Ышандырырга тырышырга кирәк микән?

Ышандырырга тырышырга кирәк микән?

Әти-әниләренә ялга кайткан яшь кенә хатын-кыз Чаллыга китешли бал алырга сугылган иде. Мин банкасына бал агызганда сөйләнеп торды: «Без аның бәясеннән тормыйбыз, чын бал булсын инде ул. Юкса, теләсә нәрсә кушалар бит. Х. абыйдан алган идек, яртысына май салып биргән», – ди. Бу сүзләрне ишеткәч, ничек елмаймый каласың инде, мин дә көлмичә түзә алмадым. Авыллары бездән ерак булмагач, Х. абзыйны да, аның хатынын да бик яхшы беләбез. Икесе дә шактый җаваплы эшләрдә эшләп пенсиягә чыктылар. Кеше арасында абруйлы, тәртипле кешеләр. Һәрхәлдә, бу яшь кеше әйткән юләрлекне эшли торган кешеләр түгел инде. Ул киткәч: «И Ходаем, безне дә шулай сөйләп йөрүчеләр бар бит», – дип уфтанып куйдым.

Ирем, классташ булгач, дус була дип уйлап микән, берсенә күчтәнәчкә бал биргән булган әнә. «Писүк кушканын белсәм дә, биргәч, алдым инде», – дип, көлә-көлә сөйләп тора», – дип килеп әйттеләр. Шул сүзләрне ишеткәч, бик кызып: «Менә Казан
ветлабораториясендә тикшертелгән бал анализы. Гомумредуцияләшүче шикәр күләме 99,8%, шуннан сахароза күләме 2,1% кына. Диастаз саны 30,4%, бернинди ят кушылмалар юк, диелгән!» – диеп, бу оятсыз бәндәнең битенә белешмәне чәпәргә иде теләгем. «Кызма әле син, үзеңә ышанучы клиентларың күпме, ишеткән рәхмәт сүзләре җитмиме сиңа?» – дип, ирем мине тынычландырды. Чынлап та, ышанмаган кеше алдында, мин тәти, дип ярылып китсәң дә ышанмый инде ул. Башка профессия кешеләре белән чагыштырганда, умартачылар бигрәк күп ишетә шул инде ул нахак сүзләрне. Әнә бу хатын-кыз да фикерен үзгәртмәде, мин ышанмаганны күргәч: «Чын бит ул!» – дип, мине дә ышандырырга тырышты әле.

Газетаның соңгырак саннарында шактый олы яшьтәге, тормышлары бөтен, бу дөньяда үзләренә насыйп мактау-хөрмәтләрне күргән бабай-әбиләрнең Сталинны мактап, аны сагынып язган мәкаләләрен укыгач та, алай түгел, менә болайрак, дип мәкалә язасым килгән иде. Аннан бу теләгемнән кире кайттым. Андый мәкаләләр бик күп язылды бит инде. Аңлаган кешегә аңларлык кына булгандыр. Аннары без бит инде үтеп китеп баручы буын, СССРны да, Сталинны да кире кайтара алмабыз, шөкер. Ә менә Татарстан Президенты булырга үрмәләүче кайсыбер яшь кешеләрнең дә бу әби-бабайлар белән уртак фикердә булуы бик куркыныч анысы.

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим районы, Кырынтау авылы

Комментарии