- 27.11.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетабызның узган санында мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек фәне кертергә җыенулары турында язган идек («Тел кирәкми – атарга өйрәтәләр. Мәгариф тагын нинди үзгәрешләр әзерли?» 16 ноябрь, 2022, №45). Укыту программасына яңа дәресләр өстәү кирәкме соң? Кирәксә, нинди фәннәр? Башлангыч хәрби әзерлек кебек аерым дәрескә ихтыяҗ бармы? Чит илләрдә мәгариф системасы ничек корылган? Бу сорауларны аналарга, укытучыларга, мәгариф белгечләренә бирдек. Җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Рашат ЯКУПОВ, милли активист, элеккеге укытучы:
– Мәктәптә укучыларны олы тормышка әзерли торган дисциплиналар җитми дип уйлыйм. Әйтик, финанс грамоталылыгы. Бүген ансыз яшәп булмый, бала үскәнче үк финанс пирамидаларының нәрсә икәнлеген, аның билгеләрен белергә тиеш. Аннан психология нигезләре дә мөһим, яшүсмер чакта ук эмоцияләрне көйләү кебек күнекмәләрне белү, куллану кирәк, ә бездә аларны күп кенә олы кешеләр дә белми.
Икенче мәсьәлә – өстәмә дәресләрне нәрсә хисабына кертү. СанПиН нормалары бар, алар рөхсәт ителгәннән күбрәк дәрес куярга бирми. Монда туган тел һәм әдәбият дәресләре зыян күрә ала. Туган тел дәресләре кыскаруы күзәтелә, бу бик начар нәрсә, моны булдырмау мөһим. Башлангыч хәрби әзерлек фәнен дә кирәк дип санамыйм. Мәктәп, укытучылар, киресенчә, барлык низагларны килешеп, сөйләшеп хәл итәргә өйрәтергә тиеш. Класста ике бала сугыша икән, укытучы, беренче чиратта, аларны үзара сөйләшеп, каршылыкны килешеп, алтын урталыкны табып, бер-берсенә хөрмәт белән чишү юлларын аңлата. Мәктәпкә сәясәт һәм хәрби тема кермәскә тиеш дип саныйм, бу Конституциягә дә каршы килә. Хәрби әзерлек өчен башка тиешле урыннар бар.
Айсылу ГАЛИӘХМӘТОВА, күп балалы әни:
– Башлангыч хәрби әзерлек, ягъни НВП дигән дәрес без мәктәптә укыганда бар иде инде. Ниләр укыган истә калмаган, атом-төш сугышы була калса, ничек сакланырга, һәлакәт очракларында ничек беренче ярдәм күрсәтергә, противогаз кияргә өйрәнгән идек шикелле, башкасын хәтерләмим. «Без генә әйбәт, бөтен дөнья безгә каршы» идеологиясен алып ташлаганда, ул дәреснең булуы начар дип уйламыйм, ләкин, ни генә әйтсәң дә, дәрестә атом-төш сугышында үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү ул барыбер негатив тәрбияли инде. Ә менә Татарстан һәм татар халкы тарихын укыту программасына кире кайтарыр идем, ул бик сирәк мәктәпләрдә генә калды хәзер. Тарихны белү – милли үзаң формалашуда бик мөһим әйбер. Без укыганда ук беткән фән – «Гаилә тормышы этикасы» (исемендә ялгышуым бар) – 9нчы классларда әһәмиятле дип уйлыйм.
Зилә ГАБДИНОВА, Татарстанның атказанган укытучысы (эш стажы – 28 ел):
– Программага тагын да дәресләр өстәргә кирәкми. Мәктәпләрдә җитеп бетмәгән экология, риторика, логика, туган як тарихы кебек фәннәрне башка дәресләргә өстәп, программаны үзгәртеп өйрәнергә кирәк дип уйлыйм. Чөнки алар барысы да кирәкле белемне бирә. Безнең 116нчы лицейда, бик кирәк дип санамагач, сызым, астрономия кебек фәннәр уку планына кермәгән. Мин тагын рәсемне дә 7нче класска хәтле укытмас идем, чөнки бар кеше дә рәссам түгел бит. Шулай ук математиканы тирәнтен өйрәнергә теләмәгән кешеләр өчен программаны бик җиңеләйтер идем. Мәсәлән, миңа күпме баш катырып өйрәнгән синус, косинус, котангенслар мәктәп бусагасын атлап чыккач бер генә дә кирәк булмады. Балалар алгебра, геометрия укып җәфаланганчы, әдәбият, тарих укуга, телләр өйрәнүгә вакыт күбрәк бүлсәләр, күпкә файдалырак булыр иде. Күп фәннәрне кирәк түгел дип санаулары укытучының осталыгыннан да тора, әлбәттә. Әгәр укытучы фәнен тиешле дәрәҗәдә укытмый икән, укучыларда да, ата-аналарда да канәгатьсезлек туа, бу фән кирәк түгел, дигән уйлар килә башлый. Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрсәң, һәр фәннән тормышта кирәкле белемне алып була.
Башлангыч хәрби әзерлек фәне өстәмә дәрес буларак кирәк түгел дип уйлыйм, кирәкле күнекмәләрне тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресләрендә дә өйрәнеп буладыр. Беребезгә дә ул белемнәре тормышта кулланырга язмасын иде инде.
