе арткан саен, әниләрне күбрәк аңлыйсың. Кыен хәлләрдә әни ничек хәл итәр иде, нинди киңәш бирер иде, дип уйлыйсың. Авыр минутларда, бөтен дөнья сиңа арты белән борылгандай үзеңне ялгыз хис иткән мизгелләрдә беркем белән дә уртаклашасы килмәгән хисләрне әнигә генә сөйлисе килә. Их, әни исән булса, йөрәгемне ачып, рәхәтләнеп бер сөйләшер идем, дисең. Әниләребез генә оста итеп пешергән ризыкларны аныңча пешерергә омтыласың. Әнинеке барыбер тәмлерәк төсле… Әнинең генә сөйләм телендә булган матур да, гыйбрәтле әйтемнәр, фразаларны гел күңелдән барлыйбыз. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән сөйләшкәндә, әничә ягымлы, матур сүзләр генә әйтәсе килә.

Мин әнинең олыгая төшкәч тапкан төпчек баласы булгангамы, гомерем буе иң курыкканым – аны югалту иде. Әни үлгән көн дөньяда тереклек, яшәеш, тормыш туктаган, кыскасы, уйларга да куркыныч көн булыр, кояш та чыкмас, кошлар да сайрамас, җилләр дә исмәс кебек.

Авылда әни янында соңгы Яңа елны каршыладык. 2 гыйнварда китәргә кирәк. 25-28 градус салкын, транспорт та хәзергедәй еш йөрми. Кулда юк. Ирсез хатын, әтисез бала язмышына төшкән иң авыр еллар. Җәяүләп 3 чакрымны өшеп-туңып үтеп, олы юлга чыктык. Бер транспорт та юк. Булганнары дыңгычлагандай тулып килә. Шулай керфек-кашлар бәсләнеп, 2 сәгатьләп басып торганнан соң, бер игелекле бәндә очрап, машинасы белән поездга илтеп куйды. Көч-хәл белән Казанга өебезгә кайтып җиттек, икебез дә чирләп тә алдык. Көннәр бераз җылытмыйча, бала азаплап кайтып йөрмим, дип уйлыйм. Февраль азагында ураза башланды. Әнине бик сагындым. Ай ярым кайткан юк. 37 яшьлек гомеремдә шулай озак күрешми тордык әни белән. Ниндидер үзгә бер сагыну белән өзгәләнәм. Ул чакта хәзергедәй телефоннар да юк бит. Тизрәк атна азагы җитсә, кайтыр идем, әнине кысып-кысып кочаклар идем дим. Кызымны туганымда калдырып, җомга иртән авылга кузгалдым. Ашкына-ашкына кайттым, 3 чакрым араны да очып кына үттем. Зират яныннан үткәндә, аяк эзләре күренми, димәк, үлем-китем юк дим. Соңгы тапкыр авылдан киткәндә, чатнама суыкта искиткеч манзара – авылны урталай ярып, нәкъ зират өстеннән һәр төсе чекерәеп, җете булып торган зур салават күпере чыккан иде. Шул матур күренеш исемә төшеп, күңелемне күтәреп җибәрде, әни янына кайту – тагын зур сөенеч. Шулай күңелле кәеф белән авылга керүгә, туган тиешле сеңлем очрады: “Абау, телеграмма ничек шулай тиз барып җитте?” – ди аптырап. “Нинди телеграмма, нәрсә булды!” – дим. Дәшми, күңелем сизә, нидер булган. Өзгәләнеп, бер-беребезгә карашып торабыз. Ул әйтә алмый, минем дә ни булганын сорыйсым килми. “Әниең үлде”, – дип әйтүеннән куркам. Шул сүзне генә әйтмәсен өчен, учым белән авызын каплыйсым, әллә кая китеп югаласы, каядыр качасы килә.

