Тикшерүләр дә, аңлату эшләре дә җитми

Тикшерүләр дә, аңлату эшләре дә җитми

Газетабызның 1нче ноябрь санында («БГ», №43, 2023 ел) Рәйдә Нигъмәтҗанованың «Беренчесе дә түгел, соңгысы да булмас: янгыннар саны нигә кимеми?» исемле язмасы күпмедер күләмдә янгын куркынычсызлыгы торышына бәя биреп язылган. Язма хәзерге тормышыбыз өчен бик тә актуаль. Бит әле тегендә, әле монда җитди янгыннар чыгуы турындагы хәбәрләрне матбугатта, интернетта көн саен укып торабыз. Телевидение дә янгын урыннарында төшерелгән күренешләрне әледән әле күрсәтеп тора. Бигрәк тә торак йортлардагы кешеләр үлеме белән бәйле янгыннар тетрәндерерлек күренеш. Санаулы гына минутлар эчендә кешеләрнең бөртекләп җыйган мал-мөлкәте янып көлгә әйләнә, кайчак якыннарының гомере өзелә. 
Безнең Чаллы шәһәрендә янгыннан саклау хезмәте 1981нче елның җәендә хәрбиләштерелде. Мин дә Казан шәһәрендә медицина комиссиясен үтеп, Чаллы шәһәренә Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы итеп билгеләндем. Ул чорда Янгыннан саклау хезмәте Эчке эшләр министрлыгы составында булганлыктан, безнең эшкә каты таләпләр куелды. Һәр объектның янгын куркынычсызлыгы торышы ел дәвамында кимендә ике тапкыр тикшерелергә тиеш булып, расланган график буенча эшләдек. Атна саен диярлек ял көннәрендә шәхси секторны, гаражларны, торак йортларның подвалларын, төзелешләрне, фатир балконнарын тикшерү буенча рейдлар үткәрдек. Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составына күчерелгән янгыннан саклау хезмәтенә таләпләр башкачарак инде, чөнки СССР таркалгач, 2000нче елларга таба кануннар да, эш тәртипләре дә үзгәрде. Мин инде күптәннән отставкадагы кеше, Дәүләт янгын күзәтчелеге эше буенча бик үк хәбәрдар түгелмен, шулай да, ишетүемчә, хәзер янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерелергә тиешле объектларның еллык исемлеге, тикшерү графигы прокуратура тарафыннан раслана. Объектларга болай гына барып керә алмыйсың. Бигрәк тә эшмәкәрләргә комачауламаска дигән таләп куела. Менә монысы белән килешеп булмый, әйтерсең лә эшмәкәр янгын куркынычсызлыгын тикшерүче хезмәткәр белән үзенең предприятиесенең янгын куркынычсызлыгы турында фикер алышуга бер-ике сәгать вакыт таба алмый. Әле кайчак өч ел узгач эшмәкәрләр предприятиеләренең исемен алмаштыралар да, «тикшерергә ярамый» торганнар исемлегенә кабаттан эләгәләр. Сертификатлары булса да, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирми торган төзелеш материалларының, химик эшләнмәләрнең күп кулланылуы да куркыныч факторга әйләнде. Рәйдә Нигъмәтҗанова язмасында бәян ителгән «Камарумс» кунакханәсендәге янгын әнә шундый материал кулланылганлыктан бик тиз арада бина буйлап таралырга өлгерә дә инде. Янгынның чын сәбәбен дә әле ачыклыйсы бар. 
Никтер аңлату эшләренә дә игътибар кимеде. Мин Дәүләт янгын күзәтчелегендә эшли башлауга ук чыккан янгыннар, аларның сәбәпләре турындагы язмаларны шәһәрнең «Челнинские известия» газетасына җибәрә башладым. Аннары «Шәһри Чаллы» (баштагы исеме «Чулман»), «Нур», «Вести КАМАЗа», «Таң йолдызы», («Камские зори»), «Якты юл» («Светлый путь»), «Көмеш кыңгырау» («Серебряный колокольчик»), «Татарстан яшьләре» газеталарында янгын куркынычсызлыгына багышланган язмаларым басыла башлады. Ике ел эшләгәч өлкән инспектор итеп билгеләделәр. Яңа вазыйфа башкарганда да профилактика эшен туктатмадым. Шуларны исәпкә алыптыр инде, 1990нчы елны мине «Шәһәрне янгыннан саклау отряды» идарәсенә инспектор итеп күчерделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалау вазыйфасын да йөкләделәр. Ул елларда барлык фатирларда, оешмаларда чыбыклы радио тыңлыйлар иде бит, мин анда атнасына ике тапкыр татарча, ике тапкыр урысча янгын куркынычсызлыгы темасына чыгыш ясый башладым. Газеталар белән дә ныклы хезмәттәшлек иттем. Бераздан шәһәр телевидениесе, «Эфир» телекомпаниясе оешты, «Күңел» радиосы эшли башлады. Алар белән дә тыгыз элемтәдә булдым. Һәр ел саен Ирекле янгынчылар җәмгыяте белән берлектә типографиядә меңәрләгән нөсхәдә дистәләрчә кисәтү бите бастырып, халык арасында тараттык.