Ләйсән СОЛТАНОВА, журналист, шагыйрә:
– Хәзерге вакытта Төркиядә яшибез, кызыбыз быел төрек мәктәбенә беренче класска китте. Шуңа күрә Төркия мәктәбе мисалында әйтеп күрсәтәсем килә. Русиядә ничек: мәктәпләрдә расписание куялар һәм чирек буе шуның буенча укыталар. Ә монда белем алу иң кирәкле әйберләрдән – укырга, хәрефләр һәм саннар язарга, санарга өйрәтүдән башланды. Әкренләп башка дәресләр дә өстәлә. Мәсәлән, шахмат дәресе. Ул түгәрәк түгел, нәкъ менә дәрес буларак бара. Мин моны бик әйбәт дип саныйм, чөнки шахмат уйнау – башны бик яхшы эшләтә торган файдалы күнекмә, аны белгән баланың математикасы да яхшы булачак. Аннан соң башлангыч класста гел укып-язып кына утырганчы, шушындый уен формалары да булуы ошый. Бу балаларны мәктәпкә тарта. Шулай ук музыка дәресе булачак, анда ноталарны танырга, флейтада уйнарга өйрәтәчәкләр. Атнага бер график диктант дәресе булачак, диделәр. Аны балалар бик ярата. Ягъни укытучы әйтеп торганны аңлап, дәфтәрнең шакмакларында рәсем рәвешендә күрсәтү була инде бу. Шулай ук башны эшләтергә бик әйбәт.
Монда физика, химия кебек аерым-аерым дәресләр түгел, ә нинди дә булса теманы комплекста өйрәнәләр. Әйтик, яшен яшьнәү темасы ди. Аны шул бер үк дәрестә табигать күренеше буларак та, физика ягыннан да, математика ягыннан да өйрәнәләр. Бу система да бик ошый.
Тәнәфестә балалар урамга чыгалар, анда хәрәкәтле уеннар уйныйлар, саф һава сулыйлар. Мәктәпкә телефон алып килү тыела. Гомумән, Төркия мәктәпләрендә балаларга балачагын яшәргә мөмкинлек бирәләр дигән фикергә килдем.
Атна саен җомга көнне бөтен мәктәп баласын җыеп бастырып, бергәләп гимн җырлау бар. Күптән түгел Төркиядә Җөмһүрият көне булды. Шунда укытучылары балаларга аңлаешлы телдә Мостафа Кемаль Ататөрек турында сөйләгән. Югары классларда патриотлык тәрбияләү ничек алып барыладыр – анысын әлегә белеп бетермим.
Марат ЛОТФУЛЛИН, «Мәгариф» ассоциациясе президенты:
– Замана үзгәрү белән, әлбәттә, яңа дәресләр кирәк яисә булган фәннәрнең эчтәлеген үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, информатика фәне өстәлде бит. Бу – заман таләбе. Ә инде НВП – искелеккә кире кайту, дип саныйм мин. Ул вакытлыча гына булыр, хәрби операция вакытында гына барыр, аннан соң бетәр, дип уйлыйм. Без – НВПны укып үскән буын. Мин әле тракторчы да, «права»м бар, анысы да мәктәптә мәҗбүри керде. Мәсәлән, без йөз кеше мәктәп тәмамладык, 50се егетләр иде, барыбыз да «права» алып чыктык. Ике кеше генә күпмедер вакыт тракторчы булып эшләде, бетте шуның белән.
XVIII гасырда яшәгән, Германия мәгариф системасын төзегән педагог Адольф Дистервег бар. Аның принцибы «табигыйлек һәм мәдәнилек» дип атала. Табигыйлек – балалар сәләтләренә карап укытылырга тиеш. Мәдәнилек – үз халкы мәдәнияте нигезендә тәрбияләнергә тиеш, алай гына түгел, укытучылар да шул халык вәкилләре булырга тиеш. Германиядә башлангычны барысы да бер программа буенча укый, аны тәмамлагач, математикадан һәм телләрдән имтихан бирәләр. Шуның нәтиҗәсендә балалар өч категориягә бүленә. Азрак балл җыйганнар технологик мәктәпкә китә, алар 8 ел эш өйрәнәләр. Икенче категория – безнеке кебек урта мәктәп. Ә иң югары балл җыючыларга гимназия, лицейлар бар. Гимназия, лицейдан гына югары уку йортына керергә мөмкин. «Икеле» куйгач төшереп калдыру юк Германиядә, башка укыту программасына гына күчерәләр. Әйтик, гимназиядә тарта алмый икән – урта мәктәпкә, анда да булдыра алмаса, технологик мәктәпкә күчә.
Хәзер бездә программага яңа фәннәр өстәлгәч, туган тел дәресләре кимү проблемасы 100 процентка калкып чыга. Туган тел кирәкми булып кала. Автоматтан атарга әле мәктәп өйрәтмәсә дә, телевидение, матбугат чаралары өйрәтә иде. Хәзер мәктәптә дә өйрәтмәкчеләр. Чөнки мәктәп ул – дәүләт инструменты. Мәсәлән, без яратмый торган Америкада мәктәпләр, гомумән, дәүләткә буйсынмый. Алар белән халык турыдан-туры идарә итә, округларда мәктәпләр өчен дип аерым салымнар җыела, шул округ белемне тулысынча оештыра, мәктәпләр төзи, халык биш ел саен мәктәп җитәкчелеген үзе сайлап куя. Дәүләтнең мәктәп эшенә бер катнашы да юк. Ә бездә ничек икәнен күрәбез инде. Мәктәп хезмәткәрләре сайлый да, урам да җыештыра, бәйрәм дә уздыра, кирәк булганда кеше дә җыя, повестка да тарата – нәрсә генә эшләми...
Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды
Комментарии