Әнием яңа гына үлгән. Әле мин соңгы киткәндә матур гына йөргән, капка төбенә озата чыгып: “И балам, бигрәк салкын инде, исән-сау кайтып җитегез”, – дип озатып калган әнине инсульт алып киткән. Әниемне үз янымда яшәтә алмасам да (ул төп йортта абыем гаиләсендә яшәде), рәнҗеткәнем, авыр сүз әйткәнем булмады бит. Нигә шулай мин кайтканда гына ашыгып китеп бардың? Бәхиллегеңне дә ала алмадым. Ул гомер узып, олыгая барганда да онытылмый, ниндидер үкенечле газап булып, күңелдә тора, истән чыкмый.

Әниләргә бездән күп кирәкми. Хәлләрен белешеп, вакыт тапмаганда, һичьюгы, телефон аша булса да хәбәрләшеп, тавышыбызны ишеттереп күңелен күрсәк, алар өчен шуннан да олы куаныч юк бит. Эш, тормыш мәшәкате дип, әниебез белән күрешүне озакка чигермик.

Тормыш рәхәте белән янәшә үлем дигән нәрсәнең дә барлыгын искәртүче Салаватның “Әнкәй” дигән җырын инде әнием вафатына 15 ел үтеп, үзем 2 онык дәү әнисе булсам да, өзгәләнеп тыңлыйм, күз яшьләрем коела.

… Риза булыр идем яннарымда

Киңәш кенә биреп торсаң да…

Әтиемне сугышларга озатып, тормышның бик күп мәшәкатьләрен, бала хәсрәтен күп күргән әниемнең бәхетле чагына караганда, авыры күбрәк булгандыр. Пәйгамбәребезнең билгеле бер хәдисе бар: “Үзеннән соң догачы балалар, оныклар калдырган Ана иң бәхетле Анадыр”. Шөкер, әниемнең намаздан соң “газиз әнием, әбиемнең рухларын шат кыл, урыннарын җәннәттә ит”, – дип Аллаһыга дога кылырдай балалары, оныгы бар.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

“Яхшы ата-ана мең остаз хакыннан артыграк”

1972 елның 17 декабрендә авылның өч ир-егете – 23 яшьлек механизаторлары бер көнне корып җибәрә. Арада берсе – минем әти. Алар әнием белән Апаста, комсомол конференциясендә таныша. Бу вакыйгага инде 3 дистәдән артык вакыт узган. Бүгенге көндә алар 5 балага, 2 кияү-киленгә әти-әни, 5 оныкка дәү әти-дәү әни.

Ир – баш, хатын – муен, дигән мәкаль безнең гаиләгә туры килми шикелле. Алар беркайчан да баш булырга омтылмады. Без моны кечкенәдән күреп-тоеп үстек. Хәзер дә бер-берсенә юл куеп, киңәшләшеп эшлиләр.

Безнең әти – алтын куллы кеше. Җитәкчеләр дә аның эшен күрә иде. Исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Бер җитәкче аның турында: “Чөгендер игү өлкәсендә профессор ул безнең. Профессор, димәк, остаз, күпләргә мул уңыш үстерү буенча дәресләр бирерлек, тәҗрибәле җир галиме!” – дип язган иде.

Хәзерге көндә әти белән әни икәү генә калды. Дүртебез – гаиләле, сеңлебез шәһәрдә укый. Бәйрәмнәр, яллар җитсә, җыелышып кайтабыз.

Яхшы ата-ана хакы мең остаз хакыннан олырак, диләр. Әти белән әнинең безгә биргән белем-тәрбиясе, яхшы киңәшләре, изге теләкләре берни белән алыштыргысыз.

Кадерлеләребез! Бергә-бергә озак яшәгез. Кайгы-хәсрәт җилләре сезне урап үтсен. Иңнәрегездәге шәфкать фәрештәләре сезне беркайчан да ташламасын.

Гөлия САДРИЕВА.

Әлки районы, Түбән Әлки авылы.

Комментарии