1994нче елда Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе башлыгы итеп билгеләнсәм дә, матбугат чаралары белән элемтәне өзмәдем, янгын куркынычсызлыгын пропагандалауны дәвам иттем. Әле отставкага чыккач та 7 ел буе Янгыннан саклау отрядының матбугат хезмәтен җитәкләдем, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив кизү торучысы булып эшләгәндә дә, «Икмәк продукты» комбинатында инспектор вазыйфаларын башкарганда да бертуктаусыз янгын куркынычсызлыгын җитди пропагандаладым. Үземнең матбугатта басылган язмаларны кисеп җыеп барам, хәзерге вакытка аларның саны 2282гә җитте. Аерып санап утыра алмыйм, шулай да аларның 1300 чамасы янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган дип уйлыйм. Пропаганданың файдасы булдымы соң дигән сорау туар. Булгандыр дим, чөнки 1993-1995нче елларда шәһәребездә һәм Тукай районында янгыннар саны кискен рәвештә кими башлады. 1994нче елда янгын чыгу очраклары хәтта 225 очракка кимрәк булды. Статистиканы бозган өчен миңа шелтә белдерә яздылар. Таяк системасы инде, еллык эш күрсәткечләре элекке елларныкыннан әллә ни аерылып тормаска тиеш иде. Хәзер нинди таләпләр куела торгандыр, кызыксынганым юк.
Торак йортлардагы янгыннарның күбесен булдырмый калырга да мөмкин булыр иде. Кешеләрнең гамьсезлеге, ваемсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә карата битарафлыгы янгын дигән фаҗигагә китерә дә инде. Янгыннан саклау хезмәтендә эшләү дәверемдә газ плитәсе ялкыныннан яулыкларына, күлмәк җиңнәренә ут кабу аркасында гына да күпме хатын-кызның гомере өзелде. Табадагы майга ут кабу очракларының да фаҗига белән тәмамланганнары булды. Һәртөрле химик матдәләр белән эшләү вакытында ныклап юылмаган куллар белән газ плитәсе өстендә нәрсәдер пешеп утыручы савыт-сабага үрелү, эшләп торган газ плитәсе тирәсендә чебен-черкигә химик матдәләр сиптерү очракларының да җитди пешү белән төгәлләнгәннәре булды. Урында яткан килеш тәмәке тарту очраклары бихисап, урын-җир әйберләре янудан барлыкка килгән сөрем белән агуланудан да еш кына кеше гомерләре өзелә. Ул гына да түгел, шушы начар гадәт йортларның, фатирларның янып бетүе белән дә төгәлләнә. 
Менә бер күренеш әле дә күз алдында тора: ир белән хатын кәнәфидә утырган килеш җан биргәннәр, каршыларындагы телевизор янган, әмма күмерләнеп сүнгән. Ут фатирдагы йорт җиһазларына күчеп өлгермәсә дә диварлар, түшәмнәр сөрем белән капланган. Фатир хуҗалары телевизор карап утырган җирдән йоклап киткәннәр, ә телевизорга ут капкан. Ә яну продуктлары белән агулану өчен кешегә ике-өч минут вакыт җитә, йоклаган кеше үзенең агуланганын сизми дә кала. Уянып та ишек төбенә килгән, әмма ишекне ачарга хәле җитмичә җан биргән кешеләрне дә байтак күрергә туры килде. 
Соңгы вакытта матбугатта бүлмәгә тарттырылган асылмалы түшәмнәрнең эчке ягында калган электр үткәргечләрендә кыска ялганыш барлыкка килүе яки кесә телефоннарының төнгә электр розеткасына тоташтырылып калдырылуы сәбәпле янып китүе турындагы хәбәрләр дә еш күренә башлады. Бакча йортларындагы, мунчалардагы мичләрдән чыккан янгыннар да җитәрлек. Терлек абзарларында, тавык оялары урнаштырылган бүлкәләрдә тәүлек буе янып торучы электр яктырткычларына ток бирүче электр үткәргечләре дә еш кына агрессив тирәлек тәэсире астында тышчалары тузып, янгын чыгу белән төгәлләнергә мөмкиннәр. 
Өйләрне, фатирларны җылыту максатында кулланылучы газ мичләре бик сак булуны таләп итә. Мич факелы сүнгән очракта газ килү автоматик рәвештә аерылырга тиеш булса да, кайчак газ мичләренең кайберләре бу таләпкә җавап бирми. Бер танышым шулай каядыр киткән туганнарының өенә күз-колак булып торган, бер керүендә газ миче сүнеп, өйгә газ чыгып тулган булган. «Ярый әле кул фонарен яктыртып кына кергән идем, электр челтәре төймәсенә баскан булсам, газ шартлый иде бит», – ди. СССР чорында газ плитәсенә газ тимер торба аша тоташтырыла иде, хәзер бу максатта ярылырга мәслихәт булган төрле-төрле шланглар файдаланыла. Күпчелек кеше бу турыда уйламый шул, өйдән, фатирдан чыгып киткәндә газ вентилен япмый. Газ плитәсенә тоташтырылган шлангны аеру максатында хәтта кич йокларга ятканда да вентильне ябарга кирәк, чөнки йокыдагы кеше чыга башлаган газ исен сизмәскә дә мөмкин. 
Интернеттан янгын чыгу турындагы сюжетларны карап барам. Машиналарының ягулык бакларын шырпы сызып яисә зажигалка кабызып караучылар хәзерге заманда да бар икән әле. Эретеп-ябыштыру эшләре вакытында янгын чыгаручылар да җитәрлек. Болай да бик озынга киткән язмамда янгын чыгу сәбәпләренең барысын да әйтеп бетерү мөмкин түгел, бик күп алар. Барысы да кеше факторына бәйле. Нинди генә эш эшләсәк тә иң беренче чиратта янгын куркынычсызлыгын кайгыртсак иде. Карактан куркырга кирәкми, ул күтәрәлгән кадәр генә әйберне ала, ә янгын бернәрсәсез калдыра.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии